Ялкын (журнал)
«Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты. Баш мөхәррире — Илназ Фазуллин (2017-2024).[1]
Тарихы
1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә.
Казанышлар
«Ялкын» журналы «Почет билгесе» ордены кавалеры, ике тапкыр «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты, «СМИ - Вся Россия - 2000» конкурсы дипломанты, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты (2011 елның 15 февралендә игълан ителде), «Матбугатның алтын фонды» мактау билгесенә лаек.
Штат
- Баш мөхәррир — Йолдыз Миңнуллина, Илназ Фазуллин (2017-2024),
- Җаваплы сәркатип — Айгөл Абдрахманова,
- Әдәби мөхәррир – Илүсә Зәйнетдинова
- Бүлек мөхәррирләре — Искәндәр Хәбибуллин, Зилә Сабитова, Алинә Минневәлиева (2018)[2]
«Ялкын» журналының башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, балалар редколлегиясе бар. Редколлегия әгъзалары: Илгиз Шәкүров (Актаныш), Энҗе Әхмәтҗанова (Казан), Илүзә Касыймова (Арча), Рәзилә Газизова (Әтнә), Гүзәл Идрисова (Минзәлә), Резидә Әлмиева (Сарман).
Контактлар
- Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 8 кат.
- Телефоннар: 222-06-01
- E-mail: yalkin@bk.ru
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Алсу Исмәгыйлева. "Ялкын" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2016 елның 16 декабрь. Архивировано 18 декабрь 2016 года.
- ↑ Безнең редакция. 2018 елның 23 июль көнендә архивланган. «Ялкын» сайты. Журнал турында