Сергей Иванов (1976)
Сергей Евгеньевич Иванов (2 август 1976, Северодвинск, Архангельск өлкәсе) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары (2010—2014)[1], Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе (2014—2026)[2].
Тәрҗемәи хәле
Сергей Иванов 1976 елның 2 августында Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә туа[3].
Белеме
1998 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Менеджмент» белгечлеге буенча тәмамлый.
Комитет рәисе квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программалары буенча курсларны Мәскәүнең «Сколково» менеджмент мәктәбендә (2012), Саклык банкының Корпоратив университетында (2016), «Сколково» идарә мәктәбендә (2015, 2017), Казан федераль университетында һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (2018, 2021) уза[4].
Хезмәт эшчәнлеге
Сергей Иванов 1995—1997 елларда Казан шәһәренең Студент-физиклар ассоциациясендә баш хисапчы булып эшләвеннан соң, 1998 елда «Персона Грата» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә баш хисапчы вазифасын башкара. 1998—2007 елларда шул ук оешманың башкарма директоры булып хезмәт итә. 2007 елда ул «Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директора итеп билгеләнә һәм бу вазифада 2009 елга кадәр эшли. 2009—2010 елларда «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе булып хезмәт итә. Дәүләт эшлеклесе буларак, 2010—2014 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазифасын башкара, 2014 елның мартыннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе булып билгеләнә[2].
2026 елның 31 июлендә Сергей Иванов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы вазифасыннан «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә[5].
Өйләнгән, ике кызы бар.
Бүләкләре
- 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале[6];
- 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте[7];
- 2014 — «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы ХХII Кышкы Олимпия уеннары һәм ХI Кышкы Паралимпия уеннары» истәлек медале;
- 2015 — Туризм буенча федераль агентлык Рәхмәте[6];
- 2015 — «Казан шәһәрендә 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлек медале;
- 2016 — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Рәхмәте[6];
- 2016 — Туризм буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы[7];
- 2018 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале[3];
- 2018 — «Волгоград өлкәсендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда катнашкан өчен» Волгоград өлкәсе Губернаторының истәлек билгесе;
- 2020 — Туризм буенча федераль агентлык Рәхмәте;
- 2021 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
Искәрмәләр
- ↑ Иванов Сергей Евгеньевич. Заместитель министра по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (рус.). ГАУ ДО «РСШ по шахматам, шашкам, го им. Р. Г. Нежметдинова». kazchess.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025.
- ↑ 1 2 Иванов Сергей Евгеньевич (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по туризму. tourism.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025. Архивировано 15 июль 2025 года.
- ↑ 1 2 Иванов Сергей Евгеньевич (рус.). Tatar-inform. www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025.
- ↑ Иванов Сергей Евгеньевич. Председатель Государственного комитета РТ по туризму (рус.). Деловой центр РТ. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025. Архивировано 15 июль 2025 года.
- ↑ Сергей Иванов покидает пост главы госкомитета РТ по туризму (рус.). БИЗНЕС Online (31 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 Иванов Сергей Евгеньевич (рус.). Казанский бизнес портал. global-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025. Архивировано 15 июль 2025 года.
- ↑ 1 2 Иванов Сергей Евгеньевич (рус.). «Реальное время». m.realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025. Архивировано 15 июль 2025 года.