Евгений Варакин

Евгений Анатолий улы Варакин (рус. Евгений Анатольевич Варакин;) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2024 елның 13 сентябреннән)[1]. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2022—2024).

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 21 ноябрендә Казанда туа.

2002 елда Сембер дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1996—1998 елларда Варакин Балтач «Авыл хуҗалыгы техникасы» оешмасы хезмәткәре булып эшли.

2003—2006 елларда ул «Кадыш» торак комплексының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы, торак фондының техник торышын контрольдә тоту бүлеге башлыгы, торак фондына техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт буенча башлык урынбасары, шулай ук Казанның Авиатөзелеш районы «Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе башлыгы вазифаларын били[2][3].

Евгений Варакин 2006 елда Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

2010 елда — Казан Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгы урынбасары, соңрак беренче урынбасары[4].

2011—2016 елларда Казан Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары, соңрак беренче урынбасары булып эшли.

2016 елның 10 октябреннән Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе вазифасын башкара[5].

2021—2022 елларда Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы префекты вазифасын бил[6]и.

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республика премьер-министры урынбасары итеп билгеләнә[7]. Ул төбәк хөкүмәтенең эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен үстерүгә җаваплы була, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләренә кураторлык итә[8].

2024 елның 14 июнендә Югары Ослан районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[9], 2024 елның 13 сентябрендә район башлыгы итеп сайлана[10], 2025 елның 22 сентябрендә вазифага яңадан сайлана. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, район Татарстанның социаль-икътисади үсеш рейтингында 3 нче урынны ала[11].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәте (2006);
  • Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы (2009);
  • III дәрәҗә «Казанга намуслы хезмәт өчен» билгесе (2012);
  • «Россия Гражданнар оборонасына 80 ел» медале (2012);
  • «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2014);
  • Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015);
  • «2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2018);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте(2018)[12];
  • «Дуслык» ордены (2024)[13];
  • «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2025) — җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[14];
  • «Святой Георгий» исемендәге җиденче иреклеләр бригадасы командирыннан Рәхмәт хаты (2025)[15].

Гаиләсе

Өйләнгән, балалары бар.

Искәрмәләр

  1. Евгений Варакин избран главой Верхнеуслонского района. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  2. Варакин Евгений Анатольевич. TATCENTER. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  3. Варакин Евгений Анатольевич. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  4. Варакин Евгений Анатольевич. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  5. Варакин Евгений Анатольевич. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  6. Олег Луговой. В Казани Евгения Варакина назначили префектом территории «Старый город». Комсомольская правда (9 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  7. Указ президента Республики Татарстан. rais.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  8. Заместителем премьер-министра Татарстана стал Евгений Варакин. ТНВ (23 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  9. Евгений Варакин возглавит район в Татарстане (2024-06-14). 11 июль 2024 тикшерелде.
  10. Главой Верхнеуслонского района во второй раз стал Евгений Варакин. Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  11. Итоги 2025-го в Верхнеуслонском районе: рейтинги и рекорды. Верхнеуслонский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  12. Варакин Евгений Анатольевич. Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
  13. Минниханов наградил Евгения Варакина орденом «Дуслык». Бизнес Online (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  14. Признание заслуг. Республика Татарстан Online (22 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  15. Евгений Варакин и члены его команды отмечены за вклад в поддержку СВО (рус.). Верхнеуслонский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.

Сылтамалар