Фәнил Әгълиуллин
Фәнил Әнвәр улы Әгълиуллин (рус. Фаниль Анварович Аглиуллин; 3 октябрь 1975, Иске Рәҗәп) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2019—2024; 2025 елның 22 сентябреннән)[1]. 2024–2025 елларда — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 3 октябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Иске Рязап авылында туа. 1993—1995 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә, 1995—2014 елларда эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 2004 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Казан юридик институтын тәмамлый[2].
2011 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнә[3].
2014—2016 елларда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Ведомстводан тыш сак идарәсенең югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәгенең махсус әзерлек бүлеге башлыгы урынбасары була. 2016—2019 елларда куркынычсызлык хезмәте башлыгы — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе вазифасын башкара[4].
2019 елның 19 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнә[5][6]. Элегрәк бу вазифада Азат Хамаев эшли[7].
2024 елның 19 июнендә Татарстан премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[8].
2024 елның 11 июлендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Әгълиуллинны вице-премьер вазифасына билгеләүгә ризалык бирәләр[9]. Ул Луганск Халык Республикасындагы Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең кураторы була[10][11].
2025 елның 22 сентябрендә кабаттан Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасына билгеләнә[12].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбе Мактау грамотасы (1996);
- «Батырлык өчен» медале (2001);
- «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе (2002);
- «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале (2004, 2009, 2014);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2015, 2020);
- Татарстан Республикасының атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре (2017)[13];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2018);
- Татарстан Президентының Рәхмәте (2015, 2020)[14][15];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2025) — республиканың социаль-икътисади үсешенә аерым өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[16].
Гаиләсе
Өйләнгән, ул һәм кыз тәрбияли[4].
Искәрмәләр
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович (рус.). Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович (рус.). Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Республики Татарстан. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ 1 2 Аглиуллин Фаниль Анварович. Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Указом Рустама Минниханова министром земельных и имущественных отношений Республики Татарстан назначен Фаниль Аглиуллин. Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (19 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 19.09.2019 № УП-554. Официальное опубликование правовых актов. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Главой минземимущества стал начальник службы безопасности президента РТ. РБК (19 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Фаниля Аглиуллина назначили заместителем премьер-министра РТ (2024-06-19). 11 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Госсовет Татарстана соглавал Аглиуллина на должность вице-премьера (2024-07-11). 11 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ О назначении Аглиуллина Ф.А. министром земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (рус.). rais.tatarstan.ru (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Куратором Лисичанска от РТ вместо Варакина будет Фаниль Аглиуллин [неопр.]. БИЗНЕС Online (19 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Аглиуллина вернули на пост главы минземимущества РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович. TATCENTER. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (2 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.