Валерий Кандилов

Валерий Кандилов, Валерий Петр улы Кандилов (1952 елның 8 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) — Татарстан Җөмһүриятенең социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе (2017 елдан), икътисад фәннәре кандидаты. Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 8 гыйнварында Татарстан АССР Питрәч районының үзәге Питрәч авылында туган. КДУ каршындагы 131нче физика-математика мәктәбен (1969), «инженер-механик» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1975), «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча Ташкент политехника институтын  [рус.] (1978) тәмамлаган[1]. Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы

КАИны тәмамлагач, 1975—1978 елларда Ташкент шәһәрендә В. П. Чкалов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсендә (2012 елдан Ташкент механика заводы  [рус.]) инженер.

ТПИ тәмамлагач, 1978—1982 елларда Казан шәһәрендә «Татгражданстрой» трестының автотранспорт предприятиесендә башлык урынбасары, ВНИИТнасосмашта станоклар бүлеге мөдире урынбасары.

1982—1990 елларда — КПССның Идел буе район, Казан шәһәр, Татарстан өлкә комитетларында фирка эшендә (инструктор, сектор мөдире).

1991 елда — ТАССР Югары шурасы секретариатының мәгълүмат секторы мөдире.

1991—1992 елларда — ТР Президенты аппаратының мәгълүмат үзәге башлыгы.

1992—1993 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесенең мәгълүмат үзәге башлыгы.

1993—1995 елларда — ТР Дәүләт шурасы секретариатының мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге мөдире.

1995—2000 елларда — ТР Дәүләт шурасы аппаратында: мәгълүмат-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире, эшләр буенча идарәнең Дәүләт шурасы эшчәнлеген мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.

2000—2003 елларда — ТР статистика буенча дәүләт комитеты рәисе (РФ Госкомстатының территориаль органы җитәкчесе).

2003— 2004 елларда — ТР дәүләт статистикасы комитеты рәисе.

2005 елның 6 маеннан — ТР социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты рәисе[2].

2005—2016 елларда — Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе [3].

2017 елдан — ТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Валерий Петр улы Кандилов. «Милләттәшләр» порталы
  2. ↑ О назначиении Кандилова Валерия Петровича председателем Комитета Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу. 2019 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан» , 07.05.2005
  3. ↑ Кандилов Валерий Петрович. Руководитель Татарстанстата.(үле сылтама) Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан
  4. ↑ Валерий Петр улы Кандилов. 2019 елның 23 ноябрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә