Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина (рус. Гульшат Радифовна Нигматуллина; 26 июль 1968, Казан) — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (22 февраль 2019—2024).
Тормыш юлы
1968 елның 26 июлендә Казанда туган.
«Музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (1993), MBA программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлый[1].
Хезмәт юлы
1988-1990 елларда — Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.
1990-1993 елларда — Татарстан ДТРК радиосының музыкаль тапшырулары редакторы.
1993-2009 елларда — ТР мәдәният министрлыгында: сәнгать бүлегендә баш белгеч, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эшчәнлек һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе, 2008-2009 елларда — Татарстан мәдәният министры урынбасары[2].
2009-2019 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.
2019 елның 22 февраленнән — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы. 2024 елның 21 мартында әлеге вазифадан азат ителә[3].
Тоткарлануы
Гөлшат Нигъмәтуллина 2024 елның 17 июлендә кулга алына. Аңа карата Россия Җинаять кодексының 159 (мошенниклык) һәм 286 (вазифаи вәкаләтләрне арттыру) маддәләре буенча җинаять эше кузгатыла. Россия Тикшерү комитеты версиясе буенча, ул Гражданлык актларын цифрлаштыру эше өчен хезмәткәрләренә премияләр язган, ә соңрак Татарстан Республикасының берничә районының ЗАГС бүлекләре башлыкларына аларны акчалата кире кайтарырга законсыз күрсәтмә биргән[4][5].
Нәтиҗәдә, 2025 елның 11 сентябрендә Казанның Вахитов суды тарафыннан Гөлшат Нигъмәтуллина РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше (аеруча зур күләмдә караклык), ә аның хезмәткәрләре Ренат Әхмәтҗанов белән Ландыш Шәрәфетдинова РФ ҖК 286 маддәсенең 1 өлеше (вәкаләтләрен арттыру) буенча хөкем ителә. Суд Нигъмәтуллинаны шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итә һәм 500 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә, шулай ук аңа дәүләт хезмәтендә һәм җирле үзидарә органнарында 2,5 елга вазифа биләү хокукы тыелган[6][7][8].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Марат Ганиев, «Татармультфильм» студиясен нигезләүче һәм генераль продюсеры. Улы бар[9].
Дәүләт бүләкләре
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2012 ― Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[10];
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республикада гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән аерым өлеше, дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[11];
- Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау кәгазе.
Искәрмәләр
- ↑ Нигматуллина Гульшат Радифовна (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Назначение в Минкульте РТ (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (15 сентябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных (рус.). БИЗНЕС Online (22 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных (рус.). БИЗНЕС Online (22 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ В Татарстане задержали экс-начальника ЗАГСа Гульшат Нигматуллину (рус.). РБК (17 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Экс-главе управления ЗАГС Татарстана дали четыре года условно за мошенничество (рус.). ТАСС (11 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Кирилл Гумиров. «Моей ошибкой было, что я доверяла подчиненным»: экс-глава ЗАГСа выслушала свой приговор (рус.). Татар Информ (11 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Анастасия Гусева. «Чувство вины и раскаяния грызет изнутри»: экс-глава загса просит освободить ее и от штрафа (рус.). БИЗНЕС Online (31 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Владислав Паймулин, Регина Шафиева, Анастасия Гусева. «У меня, честно говоря, шок!»: как Гульшат Нигматуллину отправили под «домашку» (рус.). БИЗНЕС Online (18 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ О присвоении почётного звания «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (20 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.