Татармультфильм


Татармультфильмрус, татар, инглиз телләрендә һәм Россиянең башка халыклары телләрендә мультфильмнар чыгара торган иң эре төбәк анимация студияләренең берсе.

Студия турында

Студия 2009 елда Татарстанның бер төркем энтузиастлары — мультипликаторлар, рәссамнар, сценаристлар — тарафыннан оештырылган. Студиядә төшерелгән беренче мультфильм — «Бала һәм Күбәләк» (Габдулла Тукай әсәре буенча). Хәзерге вакытта студиядә балалар өчен 90нан артык мультфильм булдырылган. Анимация җитештерүнең еллык күләме — 150 минут.

«Татармультфильм» студиясе Россия анимацион кино ассоциациясе әгъзасы булып тора.

Студия составында 2 тавыш студиясе, шулай ук хромакейлы телестудия бар.

Дәүләт бүләкләре

2010 — «Кырлай» мультипликацион фильмнарын төшерүгә «РИТЭК» ААҖ Гранты иясе

2010 — «Россиянең иң яхшы 100 товары» Россия конкурсы дипломанты

2010 — «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары» республика конкурсы лауреаты

2011 — «Кисекбаш» мультфильмы өчен «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә «Харьковская сирень» халыкара кино фестивале җиңүчесе

2011 — «Хранитель» анимацион фильмын ясауга «РИТЭК» ААҖ Гранты иясе

2011 — «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары» республика конкурсы лауреаты

2012 — «Татар халык әкиятләре» мультфильмнар сериясе өчен ТЮРКСОЙ бөтендөнья оешмасының махсус призы иясе

2013 — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

2014 — «Зилант әкиятләре» анимацион трилогиясе белән X Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүче

2017 — «Стрела Наследия» тулы метражлы анимацион фильмын иҗат иткән өчен «Милли анимацияне үстергән өчен» номинациясендә Суздальдә узган XXII Бөтенроссия ачык анимацион кино фестивале дипломанты

2017 — «Идел буе әкиятләре» этноколлекциясе проектын төзүгә Россия Федерациясе Президенты гранты иясе

2017 — «Век Татарстана» анимацион проекты Россия рекордлар китабына балалар иң күп катнашкан мультфильм буларак керә

2017 — «Стрела Наследия» тулы метражлы анимацион фильмы белән «Милли кино» номинациясендә XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчесе

2018 — Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәте, нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеше өчен

2018 — «Ревизские сказки. Архивное дело» XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең балалар өчен иң яхшы милли фильмы дип таныла

2018 — АMEN халыкара анимацион фильмнар фестиваленең (Казакъстан) «Иң яхшы оригиналь сценарий» номинациясендә җиңүче

2021 — «Невзрослое кино» дүртенче халыкара фестиваленең «Игровое кино. Старшая группа» категориясендә I дәрәҗә диплом

2023 — «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмы XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә балалар өчен иң яхшы милли фильм дип таныла.

Студиянең анимацион эшләре

  • «Мирас угы» тулы метражлы анимацион фильмы
  • «Мирас угы» анимацион сериалы
    • кереш сүз (0 серия). Кубрат улы Котраг
    • 1 серия. Котраг угы
    • 2 серия. Шайтан каласы
    • 3 серия. Тайницкая манарасы
    • 4 серия. Зилант тавы
    • 5 серия. Борынгы Болгар
    • 6 серия. Утрау-шәһәр өрәге
    • 7 серия. Беренче очрашу
  • «Идел буе батырлары» анимацион сериалы
    • Татар һәм рус телләрендә «Камыр батыр»
    • Татар һәм рус телләрендә «Вольга»
    • Чуаш, татар һәм рус телләрендә «Иван батыр»
    • Мари, татар һәм рус телләрендә «Маршан»
    • Мукшы, эрзя, татар һәм рус телләрендә «Сабан»
    • Удмурт, татар һәм рус телләрендә «Селта»
  • «Дозорные дорог» анимацион сериалы
    • 1 серия. Пешеходный переход
    • 2 серия. Велосипед
    • 3 серия. Будь заметен на дороге
    • 4 серия. О чем говорят дорожные знаки
    • 5 серия. Безопасный путь в школу
    • 6 серия. Я — пассажир
    • 7 серия. Общественный транспорт
    • 8 серия. Школьный автобус
    • 9 серия. История правил
    • 10 серия. Дворовая территория
  • «Тылсымлы сәхифәләр» мультфильмнар сериясе (Габдуллы Тукай әсәрләре мотивлары )
    • «Бала белән күбәләк»
    • «Кызыклы шәкерт»
    • «Эш беткәч уйнарга ярый»
    • «Туган тел»
    • «Гали белән кәҗә»
    • «Ялкау маэмай»
    • «Шаян песи»
    • «Ай һәм кояш»
    • «Кышкы кич»
    • «Яңгыр һәм кояш»
    • «Ак бабай»
    • «Иртә»
    • «Сөткә төшкән тычкан»
    • «Туган авыл»
  • «Татар халык әкиятләре» мультфильмнар сериясе
    • «Өч кыз»
    • «Алтын бөртекләре»
    • «Төлке һәм кыз»
    • «Бүләк кемгә?»
    • «Ике кыз»
  • «Туган як әкиятләре» мультфильмнар сериясе
    • «Ике әтәч»
    • «Куян кызы»
    • «Агачлар да авырый»
    • «Сертотмас үрдәк»
    • «Су анасы»
    • «Кәҗә белән сарык»
  • «Кисекбаш»
  • «Акбарс»
  • «Шүрәле»
  • «Койрыклар»
  • «Әкиятләр илендә» мультфильмнар сериясе (Абдулла Алиша әсәрләре мотивлары буенча):
    • «Бал корты белән Шөпшә»
    • «Кем көчле?»
    • «Каз белән Аккош»
    • «Мактанчык чыпчык»
    • «Бикбатыр белән Биккуркак»
  • «Кырмысказки» мультипликацион сериалы:
    • «Утопающий и змея»
    • «Чужие песни»
    • «За двумя зайцами»
    • «Назвался груздем»
    • «Пастух»
    • «Две собаки»
    • «Сделал дело — гуляй смело»
    • «Один в поле не воин»
    • «Яблоко от яблони»
    • «Король одноглазых»
    • «Чужая душа — потемки»
    • «Звезды на небе»
    • «Ученье — свет»
    • «Ложка к обеду»
    • «В гостях»
  • «Сабантуй» мультипликацион сериалы:
    • «Яйцо в ложке»
    • «Гиря»
    • «Осколки горшка»
    • «Бабка-самурай»
    • «Ослик-победитель»
    • «Сапоги на столбе»
    • «Монета в кефире»
    • «Прыжки в мешках»
  • «Антон Профилактошкин и другие» сериалы:
    • «О здоровом образе жизни»
    • «О вреде наркотиков»
    • «О вреде табака»
    • «О вреде алкоголя»
    • «О здоровой пище»
  • «Зилант әкияте» трилогия
    • «Бал корта һәм шөпшә»
    • «Кем көчле?»
    • «Каз белән Аккош»
  • «Тукай» документаль-уен фильм
  • «Сәйдәш» документаль-уен фильм
  • «Летучая мышь и Жаба» мультфильмы
  • «Кындыкан» мультфильмы
  • Сахалин әкиятләре. «Шаман» мультфильмы
  • «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы[1]

Нәшрият эшчәнлеге

«Татармультфильм» нәшрияты уку әсбаплары чыгару буенча нәшриятларның федераль исемлегенә керә.

«Татармультфильм» нәшрияты 1–9 сыйныф укучылары өчен «Күңелле татар теле» исемле татар теле дәреслекләре сериясен чыгара.

«Татармультфильм» студиясенең иң яңа эшләнмәсе — үзләре җитештергән мультфильмнар буенча нәфис-анимацион басмалар.

Сәнгать-анимация басмалары рус, татар һәм инглиз телләрендәге мультфильмнар җыелмасыннан торган диск кушымтасы белән иллюстрацияле басмадан гыйбарәт:

«Тылсымлы сәхифәләр» «Кисекбаш»
«Татар халык әкиятләре» «Туган як әкиятләре»
«Приключения Нефтяши и её друзей» «Нефтяша и её друзья»
«Сабантуй» «Кырмысказки»
«Шүрәле»

«Бала» китапханәсе

«Татармультфильм» болыт технологияләре  [рус.] нигезендә «Бала» интерактив мультимедиа балалар китапханәсен булдыручы булып тора.

Интерактив мультимедиа форматы иллюстрацияле әсәрне төрле режимнарда карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирә. Китапханә белән эшләү шартларын сайлау буенча интерактив мөмкинлекләр булып текст, тавыш, фрагментар куллану, диафильм режимы, максатчан иллюстратив материал, автоматик режим һ. б. тора.

«БАЛА» онлайн китапханәсе татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, мәдәни-гуманитар киңлекне киңәйтү максатыннан ясалган. Китапханәдә татар шагыйрьләренең һәм язучыларының 300 дән артык әсәрләре тәкъдим ителә.

Китапханәдә «Татар телендә мультфильмнар» («Мультфильмы на татарском языке») һәм «Татар һәм рус телләрендә китапханә» («Библиотека на татарском и русском языках») дигән ике төп бүлек булдырылган. «Татар телендәге мультфильмнар» бүлегендә «Татармультфильм»студиясенең барлык мультфильмнары да бар. «Китапханә» бүлегендә исә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең иң яхшы әкиятләре һәм әсәрләре интерактив авазлы рәсемле формада тупланган.

Китапханәне апробацияләү Татарстан Республикасы, Саха-Якутия, Казакъстан, Дагыстан, Бельгия, Германия, Польша һ.б. мәктәпләрдә һәм милли-мәдәни автономияләрдә уза. Әлеге хезмәте өчен III Бөтендөнья татар конгрессында Рәхмәт хаты тапшырыла. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы мәктәпләрендә интерактив белем бирү чарасы буларак кулланыла.

«Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика проекты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә һәм Татармультфильм партнерлыгында 2014 елдан «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проектын гамәлгә ашыра. Беренче елда ул беренче сыйныф укучыларына гына, ә аннан соң бөтен башлангыч мәктәпкә (1—4 сыйныфларга) кертелә.

«Укучының мәдәни көндәлеге» басмасын чыгару Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» балалар социаль челтәрен булдыруга һәм аның динамикалы үсешенә ярдәм итә. Әлеге челтәрдә 60 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Проект эшләгән чорда 14,6 миллионнан артык керү саналган. Көндәлек керүләр саны 1 500 кулланучыдан артык. Проектның ике ел эшләү дәверендә 85 артык конкурс үткәрелгән. Конкурсларда 2 500 артык мәктәп укучысы җиңгән. Порталда 40 меңнән артык блог язмасы урнаштырылган.

Татар мультфильмнарының премьераларын күрсәтә торган интернет-канал

Татармультфильм «Tatarcartoon» татар мультфильмнарының премьераларын күрсәтү өчен www.tatarcartoon.ru интернет-каналын булдыра. Аңа ел саен 55 000 нән артык кулланучы керә.

Оешманың кереме

2023 ел нәтиҗәләре буенча, ҖЧҖ нең кереме 44,2 млн сум тәшкил иткән, 2022 елда бу күрсәткеч 87,8 млн.тәшкил иткән була. Шул ук вакытта оешманың чиста табышы 187,6% ка кимегән: 2022 елда 14,1 миллион булса, 2023 елда бу сан 12,35 миллионга кадәр[2].

Искәрмәләр

  1. Эльза Кузнецова. «Татармультфильм» покажет премьеру анимационного фильма «Альмандар из деревни Альдермеш». www.tatar-inform.ru (28 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2025.
  2. Артем Гафаров. «Татармультфильм» завершил 2023 год с убытком в 12 миллионов. www.realnoevremya.ru (15 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2025.

Сылтамалар