Талия Миңнуллина
Талия Илгиз кызы Миңнуллина (рус. Талия Ильгизовна Минуллина, 24 апрель 1985, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган.
2007 елда «чит тел: инглиз һәм француз телләре» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый.
2009 елда «гомуми менеджмент» белгечлегенә МВА программасы буенча укый.
2013 елда «персонал белән идарә итү» юнәлеше буенча Бөекбритания дәүләт университетын (Сандерленд ш.) бетерә.
2014 елда Сколковода (Мәскәү) яңадан һөнәри әзерлек программасын уза[1].
Сингапур милли университеты каршындагы Ли Куан Ю исемендәге дәүләт сәясәте мәктәбен, Сингапур Республикасы дәүләт хезмәте көллиятен, Сингапур шәһәр үсеше идарәсе академиясен, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе»н, Саклык банкының корпоратив университеты, Стэнфорд университетын, Канада дәүләт хезмәте институтын тәмамлый[2].
Хезмәт юлы
2007 елдан 2010 елга кадәр — Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек җитәкчесе.
2010 елдан 2014 елга кадәр ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, дәүләт хезмәте үсеше бүлеге мөдире.
2014 елның 18 октябреннән — Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. 2025 елның 22 сентябрендә кабаттан шушы вазифасына билгеләнә[3].
Идарә органнарында эшчәнлеге
- «Татарстан Республикасы үсеше корпорациясе» АҖ Директорлар Советы рәисе;
- «Татарстан Республикасы экспорт корпорациясе» АҖ Директорлар Советы рәисе;
- «Халыкара программалар дирекциясе» АНО Директорлар Советы рәисе;
- «Татарстан проектлары» АҖ Директорлар Советы рәисе;
- «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ Директорлар Советы әгъзасы;
- «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖ Директорлар Советы әгъзасы;
- «Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды» Попечительләр советы әгъзасы;
- «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖ Күзәтчелек Советы әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Совет әгъзасы;
- Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләре әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Инвестицияләр Советы Президиумы сәркатибе;
- «Перспектива»Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру концепциясен гамәлгә кую буенча ведомствоара координация советы әгъзасы;
- Россия-Кытай дуслыгы җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе;
- Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Попечительләр советы әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советы әгъзасы;
- «Алабуга» МИЗ Эксперт советы әгъзасы;
- «Иннополис» МИЗ Эксперт советы әгъзасы;
- Башкарма хакимият органнарының һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү буенча Координация Советы әгъзасы;
- Татарстанның 13 министрлыгының коллегия әгъзасы;
- Инвестицион үсеш агентлыкларының Милли Ассоциациясе Идарәсе әгъзасы (Россия);
- Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе әгъзасы[4].
Гаиләсе
Кияүдә, тормыш иптәше ― Марат Вәлиуллин – «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры[5], уллары бар[6].
Әтисе — Илгиз Миңнуллин — Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан бүлеге башлыгы булып эшләгән, элегрәк Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары була, дәүләт иминлеге генерал-лейтенанты, әнисе һөнәре буенча — табиб[7].
Дәүләт бүләкләре
- Татарстан Республикасы хөкүмәте Рәхмәте;
- Россия Президенты Рәхмәте (2020)[8];
- «Тынычлык Розасы» алтын медале (2019, «III меңьеллык пассионарие» номинациясе)[9];
- Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2018)[10];
- Stevie Awards 2018 премиясе кысаларында «Хатын-кызлар бизнеста» бүләге[11];
- «Инвестицион үсеш лидерлары — 2024» милли премиясенең «Һөнәргә тугрылык өчен» махсус призы[12].
Искәрмәләр
- ↑ Минуллина Талия Ильгизовна. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Руководитель Агентства инвестиционного развития Республики Татарстан (рус.). Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Адам Сагал. Талия Минуллина назначена на пост главы Агентства инвестиционного развития РТ (рус.). kazan.kp.ru (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Минуллина Талия Ильгизовна. Государственная гражданская и муниципальная служба. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Минуллина – о том, чем её покорил генменеджер «Ак Барса»: «Своей настойчивостью» (рус.). sport.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Талия Минуллина родила сына (рус.). БИЗНЕС Online (4 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Талия Минуллина: «Я все-таки дочь офицера!» (рус.). БИЗНЕС Online (5 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Путин объявил благодарность Талие Минуллиной (рус.). БИЗНЕС Online (23 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Талия Минуллина удостоена Международной награды – Золотой медали «Роза Мира» и первой в истории получила звание «Пассионарий III тысячелетия» (рус.). Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан (11 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Надежда Гордеева. Рустам Минниханов вручил госнаграды РФ и РТ 56 выдающимся татарстанцам (рус.). Татар Информ (29 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ АИР РТ: Талия Минуллина не поехала в США за престижной наградой, чтобы сэкономить бюджетные средства (рус.). БИЗНЕС Online (21 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Талия Минуллина получила спецприз национальной премии «Лидеры инвестиционного развития». Татар-информ (12 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.