Афанасьев Михаил Павлович

Михаил Павлович Афанасьев (29 гыйнвар 1971, Олы Талкыш, Татарстан АССР) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Биология фәннәре кандидаты[3]. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Яшел Үзән районы башлыгы (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында Татарстан АССРының Чистай районы Олы Талкыш авылында туа[4].

1993 елда зоотехнология, зооинженер белгечлекләре буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый[5].

Хезмәт юлы

1996 елда аспирантураны тәмамлагач, Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Авыл хуҗалыгы хайваннары генетикасы һәм селекциясе кафедрасында ассистент, декан урынбасары һәм өлкән педагог булып эшли.

1999—2010 елларда «ДеЛаваль» ширкәтендә төрле идарә позицияләрен җитәкли: төбәк сәүдә вәкиле, Казанда аерым бүлекчә җитәкчесе, Идел-Нократ районы һәм Үзәк Азия дәүләтләре буенча төбәк директоры[6].

2010 елдан җирле үзидарә органнарында эшли башлый: 2010—2019 елларда Татарстанның Лаеш муниципаль районы башлыгы, аннары 2019—2020 елларда Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе, 2020—2025 елларда Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры вазифаларын башкара[7].

2025 елның 23 сентябрендә Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Яшел Үзән районы башлыгы вазифасына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итә. Район Советы депутатлары Михаил Афанасьев кандидатурасын бертавыштан хуплыйлар[8].

Казанышлары һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Михаил Афанасьев биография
  2. Афанасьев Михаил Павлович — Татцентр.ру
  3. 1 2 Афанасьев Михаил Павлович. realnoevremya.ru (3 июль 2025).
  4. Афанасьев Михаил Павлович. Татар-информ (3 июль 2025).
  5. 1 2 3 4 5 Афанасьев Михаил Павлович. tatcenter.ru (3 июль 2025).
  6. Афанасьев Михаил Павлович. Офииальный сайт Зеленодольского муниципального района (3 июль 2025).
  7. Афанасьев Михаил Павлович. «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета (3 июль 2025).
  8. Михаил Афанасьев переизбран главой Зеленодольского района. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
  9. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (29 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә