Илдус Мостюков

Илдус Шәйхелислам улы Мостюков (рус. Мостюков Ильдус Шайхуллисламович, 6 март 1928, Казан6 июль 2024, Казан) — совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое; «Үз — ят» дәүләт тану системасын уйлап табучыларның берсе. 100 дән артык фәнни хезмәт авторы, уйлап табуларга 24 авторлык таныклыгы иясе, техник фәннәр кандидаты, профессор. Ленин премиясе, Фән һәм техника өлкәсендә СССР Дәүләт премиясе лауреаты. РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Казанның мактаулы гражданины (2005)[1].

Тормыш юлы

Илдус Шәйхелислам улы 1928 елның 6 мартында Казанда туа.

1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлагач, «Казэнерго» берләшмәсендә хезмәт эшчәнлеген башлый: техник-электриктан диспетчер хезмәте өлкән инженеры вазифасына кадәр күтәрелә, бер үк вакытта читтән торып Мәскәү энергетика институтында укый. Аннан Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга күчә һәм аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый[2].

1958 елда Казан шәһәрендә СССР Авиация сәнәгате министрлыгы системасына караган 294 нче тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшли башлый: инженер, өлкән һәм әйдәп баручы инженер, лаборатория җитәкчесе, конструкторлык бюросы бүлеге җитәкчесе, 1960 елда 294 нче махсус конструкторлык бюросы башлыгы була.

1962 елда, КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының яңа бердәм дәүләт гомумгаскәр радиолокация кораллары системасын булдыру турындагы махсус карары кабул ителүгә бәйле, 294 нче тәҗрибә-конструкторлык бюросы илнең баш фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә (СССР Радиосәнәгать министрлыгының 334 нче Фәнни-тикшеренү институты), ә И. Ш. Мостюков аның беренче директоры һәм бер үк вакытта илнең Бердәм «Пароль» («үз-ят») гомумгаскәр системасының генераль конструкторы итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда (1962—1989 еллар) халык хуҗалыгына кулланышка кертелгән күп төрле системалар һәм заманча махсус техника үрнәкләре эшләнә. Ә АКШ һәм НАТО армияләрендәге шундый ук системаларга тәңгәл бердәм дәүләт гомумгаскәр радиолокация кораллары системасын булдырганы өчен Илдус Мостюковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ә хезмәт үзе Ленин һәм Дәүләт премияләре белән билгеләп үтелә. 1977 елда институт СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була[3].

undefined

Илдус Мостюков иҗтимагый эшчәнлк алып бара: 1980-1985 елларда И. Ш. Мостюков ТАССР Югары Советы депутаты була. 1999 елның 22 июленнән «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, шулай ук Республика ветераннар советы һәм «Татарстан − Яңа гасыр» сәяси советы Президиумы әгъзасы булып тора.

Лаеклы ялга чыккач, «Радиоэлектроника» федераль фәнни-җитештерү үзәгендә хезмәтен дәвам итә. «Радиоэлектроника» бердәм фәнни-техник советы һәм «Радиоэлектроника» фәнни-тикшеренү институтының мактаулы әгъзасы булып тора.

Илдус Шәйхелислам улы 2024 елның 6 июлендә Казанда 96 яшендә вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнгән[4].

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Гөләндәм Газиз кызы, конструктор. Бергә гаилә бәйрәмнәрен — алтын туйларын билгеләп үтәләр. Кызы — Фәридә (1955), улы — Фәрит (1960)[5].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

2024 елның 30 августында Казанда, М.Горький урамы, 3 Б йортта Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачыла. Биредә Герой 2020—2024 елларда яши. Мемориаль такта авторы — скульптор, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтҗанова[10].

Искәрмәләр

  1. Мостюков Ильдус Шайхульисламович (р. 1928). kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  2. Ильдус Мостюков: «Университет дал мне путевку в жизнь». kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  3. Михаил Бирин. Самый секретный татарин Советского Союза (28 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  4. Не стало известного Героя Соцтруда Ильдуса Мостюкова. ТАТАР Инфо (6 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  5. Игорь Котов. Она — его надежный тыл. Он — её опора в жизни. web.archive.org (15 июль 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  6. Минтимер Шаймиев вручил руководителю «Героев Татарстана» высшую награду республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025. Архивировано 29 октябрь 2014 года.
  7. Рустам Минниханов вручил Герою Социалистического Труда Ильдусу Мостюкову орден «Дуслык». Президент Татарстана (6 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025. Архивировано 6 март 2018 года.
  8. Ирина Дурницына. Минтимер Шаймиев: «60-летие Победы — самое грандиозное событие нового века». Татар-информ?! (4 май 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2021. Архивировано 26 декабрь 2021 года.
  9. Награждённые Серебряной медалью АН РТ «За достижения в науке». Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025. Архивировано 4 февраль 2022 года.
  10. В День Республики Татарстан открылась мемориальная доска Герою Социалистического труда Мостюкову Ильдусу Шайхульисламовичу. mincult.tatarstan.ru (30 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2024.

Әдәбият

  • Татарская энциклопедия: в 5 томах / [гл. ред. М. Х. Хасанов]. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — 766 с. — (Т. 4: М—П). — ISBN 978-5-902375-05-0.
  • И. Ф. Исмагилов. Герои татарского народа. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2006. — 198 с. — ISBN 978-5-298-01482-3.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә