Ленар Зарипов
Ленар Рәфәкъ улы Зарипов (1 май 1966, Күҗәкә, Татарстан АССР) — Татарстанның Актаныш районы башлыгы, хезмәт ветераны (2015 ел)[1][2].
Тәрҗемәи хәле
Ленар Рәфәкъ улы Зарипов ТАССРның Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. 2009 елда Казан дәүләт энергетика университетын «Электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре» белгечлеге буенча, 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча тәмамлаган[1][3].
2014—2019 елларда «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган «Чаллы электр челтәрләре» директоры.
2015—2020 елларда Яр Чаллы шәһәре өченче чакырылыш шәһәр Советы депутаты.
2019—2022 елларда «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган «Төзелә торган объектлар дирекциясе» директоры.
2020—2022 елларда Яр Чаллы шәһәре дүртенче чакырылыш шәһәр Советы депутаты[2].
2022 елның 22 июнендә Актаныш районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[4]. 2022 елның 16 сентябреннән — Актаныш муниципаль районы башлыгы[2][5]. 2025 елның 22 сентябрендә район Советының бишенче чакырылышының беренче утырышында яңадан район башлыгы һәм район Советы рәисе итеп сайлана[6].
Бүләк һәм премияләре
- II дәрәҗә «Чик буе гаскәрләре отличнигы» (1986 ел) һәм I дәрәҗә «Чик буе гаскәрләре отличнигы» (1987 ел) күкрәк билгеләре[1];
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» (1988 ел), «Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә» (2013 ел) юбилей медальләре;
- «Әфган халкының рәхмәтле әфганчы сугышчы-интернационалистына» медале (1989 ел);
- Чаллы шәһәре администрациясе башлыгының Мактау грамотасы (1999 ел);
- «Татэнерго» ААҖ Рәхмәт хаты (2004 ел);
- «Татэнерго» ААҖ Мактау грамотасы (2008 ел);
- «"Сетевая компания" ААҖ алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2022 ел).[2]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Зарипов Ленар Рафакович. TatCenter.
- ↑ 1 2 3 4 Зарипов Ленар Рафакович // «Республика Татарстан»
- ↑ Ленар Зарипов назначен и. о. главы Актанышского района.
- ↑ Назначен исполняющий обязанности главы Актанышского района // «Республика Татарстан». 22.06.2022
- ↑ Глава муниципального района // Актаныш муниципаль районы рәсми сайты.
- ↑ Зарипова Ленара Рафаковича избрали главой Актанышского муниципального района // Актаныш муниципаль районы рәсми сайты. 22.09.2025