Олег Морозов
Олег Викторович Морозов(5 ноябрь 1953, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — совет һәм Россия Федерациясе сәясәтчесе, Россия Федерациясе Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы (2012-2015), Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасе (Татарстан Республикасы Президенты вәкиле, 2015 елның 29 сентябреннән). КПСС, «Бердәм Россия» сәяси фиркаләре әгъзасе. Казан университетының шәрәфле профессоры (2025).
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 5 ноябрендә Казанда туа. «Җәмгыять белеме укытучысы, политолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1976), аспирантурада укый, «Бөтендөнья социализм системасы илләренең үзара мөнәсәбәте турында көнбатыш интерпретацияләрен критик анализлау» темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1981). Аспирантураның читтән торып уку бүлегенә күчкәч, Казан дәүләт университеты физика бүлегендә фәнни коммунизм кафедрасында ассистент булып эшли.
- 1983-1984 елларда Бонн университетының политология кафедрасында стажировка үтә.
- 1985 елда Казан дәүләт университеты физика бүлегендә фәнни коммунизм кафедрасы доценты.
- 1986 елда КПСС Татарстан өлкә комитетының идеология бүлегенә эшкә күчә.
- 1987 елда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.
- 1989 елда Мәскәүгә, КПСС Үзәк Комитеты аппаратына эшкә алалар.
- 1994 елның мартында Казанның Мәскәү сайлау округыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат булып сайлана (Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән). Думада «Яңа регион сәясәте» (рус. Новая региональная политика) депутатлар төркеменә керә.
- 1995 елда янәдән РФ Дәүләт Думасына сайлана. «Россия регионнары» (рус. Регионы России) бәйсез депутатлар төркеме әйдәүчесе була.
- 1999 елда Думага өченче мәртәбә сайлана. «Россия регионнары» төркемен җитәкли. «Бөтен Россия» (рус. Вся Россия) блогы (Минтимер Шәймиев һ.б.) белән «Ватан» (рус. Отечество) блогын (Юрий Лужков) берләштерүгә көч куя.
- 2003 елда бер мандатлы округтан IV чакырылыш Думага сайлана, «Бердәм Россия» сәяси фиркасе фракциясенә керә, аның вәкиле буларак, парламент вице-спикеры итеп сайлана.
- 2007 елның октябрендә «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең федераль исемлеге буенча V чакырылыш Думага үтә. Дума рәисенең (Борис Грызлов) беренче урынбасары итеп сайлана.
- 2011 елның 4 декабрендә «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең регион исемлеге буенча VI чакырылыш Думага үтә. Дума рәисенең (Сергей Нарышкин) урынбасары итеп сайлана.
- 2012 елның 25 мае — 2015 елның 23 марты — РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе.
- 2015 март-сентябрь — Мәскәү дәүләт университеты каршындагы дәүләт төзелеше һәм идарәче кадрлар әзерләү буенча фәнни-белем бирү үзәгенең фәнни җитәкчесе.
- 2015 елның 29 сентябреннән Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Федераль Советы әгъзасе (РФ ФМ ФШда ТР Президенты вәкиле).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале;
- 2003 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
- 2008 — III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
- 2009 — Казанның мактаулы гражданины;
- 2012 — Хөрмәт ордены (РФ);
- 2025 — Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте[1];
- 2026 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[2].
Гаиләсе
Икенче хатыны — Земфира (Гобәйдуллина, 2008 елда өйләнешкәннәр), эшмәкәр.
- ике кызы: Арина (беренче никахыннан), Глафира . Оныклары — Иван, Степан.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Искәрмәләр
- ↑ Путин наградил Благодарностью депутата Госдумы от РТ Олега Морозова (рус.). «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы. www.tatar-inform.ru (20 май 2025).
- ↑ Путин наградил Морозова, Топилина и других депутатов Госдумы (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июль 2026.