Тавил Хаҗиәхмәтов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тавил Хаҗиәхмәтов
Тулы исеме Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов
Туган көне 3 февраль 1936(1936-02-03) (89 яшь)
Туган Йосыф-Алан, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ
Вафат көне 25 май 2007(2007-05-25) (71 яшь)
Вафат булган җире
Эшчәнлеге рәссам
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987)

Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Тукай бүләге иясе.

1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. 2007 елда вафат.

Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Диплом эше – Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” әсәрен рәсемнәр белән бизәү.[2]

Милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тора[4].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китап бизәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Спектакльләргә кием эскизлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов[6].

Шүрәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият - поэмасына иллюстрацияләр ясый[7].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987) - 19811985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен.

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә
  3. Республика Татарстан, № 104, 29.05.2007 [4]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]