Александр Бурмистров
Александр Олегович Бурмистров (21 октябрь 1991, Казан) — Россия хоккейчысы. КХЛ «Шанхай Дрэгонс» клубының үзәк һөҗүмчесе. Россия җыелма командасы составында 2014 елгы дөнья чемпионы.
Биография
Карьерасын Казанда башлый, «Ак Барс»ның төп составына эләгә алмый. 2009/2010 елгы сезонны Онтарио хоккей лигасында «Барри Кольтс» командасы составында үткәрә.
2010 елда «Атланта Трэшерз» клубы тарафыннан иң перспективалы Россия хоккейчысы буларак гомуми сигезенче номер астында драфтлана.
2010/11 елгы сезонны «Атланта Трэшерз» өчен уйный, 74 уенда 20 (6+14) очко җыя. Әмма ике елдан соң, НХЛда «рус факторы» дигән исем алган прецедент тудырып, океан аръягыннан кире кайта.
2013 елда «Виннипег Джетс» тренеры Клод Ноэль белән конфликт аркасында НХЛдан китә, чөнки тренер аның урынына олы яшьтәге фин Олли Йокиненны өстен күрә.
Россия җыелма командасы өчен 2009 елгы яшүсмерләр һәм 2010 елгы яшьләр арасындагы дөнья чемпионатларында чыгыш ясый, көмеш медальләр яулый.
Ике тапкыр Россия җыелма командасының дөнья чемпионатларында (2011, 2012) киңәйтелгән составына кертелә, әмма йомгаклау гаризасына эләкми.
2014 елның 25 маенда Минскта узган дөнья чемпионатында барлык матчларда да уйнап (10 матчта 1+0), дөнья чемпионы була.
2015 елның 1 июлендә МХЛга кире кайта һәм «Виннипег» белән икееллык контракт төзи. 2015/16 елгы сезонда 81 матчта 21 очко (7+14) җыя. Мәскәүдә узган дөнья чемпионатына Россия җыелма командасына чакырыла, анда команда бронза призёр була.
2016/17 елгы сезон уртасында «Виннипег» тарафыннан баш тарту драфтына куела[1], аннан аны «Аризона Койотис» клубы ала[2].
2017 елның җәендә «Ванкувер Кэнакс» белән 900 мең долларлык бер еллык контракт төзи[3]. 2017 елның 24 декабрендә МХЛдагы карьерасын тәмамлавы турында игълан итә[4].
2017 елның 27 декабрендә КХЛның Казан «Ак Барс» клубы белән контракт төзи, аның составында 2017/18 елгы сезонда Гагарин кубогын ота.
2018 елның 30 ноябрендә Вячеслав Основин, Александр Ляхов һәм Савелий Кувардинга алмашу нәтиҗәсендә «Ак Барс»тан «Салават Юлаев» клубына күчә[5].
2020 елның 6 маенда Казанга кире кайта һәм «Ак Барс» белән бер елга контракт төзи[6]. 2020/21 елгы сезонда 44 уенда 17 (6+11) очко җыя. Плей-оффта 12 матчта ике нәтиҗәле пас бирә. 2021 елның 4 маенда «Ак Барс» белән контрактын тагын ике елга озайта[7].
23 декабрьдә «Ак Барс»тан китә һәм Магнитогорск «Металлург»ы уенчысы була[8].
2024 елның 27 декабрендә Бурмистров Мәскәү «Динамо»сы белән контракт төзи. Килешү 2024/2025 сезоны ахырына кадәр исәпләнгән[9].
2025 елның августында һөҗүмче «Шанхай Дрэгонс» клубына күчә һәм аның белән ике еллык контрактка кул куя[10].
Статистика
| Легенда | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| И | Үткәрелгән уеннар саны | Штр | Штраф вакыты | +/− | Плюс-минус |
| Г | Голлар | П | Нәтиҗәле паслар | О | Очко |
| - | Статистика билгеле түгел | — | Статистика исәпкә алынмаган | ||
Клубная
| Сезон | Команда | Лига | И | Г | П | О | +/− | Штр | И (ПО) | Г (ПО) | П (ПО) | О (ПО) | +/− (ПО) | Штр (ПО) |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2008/09 | Ак Барс | КХЛ | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | — | — | — | — | — | — |
| 2009/10 | Барри Кольтс | OHL | 62 | 22 | 43 | 65 | 32 | 49 | 17 | 8 | 8 | 16 | 11 | 22 |
| 2010/11 | Атланта Трэшерз | НХЛ | 74 | 6 | 14 | 20 | -12 | 27 | — | — | — | — | — | — |
| 2011/12 | Виннипег Джетс | НХЛ | 76 | 13 | 15 | 28 | 4 | 42 | — | — | — | — | — | — |
| 2012/13 | Сент-Джонс Айскэпс | АХЛ | 22 | 2 | 9 | 11 | -2 | 24 | — | — | — | — | — | — |
| 2012/13 | Виннипег Джетс | НХЛ | 44 | 4 | 6 | 10 | 0 | 14 | — | — | — | — | — | — |
| 2013/14 | Ак Барс | КХЛ | 54 | 10 | 28 | 38 | 6 | 32 | 6 | 0 | 2 | 2 | -7 | 9 |
| 2014/15 | Ак Барс | КХЛ | 53 | 10 | 16 | 26 | 6 | 40 | 17 | 1 | 3 | 4 | -1 | 8 |
| 2015/16 | Виннипег Джетс | НХЛ | 81 | 7 | 14 | 21 | -11 | 32 | — | — | — | — | — | — |
| 2016/17 | Виннипег Джетс | НХЛ | 23 | 0 | 2 | 2 | -6 | 6 | — | — | — | — | — | — |
| Аризона Койотис | НХЛ | 26 | 5 | 9 | 14 | -1 | 6 | — | — | — | — | — | — | |
| 2017/18 | Ванкувер Кэнакс | НХЛ | 24 | 2 | 4 | 6 | -5 | 12 | — | — | — | — | — | — |
| 2017/18 | Ак Барс | КХЛ | 10 | 2 | 4 | 6 | 0 | 12 | 17 | 1 | 2 | 3 | 0 | 18 |
| 2018/19 | Ак Барс | КХЛ | 27 | 3 | 2 | 5 | -2 | 12 | — | — | — | — | — | — |
| Салават Юлаев | КХЛ | 28 | 2 | 7 | 9 | 5 | 16 | 15 | 1 | 3 | 4 | -2 | 29 | |
| 2019/20 | Салават Юлаев | КХЛ | 58 | 6 | 12 | 18 | -6 | 28 | 6 | 1 | 1 | 2 | -3 | 2 |
| 2020/21 | Ак Барс | КХЛ | 44 | 6 | 11 | 17 | 7 | 37 | 12 | 0 | 2 | 2 | 2 | 8 |
| 2021/22 | Ак Барс | КХЛ | 28 | 3 | 7 | 10 | -3 | 16 | 4 | 0 | 0 | 0 | -1 | 0 |
| 2022/23 | Ак Барс | КХЛ | 26 | 1 | 2 | 3 | -3 | 8 | — | — | — | — | — | — |
| Металлург | КХЛ | 16 | 1 | 1 | 2 | 4 | 6 | 9 | 0 | 0 | 0 | -3 | 8 | |
| 2023/24 | Спартак (Мәскәү) | КХЛ | 50 | 2 | 16 | 18 | 3 | 12 | 3 | 0 | 1 | 1 | 2 | 0 |
| 2024/25 | Динамо (Мәскәү) | КХЛ | 8 | 0 | 0 | 0 | -3 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 |
| 2025/26 | Шанхай Дрэгонс | КХЛ | 18 | 0 | 2 | 2 | -4 | 0 | — | — | — | — | — | — |
| КХЛда барлыгы | 421 | 46 | 108 | 154 | 12 | 219 | 89 | 4 | 14 | 18 | -13 | 82 | ||
| НХЛда барлыгы | 348 | 37 | 64 | 101 | -31 | 139 | — | — | — | — | — | — | ||
Җыелма команда
| Ел | Җыелма | Турнир | Урын | И | Г | П | О | Штр | |
| 2009 | Россия | ЮЧМ | 7 | 4 | 7 | 11 | 6 | ||
| 2010 | Россия | МЧМ | 6 | 6 | 3 | 1 | 4 | 6 | |
| 2014 | Россия | ЧМ | 10 | 1 | 0 | 1 | 4 | ||
| 2016 | Россия | ЧМ | 9 | 0 | 1 | 1 | 4 | ||
| Барлыгы (төп җыелма) | 19 | 1 | 1 | 2 | 8 | ||||
Искәрмәләр
- ↑ «Виннипег» поместил Бурмистрова на драфт отказов. www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2017. Архивировано 9 апрель 2017 года.
- ↑ «Аризона» забрала Александра Бурмистрова с драфта отказов. www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2017. Архивировано 10 апрель 2017 года.
- ↑ Александр Бурмистров стал игроком «Ванкувера», заключив контракт на $ 900 тыс.. 25 декабрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Он ненавидел КХЛ, а теперь едет в "Ак Барс". Бурмистров закончил роман с НХЛ (2017-12-24). 25 декабрь 2017 тикшерелде.
- ↑ «Салават Юлаев» произвёл обмен с «Ак Барсом» - Новости - ХК Салават Юлаев. hcsalavat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2018. Архивировано 2 декабрь 2018 года.
- ↑ Официальный сайт | ХК «Ак Барс». www.ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2023.
- ↑ Официальный сайт | ХК «Ак Барс». www.ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2023.
- ↑ Официальный сайт | ХК «Ак Барс». www.ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2023.
- ↑ Некрасов, Антон. Московское «Динамо» заключило контракт с нападающим Александром Бурмистровым. 27 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Бурмистров о «Шанхай Дрэгонс»: «Подписал однолетний контракт еще 2 недели назад. Пока клуб не объявил, видимо, есть какие-то моменты, идет ребрендинг. Завтра поеду в Петербург на сборы». 9 август 2025 тикшерелде.