Галиев Станислав Сергеевич
Карьерасы
Клуб карьерасы
Станислав Галиев үзенең уен карьерасын 2008 елда башлый. Ул USHLның «Индиана Айс» клубында бер сезон уйный. Соңыннан «Сент-Джон Си Догз» командасы Квебекның Баш яшүсмерләр лигасы драфтында аны беренче Европа номеры белән, 2010 елда «Вашингтон Кэпиталз» командасы Милли хоккей лигасы драфтында спортчыны гомуми 86 нчы номер белән сайлап алалар. Хоккейчы 2010/11 елгы сезонда «Си Догз» составында QMJHL президент кубогын һәм CHL мемориал кубогын яулый, киләсе сезонда кабат QMJHL президент кубогына ия була.
- 2015 елның 9 апрелендә «Вашингтон Кэпиталз» составында «Бостон Брюинз»га каршы уенда Милли хоккей лигасында дебют ясый. Бу уенда аның командасы 3:0 исәбе белән җиңә, Станислав бозда 9:56 минут үткәрә. 2015 елның 11 апрелендә «Нью-Йорк Рейнджерс» капкасына алка кертеп, Милли хоккей лигасында үзенең беренче очколарын җыя.
2015 елның 1 июлендә «Вашингтон» һөҗүмче белән контрактны 2 елга озайта. Килешү суммасы — $1,15 млн[4].
"Столичный"лар белән бергә 24 уенда катнаша. 2016/17 елгы сезонны Америка хоккей лигасындагы «Херши Беарс» фарм-клубында үткәрә. 2017 елның җәендә Россиягә кайта һәм уен карьерасын Казанның «Ак Барс» клубында дәвам итә. Клуб белән 2 еллык контракт төзи[5]. Спортчы беренче сезонда «Ак Барс» белән Гагарин кубогын яулый һәм, 10 гол кертеп, плей-оффның иң яхшы һөҗүмчесе була[6][7]. Шулай ук плей-офф уеннарында файдалылык күрсәткече буенча да иң яхшы уенчы дип таныла[8].
2021 елның маенда Мәскәүнең «Динамо» командасына күчә[9].
2022 елның июлендә уенчы, Джордан Уилга алмашу килешүе нәтиҗәсендә, кабат "Ак Барс"ка кайта[10].
2024 елның җәеннән декабренә кадәр Континенталь хоккей лигасының «Авангард» командасы өчен чыгыш ясый[11].
2024 елның декабрендә 2024/25 сезон ахырына кадәр ЦСКА белән килешү имзалый[12]. КХЛның 23 матчында 6 очко (4 алка һәм 2 нәтиҗәле пас) җыя. Сезон тәмамлангач, клубтан китә[13]. Спортчы агымдагы елның августында «Динамо-Минск» клубы белән кыска вакытлы килешү рәсмиләштерә[14][15].
Халыкара карьерасы
Россиянең юниорлар җыелма командасы составында Иван Глинки кубогы өчен ярышларда катнаша (2009).
Россиянең яшьләр җыелма командасы составында Яшьләр суперсериясендә уйный (2010).
2017 елның июлендә Россиянең Олимпия җыелма командасына чакырыла һәм аның составында Sochi Hockey Open 2017 сезон алды турнирында катнаша[16][17].
Россия милли җыелма командасы өчен беренче уенын 2018 елның 26 апрелендә Швециядә узган Евротур турнирында Финляндия җыелма командасына каршы үткәрә (буллитлар сериясендә 2:3 исәбе белән җиңелү), бу уенда ул алка кертүе белән аерылып тора[18].
Станислав Галиев — Россия Олимпия комитетының җыелма командасы составында 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарындагы хоккей турнирының көмеш призёры[19].
Бүләкләре һәм казанышлары
- USHL Кларк кубогы (2009)[20];
- USHL-ның иң яхшы яңа уенчылар җыелмасы (2009);
- Иван Глинки кубогының көмеш призёры (2009)[21];
- QMJHL-ның иң яхшы яңа уенчылар җыелмасы (2010);
- QMJHL Президент кубогы (2011, 2012);
- CHL мемориал кубогы (2011);
- ECHL Келли кубогы (2013);
- Гагарин кубогы (2018)[22];
- Олимпия уеннарының көмеш призёры (2022).
Статистика
| Легенда | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| И | Үткәрелгән уеннар саны | Штр | Штраф вакыты | +/− | Плюс-минус |
| Г | Голлар | П | Нәтиҗәле паслар | О | Очко |
| - | Статистика билгеле түгел | — | Статистика исәпкә алынмаган | ||
Клуб карьерасы
| Даими сезон | Плей-офф | |||||||||||||||
| Сезон | Команда | Лига | И | Г | П | О | +/− | Штр | И | Г | П | О | +/− | Штр | ||
| 2008/09 | Индиана Айс | USHL | 60 | 29 | 35 | 64 | 11 | 46 | 13 | 5 | 4 | 9 | 0 | 8 | ||
| 2009/10 | Сент-Джон Си Догз | QMJHL | 67 | 15 | 45 | 60 | 41 | 38 | 21 | 8 | 11 | 19 | 1 | 14 | ||
| 2010/11 | Сент-Джон Си Догз | QMJHL | 64 | 37 | 28 | 65 | 36 | 40 | 19 | 10 | 17 | 27 | 8 | 12 | ||
| 2011/12 | Сент-Джон Си Догз | QMJHL | 20 | 13 | 6 | 19 | 4 | 16 | 17 | 16 | 18 | 34 | 30 | 6 | ||
| 2012/13 | Херши Беарс | АХЛ | 17 | 0 | 1 | 1 | -4 | 8 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2012/13 | Рединг Роялз | ECHL | 46 | 23 | 24 | 47 | 16 | 32 | 10 | 4 | 7 | 11 | 7 | 0 | ||
| 2013/14 | Херши Беарс | АХЛ | 16 | 3 | 3 | 6 | -1 | 0 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2013/14 | Рединг Роялз | ECHL | 14 | 5 | 8 | 13 | 0 | 6 | 3 | 1 | 1 | 2 | -2 | 0 | ||
| 2014/15 | Херши Беарс | АХЛ | 67 | 25 | 20 | 45 | 5 | 24 | 5 | 1 | 0 | 1 | -3 | 0 | ||
| 2014/15 | Вашингтон Кэпиталз | НХЛ | 2 | 1 | 0 | 1 | 1 | 0 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2015/16 | Херши Беарс | АХЛ | 5 | 3 | 0 | 3 | 2 | 2 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2015/16 | Вашингтон Кэпиталз | НХЛ | 24 | 0 | 3 | 3 | 2 | 4 | — | — | — | — | — | — | ||
| 2016/17 | Херши Беарс | АХЛ | 56 | 21 | 19 | 40 | 21 | 20 | 12 | 3 | 4 | 7 | 0 | 4 | ||
| 2017/18 | Ак Барс | КХЛ | 52 | 12 | 14 | 26 | 16 | 55 | 19 | 10 | 5 | 15 | 10 | 8 | ||
| 2018/19 | Ак Барс | КХЛ | 59 | 10 | 12 | 22 | 4 | 38 | 4 | 0 | 0 | 0 | -2 | 0 | ||
| 2019/20 | Ак Барс | КХЛ | 54 | 16 | 17 | 33 | 18 | 16 | 4 | 2 | 2 | 4 | 4 | 0 | ||
| 2020/21 | Ак Барс | КХЛ | 52 | 16 | 11 | 27 | 3 | 15 | 15 | 4 | 5 | 9 | 1 | 2 | ||
| 2021/22 | Динамо Москва | КХЛ | 47 | 25 | 17 | 42 | 5 | 12 | 11 | 6 | 0 | 6 | -1 | 12 | ||
| 2022/23 | Ак Барс | КХЛ | 58 | 17 | 17 | 34 | 6 | 12 | 24 | 7 | 4 | 11 | 2 | 2 | ||
| 2023/24 | Ак Барс | КХЛ | 61 | 7 | 16 | 23 | 10 | 14 | 5 | 0 | 0 | 0 | 0 | 2 | ||
| 2024/25 | Авангард | КХЛ | 33 | 2 | 5 | 7 | -4 | 6 | — | — | — | — | — | — | ||
| ЦСКА Москва | 21 | 4 | 2 | 6 | -5 | 2 | 2 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | ||||
| КХЛда барлыгы | 437 | 109 | 111 | 220 | 53 | 171 | 84 | 29 | 16 | 45 | 14 | 28 | ||||
| НХЛда барлыгы | 26 | 1 | 3 | 4 | 3 | 6 | — | — | — | — | — | — | ||||
| АХЛда барлыгы | 161 | 52 | 43 | 85 | 23 | 54 | 17 | 4 | 4 | 8 | -3 | 4 | ||||
Бүләкләре
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2022 елның 25 феврале) — 2022 елда Пекин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) узган XXIV Кышкы Олимпия уеннарында күрсәткән югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш, бирешмәүчәнлек һәм максатчанлык өчен[23]).
Искәрмәләр
- ↑ Официальный сайт | ХК «Ак Барс»
- ↑ Станислав Галиев, хоккеист: статистика на сегодня, голы, набранные очки, достижения [неопр.]. РИА Новости Спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Allhockey.ru: Ряд игроков получил звание "Заслуженный мастер спорта" за серебро ОИ-2022. 5 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Клуб НХЛ "Вашингтон" продлил контракт с российским форвардом Станиславом Галиевым (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ «Ак Барс» подписал контракт с бывшим форвардом «Вашингтона» Галиевым (рус.). Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 24 апрель 2018 года.
- ↑ Хоккеист "Ак Барса" Галиев стал лучшим снайпером Кубка Гагарина (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 30 апрель 2018 года.
- ↑ Станислав Галиев, ставший лучшим снайпером Кубка Гагарина (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ "Ак Барс" - обладатель Кубка Гагарина. Пять слагаемых чемпионства (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ Галиев заключил двухлетний контракт с московским «Динамо» (рус.). Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ «Ак Барс» обменял Уила в «Динамо» на Галиева (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ «Авангард» расторг контракт с призером Олимпиады. РБК (24 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Разорвавший контракт с «Авангардом» призер Олимпиады перешел в ЦСКА. РБК (24 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ ЦСКА объявил об уходе пяти хоккеистов. rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (2 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Призер Олимпиады-2022 хоккеист Галиев подписал пробный контракт с минским "Динамо". TACC (21 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Галиев Станислав - Хоккейный клуб «Динамо» Москва (рус.). dynamo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Хоккеист "Ак Барса" Галиев заявил, что его удивил вызов в олимпийскую сборную России (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ Олимпийская сборная готова к Корее, а Канада — нет? Итоги турнира в Сочи (рус.). Championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 6 март 2022 года.
- ↑ Объявлен состав сборной России по хоккею на шведский этап Евротура (2018-04-24). 5 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Сборная России по хоккею завоевала серебряные медали Олимпийских игр (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 20 февраль 2022 года.
- ↑ Новости ХК Авангард - Станислав Галиев - в «Авангарде»! - главные официальные новости, события, анонсы мероприятий, матчей (рус.). hawk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Хоккейная статистика - Галиев Станислав Сергеевич (Stanislav Galiev) 17.01.1992,Нападающий (рус.). forchecking.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Команда. 5 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.02.2022 № 78 "О награждении государственными наградами Российской Федерации" (рус.). Официальный интернет-портал правовой информации (25 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026. Архивировано 25 февраль 2022 года.