Ришат Әбүбакиров
Ришат Әбүбакиров, Ришат Фазлетдин улы Әбүбакиров (1959 елның 4 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер — 2019 елның 26 августы, РФ, ТР, Әлмәт) — дәүләт эшлеклесе, хуҗалык җитәкчесе. Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы башлыгы (2001-2011). Россия Дәүләт думасы депутаты (2011 елдан). Икътисад фәннәре докторы (2009—2015. ВАК карары белән фән докторы дәрәҗәсеннән мәхрүм ителгән[1]). Россия һуманитар академиясе академигы.
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 4 июлендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган (1981). 1981-1983 хәрби хезмәттә: төзелештә мастер, прораб булып хезмәт итә. Икътисад фәннәре кандидаты (2003), докторы (2009).
Хезмәт юлы
- 1983-1988 ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетында инструктор, бүлек мөдире, беренче сәркатип.
- 1988-1990 «Татнефть» ААҖ кадрлар белән эш оештыру бүлеге мөдире.
- 1990-1992 «Татнефть» ААҖ җәмгыять элемтәләре бүлеге җитәкчесе, генераль директор ярдәмчесе.
- 1992-2000 «Татнефть» ААҖ генераль директоры ярдәмчесе — аппарат җитәкчесе.
- 2000–2001 – «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор ярдәмчесе.
- 2001–2005 – Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре берләшкән халык депутатлары шурасы рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрация башлыгы.
- 2006-2011 Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе, Әлмәт муниципаль район шурасы рәисе, Әлмәт шәһәре мэры, Әлмәт шәһәр Советы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2011 VI чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.[2]
- «Бердәм Россия» фиркасенең Әлмәт районы буенча сәяси шурасы сәркатибе.
- Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең социаль – икътисади үсеше өчен күп көч куя: аның җитәкчелегендә бик күп программалар раслана, шәһәр һәм районның яшәү шартлары яхшыра, сәламәтләндерү, мәгариф, мәдәни һәм спорт буенча эшчәнлекне үстерә. Нәтиҗәдә, соңгы елларда Әлмәт муниципаль районы Татарстан Республикасында үсеш сыйфаты буенча беренчеләрдән бара.[3]
Уңышлары
- 2003 100 мең халкы булган шәһәрләр арасында «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» бәйгесендә Әлмәт РФда III урын, «ТР күләмендә иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» исеме ала.
- 2007 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында икенче урын.
- 2008 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында өченче урын.
- 2010 РФ күләмендә «Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр» конкурсында беренче урын.
- 2005 «Әлмәт җитәкчесе — 2005» дигән мактаулы исем бирелде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Дуслык ордены (2010).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- «Татарстанның 3 миллиард нефть чыгару уңаеннан» медале (2007).
- «ТР алдындагы уңышлары өчен» ордены (2011).
- ТР мактау грамотасы (1997).
- «ТР атказанган төзүчесе» (2003).
- «Әлмәт шәһәренең мактаулы ватандашы».
Искәрмәләр
- ↑ Депутата Госдумы Ришата Абубакирова лишают докторской степени. kommersant.ru, 20.11.2015
- ↑ Россия Дәүләт думасы рәсми сайтында
- ↑ Әлмәт районы рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-13
Чыганаклар
Сылтамалар
- Россия Дәүләт думасының рәсми сайты
- Әлмәт районы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.