Александр Никошин

Александр Фёдор улы Никошин (3 июль 1967, Базарлы Матак, Татарстан АССР) — Татарстанның Әлки районы башлыгы (2015 елдан). Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2008 ел).

Тәрҗемәи хәле

Александр Никошин 1967 елның 3 июлендә Татарстан АССРның Әлки районы Базарлы Матак авылында туа[1].

Белеме

1993 елда «Авыл хуҗалыгында бухгалтерлык исәбе һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

2015 елның 15-23 мартта «Җирлекне үстерүдә оешкан сәнәгать зоналары һәм парклар, бакчалар һәм яшел зоналар белән идарә итү» дип аталган тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу программасында катнаша (Төркия).

2015 елның 25-29 маенда Сингапурда квалификациясен күтәрә.

2017 елның 23-30 сентябрендә Сычуань университетында (Кытай) «Сычуань провинциясенең территориаль үсеше буенча иң яхшы практикалар» программасы буенча укый.

2018 елның 10-12 гыйнварнда Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча әзерлек курслары уза.

2018 елның 30 ноябреннән 2 декабренә кадәр Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелек белән идарә итү» квалификация күтәрү программасы буенча укый.

Хезмәт юлы

1988 елда — Базарлы Матак СПТУ-95 комсомол оешмасының азат ителгән секретаре[2].

1989—1990 елларда — Әлки районы Финанс бүлегенең салым ревизоры-инспекторы.

1990—1996 елларда — Әлки районы дәүләт салым инспекциясенең баш салым инспекторы.

1996—1997 елларда — Әлки районы кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе.

1997—2001 елларда — Әлки районы буенча дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе.

2001—2005 елларда — «Ак Барс» Банкының Чистай филиалының Әлки өстәмә офисы начальнигы.

2005—2006 елларда — Әлки район почта элемтәсе участогы начальнигы.

2006—2009 елларда — Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.

2009—2014 елларда — Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2015 елның сентябрендә Татар Республикасы Әлки муниципаль районы башлыгы вазифасына билгеләнә, 2025 елның сентябрендә әлегә вазифага яңадан сайлана[3].

Гаиләсе

Өйләнгән, улы һәм кызы бар[4].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

2008 — Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы[5];

2014 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;

2017 — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале;

Искәрмәләр

  1. ↑ Глава Алькеевского муниципального района (рус.). Алькеевский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  2. ↑ Никошин Александр Федорович. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
  3. ↑ Глав 18 районов Татарстана избрали сегодня. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
  4. ↑ Никошин Александр Федорович. Глава Алькеевского муниципального района, archived from the original on 2022-08-10, retrieved 2022-08-10 
  5. ↑ Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.