Сабир Әхтәмов


Әхтәмов Сабир Әхтәм улы (рус. Сабир Ахтямович Ахтямов; 15 июнь 1926, Югары Өскебаш, Мамадыш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР20 июль 2014, Казан, Татарстан Республикасы, Россия) — Бөек Ватан сугышында танкларга каршы ату мылтыгы укчысы. Советлар Союзы Герое.

Тәрҗемәи хәле

Балачак һәм яшьлек еллары

Тимерче гаиләсендә туа. Милләте — татар. Җиде сыйныф тәмамлагач, «Ударный год» күмәк хуҗалыгында тимерче булып эшли башлый[1].

1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул хәрби әзерлек курсларында укый һәм танкларга каршы атучы һөнәрен үзләштерә[1].

Бөек Ватан сугышы фронтында

1944 елның июнендә фронтка җибәрелә. 4 нче гвардия мотоукчылар бригадасының (2 нче гвардия Тацинский танк корпусы, 11 нче гвардия армиясе, III Белоруссия фронты) танкларга каршы ату мылтыгы укчысы, гвардия рядовое.

Белоруссияне, Балтыйк буен азат итүдә, Германия территориясендәге сугышларда катнаша. Белоруссиянең Староселье торак пункты янында дошманның танкын һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын эштән чыгара[1].

1944 елның октябрендә Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырлык күрсәтә. Ныклап ныгытылган Неммерсдорф (хәзерге Калининград өлкәсенең Маяковское авылы) пунктын штурмлаганда, ул танкка каршы ата торган мылтыктан бер танкны, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасын (САУ), ике бронетранспортерны (БТР) һәм снарядлар төягән ике йөк машинасын юк итә[1].

ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, хәрби бурычларны үрнәк төстә үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия рядовое Әхтәмовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 6189) тапшырыла[1].

Ауловен торак пункты (Көнчыгыш Пруссия, хәзерге Черняховск районының Калиновка бистәсе) янындагы сугышта Сабир Әхтәмов йортларның берсенең чарлагыннан, ике «Пантера» танкын юк итә. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Соңрак ул яралана[1].

Сугыштан соңгы еллар

Сабир Әхтәмов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү Парадында катнаша[1]. Ул бригадада гади солдатлар арасында иң күп бүләк иясе булса да, парадка сугышчылар сайлаучы штаб офицерлары аны, буе тәбәнәк, дип алырга теләми. Бәхәскә III Белоруссия фронтының формалаштырыла торган җыелма полкы командиры генерал П. К. Кошевой нокта куя: «Ничек инде, мондый баһадирны алмаска мөмкин?!»[2].

Сугыштан соң, хәрби хезмәтен дәвам итә. 1950 елда лейтенантлар әзерләү курсларын тәмамлый. 1951 елдан ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт итә. 1952 елның мартыннан 1972 елның июненә кадәр ул Арзамас-16 (хәзерге Саров) шәһәрендәге 3409 нчы санлы хәрби часть командиры була, анда аеруча мөһим дәүләт объектларының иминлеген саклау эшен оештыра. 1953 елда Горький өлкәсе Советы депутаты итеп сайлана[1].

1953—1956 елларда кичке мәктәптә, 1956—1959 елларда ССРБ Министрлар Советы карамагындагы Ф. Э. Дзержинский исемендәге Мәскәү хәрби институтында укый. 1963—1972 елларда Арзамас-16 шәһәр Халык депутатлары Советына депутат итеп сайлана.

Полковник 1972 елда отставкага киткәч[1], Черниговта (Украина ССР) яши. Ул «Химволокно» җитештерү берләшмәсендә гражданнар оборонасының махсус корылмалар инженеры булып эшли. 1984 елда Горький шәһәренә (хәзерге Түбән Новгород) күченә. Анда «РИАП» заводында инженер булып хезмәт итә[1].

1991 елның августыннан Казанда яши.

Сабир Әхтәмов — җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәте активисты. Ул Казан шәһәре сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, Казан шәһәренең Совет районы ветераннар комитеты, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы[1].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Казанның 121 нче лицеена Сабир Әхтәмов исеме бирелә[6].
  • Казанның «Җиденче күк» микрорайонында (Глушко урамы дәвамы) Сабир Әхтәмов урамы бар.
  • Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе Сабир Әхтәмов исеме белән атала.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Сабир Әхтәмов
  2. Попов В. И. Весна сорок пятого — весна Победы. // Военно-исторический журнал. — 2007. — № 11. — С.20.
  3. Книга почета. Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2022. Архивировано 29 гыйнвар 2022 года.
  4. Ахтямов Сабир Ахтямович, 14.06.1926. Документы участника войны. [неопр.]. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2025.
  5. Кукмара районында Советлар союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар (2023-05-06). 8 февраль 2026 тикшерелде.
  6. МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани (Центр образования №178). edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2019. Архивировано 7 март 2019 года.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр