Алмаз Хисаметдинов

Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов (рус. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович; 21 декабрь 1978, Алан, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы (2014). Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы (2025 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Алмаз Хисаметдинов 1978 елның 21 декабрендә Татарстанның Балтач районы Алан авылында туа[2].

Белеме

2002 елда «ветеринария, ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

Хезмәт юлы

1996—1997 елларда Балтач районының «Алан» совхозында эшли.

2002—2008 елларда Балтач районының «Игенче» авыл хуҗалыгында баш ветеринария табибы[3].

2008 елдан «„Тәкәнеш“ агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.

2012—2013 елларда «ВАМИН-Татарстан» ачык акционерлык җәмгыятендә генераль директор урынбасары — идарә җитәкчесе.

2013 елның апреленнән октябрь аена кадәр Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе; Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Татарстанның Мамадыш муниципаль районы Советы рәисе урынбасары.

2013 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

2014 елның 9 гыйнварыннан 2025 елның апрленә кадәр Татарстан Республикасы Президентының УП-5 санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.

2025 елның апреленнән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы[4].

Алмаз Хисаметдинов 2025 елның 24 сентябрендә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышында Арча муниципаль районы башлыгы вазифасына сайлана[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2018 — Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы[6].

2023 — Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре[7][8].

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Дүрт баласы бар[9].

Искәрмәләр

  1. http://guv.tatarstan.ru/nachalnik-glavnogo-upravleniya-veterinarii-kabinet.htm
  2. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович
  3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
  4. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]
  5. Арча муниципаль районы башлыгы итеп Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улы сайланды (2025-09-24). 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
  6. Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды
  7. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович (рус.). Бизнес Online. business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]
  8. Алмаз Хисамутдинов «Заслуженный работник сельского хозяйства Российской Федерации» : Арское государственное ветеринарное обьединение | Республики Татарстан [неопр.]. arsk.vetob.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
  9. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович (рус.). Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025. [Тикшерелгән 8 апрель 2025]