Шамил Гафаров
Шамил Хәмит улы Гаффаров (11 май 1969, Апас, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе, ТР финанс министры ярдәмчесе (1997-1998), ТР премьер-министры ярдәмчесе (1998-2005), ТР МК аппараты җитәкчесе (2005 елдан). ТР хөкүмәте вице-премьеры – ТР министрлар кабинеты идарәсе башлыгы (2020 елның 18 сентябреннән). Икътисад фәннәре кандидаты (2010).
Тәрҗемәи хәле
Шамил Гафаров 1969 елның 11 маенда Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туган[1]. 1986 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый[2].
Татарстан Финанс министрлыгының беренче категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы булып эшли. 1997 елдан Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе, 1998 елдан Премьер-министры ярдәмчесе.
2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2010 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.
Бүләкләр
- 2005 — «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале;
- 2009 — «Намуслы хезмәте өчен» медале;
- 2014 — «Россиянең финанс контролен ныгыту өчен» медале;
- 2014 — Дуслык ордены;
- 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2018 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте, 2018 ел.;
- 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены;
- 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- 2019 — Почет ордены;
- 2024 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[3];
- 2024 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале — республиканың социаль-икътисадый үсешенә аерым өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ ГАФАРОВ ШАМИЛЬ ХАМИТОВИЧ 2021 елның 9 апрель көнендә архивланган. / prav.tatarstan.ru
- ↑ Гафаров Шамиль Хамитович / tatcenter.ru
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 08.12.2024 № 1037 «О награждении государственными наградами Российской Федерации», archived from the original on 2024-12-08, retrieved 2024-12-08
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (8 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2026.