Фоат Комаров

Фоат Фәһим улы Комаров (рус. Фоат Фагимович Комаров; 26 июнь 1958, Әлмәт, Татарстан АССР) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, бишенче чакырылыш (2007—2011) РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты[1].

Тормыш юлы

1958 елның 26 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган.

1984 елда «Механика» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2003 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1984—1990 елларда — ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы, беренче секретаре.

1990—1991 елларда — Әлмәт күптармаклы акционерлык җәмгыятенең СМУ башлыгы урынбасары.

1991—1993 елларда — «91 нче төзелеш кече предприятиесе» директоры урынбасары.

1993—1996 елларда — «2000 нче төзелеш кече предприятиесе» ТОО директоры.

1996—1999 елларда — «СМП-2000» ААҖ Директорлар советы рәисе.

1999 елда — Татарстан Республикасының Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары[2].

1999—2000 елларда — Татарстан Республикасының Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы.

2000—2001 елларда — Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы — Татарстан Республикасы Әлмәт берләшкән Халык депутатлары советы рәисе[3].

2001—2007 елларда — «СМП-Нефтегаз» ААҖ Директорлар советы рәисе.

2011 елдан — «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Икенче (1999—2004) һәм өченче (2004—2009) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2007—2011 елларда — РФ ФҖ V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.

2014—2019 елларда — бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы[4].

Бүләкләре

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале (РФ);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР);
  • «Татарстанның өч миллиард тонна нефть табуы истәлегенә» медале;
  • РФ Сәнгать һәм энергетика министрлыгының Мактау грамотасы;
  • РФ Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе (2019)[5].

Гаиләсе

Өйләнгән. Уллары — Рауф, Рияз, Рамиль[6].

Искәрмәләр

  1. ↑ Состав Государственной Думы пятого созыва (рус.). Государственная Дума. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2020. Архивировано 30 апрель 2020 года.
  2. ↑ Комаров Фоат Фагимович. Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  3. ↑ Комаров Фоат Фагимович. Альметьевск официальный. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  4. ↑ Комаров Фоат Фагимович — советник генерального директора АО «СМП-Нефтегаз». БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  5. ↑ О награждении Ф. Ф. Комарова почетным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.). gossov.tatarstan.ru (18 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2026.
  6. ↑ Сын Фоата Комарова возглавил «СМП-Нефтегаз». Информагентство «Девон». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.

Тема буенча өстәмә