Линар Закиров
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Закиров.
Линар Рөстәм улы Закиров (рус. Линар Рустамович Закиров; 13 октябрь 1976, Бөгелмә, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры (2014—2025)[1].
Тәрҗемәи хәле
1976 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа.
1999 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. «Дөнья икътисады» белгечлеге буенча икенче югары белем ала.
Хезмәт юлы
1999—2001 елларда — Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Эксперт криминалистика линиясе буенча Төбәкара милиция бүлегенең бухгалтер ревизияләре бүлеге эксперты.
2001 елдан — өлкән укытучы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге директоры.
2003—2009 елларда — Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча мәдәният үзәге башлыгы.
2009—2011 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
2010 елдан — Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча иҗтимагый советы эксперты. Линар Закиров 2011 елның октябрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Иске шәһәр» территориясе префекты итеп билгеләнә.
200—2011 елларда «Стратегик менеджмент һәм муниципаль идарә» программасы буенча Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) уку уза. 2011—2012 елларда «Эшлекле идарә итү остасы — Master of Business Administration (MBA), сәяси һәм бизнес-коммуникацияләр остасы» дигән өстәмә квалификация ала[2].
2014 елның 22 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы советының XXXXII сессиясе карары белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп сайлана. 2014 елның 3 августыннан Бөгелмә шәһәре Советының 13 нче номерлы «Сәнәгать» сайлау округы буенча депутаты.
2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасының Авыр атлетика федерациясе президенты итеп сайлана[3].
Линар Закиров 2020 елның 24 сентябрендә яңадан Бөгелмә мэры итеп сайлана[4].
2025 елның 28 апрелендә Бөгелмә районы Советының һәм Бөгелмә шәһәре Советының уртак сессиясендә депутатлар Линар Закировның район башлыгы, шәһәр мэры һәм Совет депутаты вазифаларыннан китү турындагы гаризасын хуплыйлар[5].
Җинаять эше
2024 елның 28 ноябрендә Татарстан прокуратурасы Линар Закировның мөлкәтен тартып алу турында дәгъва белдерә. Бөгелмә башлыгыннан тыш, эш буенча җавап бирүчеләр итеп аның туганнары да күрсәтелә: әнисе — Фатыйма Закирова һәм бертуганы — Альберт Газизов. Прокуратура тикшерүе Закировның һәм аның гаилә әгъзаларының чыгымнары рәсми керемнәреннән шактый артып китүен ачыклый[6]. Башта дәгъва суммасы 60 млн сум тәшкил итсә, соңыннан ул 121 млн сумга кадәр үскән[7].
2025 елның 30 октябрендә апелляция инстанциясе Линар Закиров һәм аның туганнарының 115 миллион сумнан артык активларын дәүләт милкенә алу карарын хуплый[8].
2026 елда Линар Закиров 115 млн сумлык мөлкәтен шулай ук кайтара алмый. Самардагы Алтынчы кассация суды аның шикаятен канәгатьләндерүдән баш тарта һәм элегрәк кабул ителгән суд карарларын үзгәрешсез калдыра[9]. Аның Porsche автомобилен сатуга 5 миллион сумга куялар[10].
Гаиләсе
Өйләнгән, ике улы бар.
Бүләкләре
- «Россия ЭЭМна 200 ел» медале (2002)[11];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале (2005);
- «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале (2008);
- «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2010);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2012);
- Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча уртак эш өчен Мэрның Рәхмәт хаты (2013).
Искәрмәләр
- ↑ «Прошу прощения у всех, кого вдруг обидел»: Линар Закиров ушел с поста главы Бугульмы спустя 11 лет. www.business-gazeta.ru (28 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
- ↑ Глава муниципального района (рус.). bugulma.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2020. Архивировано 17 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Избран новый президент Федерации тяжелой атлетики РТ (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2020.
- ↑ Линар Закиров избран мэром Бугульмы и главой Бугульминского района
- ↑ Глава Бугульминского района, мэр города Бугульмы Линар Закиров сложил сегодня полномочия (рус.). Бугульминский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ Прокуратура требует конфискации имущества главы Бугульмы на 121 млн: в суде выступила певица Гульназ Султанова (рус.). Прокуратура требует конфискации имущества главы Бугульмы на 121 млн: в суде выступила певица Гульназ Султанова | «Момент Истины». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ Претензии прокуратуры к мэру Бугульмы выросли до 121 млн рублей (2025-02-07). 30 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Апелляция оставила в силе решение о взыскании имущества экс-мэра Бугульмы. 30 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Экс-мэру Бугульмы не удалось вернуть имущество стоимостью 115 млн рублей. kazanfirst.ru (2 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ Изъятый у экс-мэра Бугульмы Porsche выставили на продажу почти за 5 миллионов. 116.ru (5 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ Приказ МВД РФ от 5 июня 2002 года № 542 «Об учреждении медали МВД России „200 лет МВД России“»