Әгъзам Гобәйдуллин

Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин (рус. Экзам Саматович Губайдуллин; 15 июль 1953, Иске Кәкерле, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, РФ Федераль җыены Федерация Советы әгъзасы (2005—2012), ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (2012–2017), «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр» Ассоциациясе рәисе (2017 елның 21 декабреннән).

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1997)[1]. Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт остасы.

Тормыш юлы

1953 елның 15 июлендә ТАССРның Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылында туган.

Казан ветеринария институтын, «Эшлекле администраия остасы» программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый[2].

1975–1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1975 елда Югары Ослан районында «Знамя Ленина» совхозының баш зоотехнигы булып эшли[3].

Шуннан соң Яшел Үзән районы хуҗалыкларында һәм предприятиеләрендә төрле җитәкче вазифаларын башкара:

  • 1976–1981 елларда — «Комсомолец» күмәк хуҗалыгының баш зоотехнигы;
  • 1981–1986 елларда — «Искра» күмәк хуҗалыгы рәисе;
  • 1986–1990 елларда — район агросәнәгать берләшмәсе рәисе, район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;
  • 1991–1992 елларда — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1992–1995 елларда министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазифасын били.

Вазифадан киткәч, Мамадыш районы администрациясен һәм район Советын җитәкли, 1998 елда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе вазифасын башкара.

2005 елның апреленнән — Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил[4].

2012 елның 14 сентябрендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләнә. 2012 елның 25 сентябреннән 2017 елга кадәр аның рәисе булып тора[5].

2017 елның 12 сентябреннән — Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Олы Шәмәк авыл җирлеге Советы депутаты.

2017 елның 21 декабреннән — «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе[6].

2013 елдан Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты булып тора. «СССРның һәм РСФСРның көрәш буенча спорт остасы», «Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт остасы» дәрәҗәләре бар.

Гаиләсе

Гаиләле, улы Илфан һәм кызлары Лилия белән Ленара, алты оныгы — Рамина һәм Риана, Илнар, Искәндәр, Чыңгызхан һәм Артур, бар.

Бүләкләре

  • Дуслык ордены;
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале;
  • «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале;
  •  РФ статистика буенча дәүләт комитетының «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесе;
  • 2000, 2004 еллар — Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясендә актив катнашкан өчен)[7];
  • 2005 ел — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
  • 2005 ел — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2008 ел — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • 2008 ел — «Федерация Советына 15 ел» медале;
  • 2009 ел — «Хезмәттәшлек өчен» медале;
  • 2012 ел — Россия Федерациясенең Федераль Җыены Федерация Советының Мактау грамотасы;
  • 2013 ел — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
  • 2013 ел — Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте;
  • 2013 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлекле медале;
  • 2014 ел — Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте;
  • 2014 ел — Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты;
  • 2016 ел — ИТАР-ТАСС Россия мәгълүмат агентлыгының Рәхмәт хаты[6];
  • 2017 ел — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
  • 2023 ел — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[8];
  • 2023 ел — Почет ордены[9];
  • 2025 ел — Россия Президентының Рәхмәт хаты[10].

Искәрмәләр

  1. Экзам Губайдуллин вышел из состава ЦИК Татарстана. РБК (28 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  2. Экзам Губайдуллин отмечает сегодня День рождения (рус.). mamadysh-rt.ru (15 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  3. Экзам Губайдуллин биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  4. Губайдуллин Экзам Саматович (рус.). council.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  5. Элла Памфилова нашла замену Экзаму Губайдуллину на выборах президента? (рус.). Реальное время (10 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  6. 1 2 Председатель Ассоциации (рус.). Ассоциация Cовет МО РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  7. Губайдуллин Экзам Саматович (ингл.). kavdjaradze.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  8. Экзам Губайдуллин награжден орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый) (15 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 08.11.2023 № 825 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (8 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  10. Экзам Губайдуллин награжден Благодарственным письмом Президента России (рус.). Ассоциация Cовет МО РТ (6 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә