Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы
Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова (рус. Эльвира Фанисовна Ахметова; 9 май 1978, Кырынды, Әгерҗе районы, Татарстан АССР, СССР) ― Россия дәүләт хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 14 ноябреннән)[5]. Россия һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. I класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы, Кырынды авылында туа[6]. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын «филология» белгечлеге буенча тәмамлый[7].
Түбәндәге югары уку йортларында һөнәри әзерлек уза[8]:
- Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе (2015—2022);
- Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты (2015, 2019, 2022);
- Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнарны яклау академиясе карамагындага махсус әзерлек институты (2017, 2023);
- «Иннополис университеты» автономияле коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасы (2018—2020);
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты (2019—2022);
- AFW немец икътисад һәм идарә академиясе (2019);
- Югары икътисад мәктәбе (2020);
- «СберУниверситет» (2021);
- Иннополис университеты, «Мәгълүмати куркынычсызлык» программасы (2024).
Хезмәт юлы
2000―2004 елларда «Алабуга радиостудиясе» һәм «Ал-медиа» ачык акционерлык җәмгыяте корреспонденты, татар редакциясе җитәкчесе, мәгълүмат хезмәте җитәкчесе булып эшли[9].
2002―2004 елларда - «Татарстан» радиосының штаттан тыш корреспонденты.
2003―2004 елларда «БИТ-ТВ» телеканалының яңалыклар хезмәте җитәкчесе вазифасын башкара[9].
2004 елдан 2012 елга кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Эльвира Әхмәтова 2012 елның февраленнән октябренә кадәр "Татарстан китап нәшрияты"нда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара[10].
2013 елдан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы[10].
2015 елның 1 декабреннән 2024 елның 14 ноябренә кадәр ― «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары[11].
Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 14 ноябрендәге 866 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 21 мартында вазифасыннан азат ителгән Гөлшат Нигъмәтуллина урынына)[12] вазифасына билгеләнә.
Ул – Татарстан Республикасындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эш төркеме әгъзасы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2013, 2017, 2019)[13];
- «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» (2014) — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары өчен;
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014);
- «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014);
- «Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015);
- Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты (2015);
- Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең Рәхмәт хаты (2016)[13];
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016);
- Россиядә FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын Оештыру комитетының Рәхмәт хаты (2017);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2018); Россия Президентының Рәхмәт хаты (2018) — FIFA футбол буенча Дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте (2018); Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Рәхмәт хаты (2018);
- Россия Президентының Мактау грамотасы (2019);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019) — һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен;
- «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе (2020);
- Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның Рәхмәт хаты (2020);
- «Россия журналистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты (2021);
- Саха (Якутия) Республикасы Инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникация технологияләре министрлыгының Рәхмәт хаты (2022);
- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2022);
- Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы (2023) — массакүләм коммуникацияләр һәм телерадиотапшырулар, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген үстерүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2024) — Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2024)[13];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024)[14];
- «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара берлеге медале (2025) — милләткә олуг хезмәт, татар мәдәниятен, татар сәнгатен дөньяга таныту юнәлешендәге эшчәнлеге өчен[15];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2026)[16].
Гаиләсе
Кияүдә, улы һәм кызы бар[17].
Искәрмәләр
- ↑ Эльвира Ахметова биография (рус.)
- ↑ Успехи земляков (рус.)
- ↑ https://kam.business-gazeta.ru/person/1948?ysclid=m3ive8l38j53624682 (рус.)
- ↑ Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил нового руководителя Управления ЗАГС — Единый Портал органов государственной власти и местного самоуправления "Официальный Татарстан"
- ↑ Елена Бритвина. Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил нового руководителя Управления ЗАГС. Официальный Татарстан, 14.11.2024
- ↑ Успехи земляков. Портал муниципальных образований РТ
- ↑ Ахметова Эльвира Фанисовна ― начальник Управления записи актов гражданского состояния кабмина РТ. Бизнес-Онлайн
- ↑ Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы (рус.). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе. zags.tatarstan.ru.
- ↑ 1 2 Эльвира Ахметова назначена начальником управления загса РТ (рус.). «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета (14 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ 1 2 Главой ЗАГСа Татарстана назначена Эльвира Ахметова (рус.). "РБК" ежедневная аналитическая газета (14 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Главой ЗАГСа Татарстана назначена Эльвира Ахметова. РБК, 14.11.2024 [рус.]
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024
- ↑ 1 2 3 Ахметова Эльвира Фанисовна (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Путин Татарстанда яшәүче 17 кешене орден һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 25.01.2025
- ↑ Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова мәртәбәле бүләккә лаек булган. 17 декабрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин наградил 17 татарстанцев орденами и почетными званиями (2025-01-25). 14 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Динара Прокопьева. Эльвира Ахметова стала главой Управления ЗАГС Кабмина РТ (рус.). Татар-информ. www.tatar-inform.ru (14 ноябрь 2024).