Ак Барс (хоккей клубы, Казан)
Ак Барс | |
---|---|
Лига | Континенталь хоккей лигасы |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 70 621 |
Спорт төре | алкалы хоккей |
Өй стадионы | «Татнефть Арена» спорт сарае |
Рәсми веб-сайт | ak-bars.ru [ингл.] [рус.] |
![]() | |
Дәүләт | |
Җиңүләре | Кубок европейских чемпионов по хоккею с шайбой 2007[d] |
Категория игроков команды | Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары |
Нигезләнү датасы | 1956 |
![]() |
"Ак Барс" — Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы профессиональ хоккей клубы. Төп базасы Казан шәһәрендә урнашкан. Өендәге матчларын 2005 елда ачылган Татнефть-Аренада үткәрә. "Ак Барс" - континенталь хоккей лигасындагы иң титуллы һәм популяр командаларның берсе. Гагарин кубагының өчләтә иясе.
Клубның тарихы
Команда 1956 елда Казан шәһәрендә оеша. Бу вакытта ул «Машстрой» дип атала. Чыгыш ясый башлаганда ук, атамасын «Урицкий исемендәге спорт клубы»на үзгәртеп, беренче ике сезон дәвамында Казан беренчелегендә катнаша. Ил чемпионатларында исә клуб 1958 елдан чыгыш ясый башлый.
Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Машстрой» (1956-1958),
- «Урицкий исемендәге спорт клубы» (1958-1990),
- «Итил» (1990-1995),
- «Ак Барс» (1995 елдан).
Баш тренерлары
- Анатолий Муравьев (1956-1965, 1966-1968)
- Исмаил Милушев (1965-1966, 1968-1971)
- Евгений Егоров (1971-1975)
- Владимир Андреев (1975-1978)
- Владимир Васильев (1978-1982)
- Олег Голямин (1982-1984)
- Геннадий Цыгуров (1984-1987)
- Виталий Стаин (1987-1988)
- Всеволод Елфимов (1988-1991, 1994-1995)
- Юрий Очнев (1991-1992)
- Владимир Гусев (1992)
- Виктор Кузнецов (1992-1994)
- Юрий Моисеев (1995-1999, 2001-2002)
- Владимир Крикунов (1999-2001)
- Владимир Плющев (2002-2003)
- Владимир Вуйтек (2003-2004)
- Зиннәтулла Билалетдинов (2004-2011)
- Владимир Крикунов (2011-2012)
- Валерий Белов (2012- 2014)
- Зиннәтулла Билалетдинов (2014-2019)
- Дмитрий Квартальнов (25.03.1966) (2019-...)[1]
«Ак Барс» командасының казанышлары
- Ике тапкыр РСФСР чемпионы (1962, 1976).
- Дүрт тапкыр Россия чемпионы (1997-1998, 2005-2006, 2008-2009, 2009-2010).
- Россия чемпионатларының өч тапкыр көмеш призеры (1999-2000, 2001-2002, 2006-2007).
- Континенталь кубок ярышларының бронза призеры (1999).
- Россия чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры (2003-2004).
- Европа чемпионнары кубогы иясе (2007).
- Континенталь кубок иясе (2008).
- Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010, 2018).
Уенчылар
Команданың капитаны - Данис Зарипов.
Искәрмәләр
- ↑ Дмитрий Вячеслав улы Квартальнов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры итеп билгеләнде. Деловой интернет-портал TatCenter, 1.05.2019 [рус.]
Чыганаклар
- Чемпион булу серләре: хоккей/ авт-төз. Г.Сибгатова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 71 б.: рәс. б-н.
Шулай ук карагыз
- Ак Бүре
- Нефтехимик (хоккей клубы, Түбән Кама)
- Нефтяник (хоккей клубы, Әлмәт)
- Барс (хоккей клубы, Казан)
- Ирбис (хоккей клубы, Казан)
- Реактор (хоккей клубы, Түбән Кама)
Клублар (2016/17 сезоны) | |||
---|---|---|---|
КХЛ Көнбатыш конференциясе | КХЛ Көнчыгыш конференциясе | ||
Бобров дивизионы | Тарасов дивизионы | Харламов дивизионы | Чернышёв дивизионы |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |