Рөстәм Нигъмәтуллин

Тикшерелгән мәкалә

Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин (рус. Нигматуллин Рустам Камильевич; 24 июнь 1969, Бишкәк) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының (мэр) беренче урынбасары (2015-2017), Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (2017 елның 11 маеннан)[1].

Тәрҗемәи хәле

1969 елның 24 июнендә Кыргыз ССР башкаласы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә туа.

«Радиоэлектрон корылмалар» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1994), В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999) тәмамлый. 1987-1989 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

Хезмәт юлы

1994 елдан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә пропаганданың техник чаралары инженеры[2].

1995-1997 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгы референты.

1997-2002 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгы ярдәмчесе.

2002-2004 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары[3].

2004-2005 елларда Казан шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе[4].

2006-2015 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче (икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча) урынбасары[5].

2015-2017 елларда «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының (мэр) беренче урынбасары[6].

2017 елның 11 маеннан Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары[7].

2018 елның 14 июненнән Региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе «Татарстан Республикасы армиясенә, авиация һәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» Советы рәисе[8][9].

2019 елның 13 июненнән — Татарстан Республикасында ярдәм итү фонды Советы рәисе[10][11][12].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2002 ― Казан шәһәренең Мактау грамотасы (Казанда Халыкара фәнни-гамәли конференцияне һәм симпозиумны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен)[13];
  • 2004 ― Казан шәһәренең Мактау грамотасы (Казанда Евразиянең Бөтендөнья мирас шәһәрләре халыкара конференциясен һәм «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен);
  • 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2009 ― Дуслык ордены (РФ)[14];
  • 2013 ― «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале (ТР);
  • 2013 ― «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале;
  • 2015 ― «2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
  • 2018 ― «Татарстан Рсепубликасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
  • 2019 ― «Дуслык» ордены;
  • 2023 ― «Почет ордены» (мөһим дәүләт бурычларын хәл итүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[14];
  • 2024 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[15].

Гаиләсе

Өйләнгән, ике баласы бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  2. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  3. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич. Бизнес online. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  4. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич. ГлобалКазань.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  5. ↑ Рустаму Нигматуллину — полвека. Реальное время (24 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  6. ↑ Евгений Минеев. Нигматуллин Рустам Камильевич. Казанский Федеральный университет (22 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  7. ↑ Елена Чернобровкина, Наталья Голобурдова, Максим Кирилов, Александр Гавриленко. «Кем он не был никогда, так это слугой, он всегда имел собственное мнение!» (рус.). БИЗНЕС Online (11 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
  8. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич. dosaaf.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  9. ↑ Новый председатель республиканского совета ДОСААФ РТ - первый вице-премьер РТ Рустам Нигматуллин. ДОСААФ России (26 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  10. ↑ Совет Фонда провел первое заседание в обновленном составе. РФП. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  11. ↑ Председателем совета РФП назначен Рустам Нигматуллин. Бизнес online (13 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  12. ↑ Рустам Нигматуллин назначен председателем совета РФП. Kazan first (14 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  13. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич
  14. ↑ 1 2 Нигматуллин Рустам Камильевич. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
  15. ↑ Нигматуллин Рустам Камильевич (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.