Айбатов Рамил Тәлгать улы

Рамил Тәлгать улы Айбатов (рус. Айбатов Рамиль Талгатович; 14 сентябрь 1969, Бәркәтә, Татарстан АССР) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Татарстан Республикасы Чирмешән районы башлыгы (2022 елның сентябреннән).

Тәрҗемәи хәле

Рамил Айбатов 1969 елның 14 сентябрендә Татарстанның Чирмешән районы Бәркәтә авылында туа. Югары белемне М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында (1992 ел) һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (2000 ел) ала.

Хезмәт юлы

1993—2012 елларда — «Победа» совхозында баш инженер.

«Алга» авыл хуҗалыгы предприятиесе директорының беренче урынбасары.

2012—2022 елларда — Чирмешән автотранспорт предприятиесе директоры.

2022 елдан — Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары[1].

2022 елның сентябреннән Татарстанның Чирмешән районы башлыгы[2], 2025 елның сентябрендә бу вазифага яңадан сайлана[3].

«Бердәм Россия» сәяси партиясе депутаты[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2022 — Татарстан Республикасының Мактаулы динамочысы.
  • 2023 — Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуының 100 еллыгына багышланган юбилей медале[5].
  • 2024 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[6].
  • Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты грамотасы[7].

Искәрмәләр

  1. Айбатов Рамиль Талгатович глава Черемшанского муниципального района – председатель совета Черемшанского муниципального района Республики Татарстан [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  2. Рамиль Айбатов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  3. Рамиль Айбатов единогласно избран главой Черемшанского муниципального района (рус.). Уполномоченный при Главе (Раисе) Республики Татарстан по защите прав предпринимателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  4. Айбатов Рамиль Талгатович (рус.). Избиратель - Депутат. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  5. Награждение Министерством спорта Российской Федерации (ингл.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  6. Айбатов Рамиль Талгатович (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  7. Главу Черемшанского района наградили Грамотой [неопр.]. nashcheremshan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.