Әлинә Кабаева
Алинә Марат кызы Кабаева (рус. Алина Маратовна Кабаева; 12 май 1983, Ташкент) — Россия гимнасты, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы, җәмәгать-сәяси эшлеклесе, медиаменеджер[3]. «Небесная грация» хәйрия фонды һәм нәфис гимнастика академиясе җитәкчесе, ел саен үткәрелә торган халыкара турнирларны оештыручы.
2014 елның сентябреннән — «Национальная Медиа Группа» холдингының Директорлар советы рәисе. 2016 елдан «Спорт-Экспресс» ябык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советын җитәкли[4].
2004 елда шәхси күп төрле ярыш буенча Олимпия чемпионы, 2000 елгы Олимпия уеннарының бронза медале иясе.
Ике тапкыр дөньяның абсолют чемпионы (1999, 2003). Биш тапкыр Европаның абсолют чемпионы (1998—2000, 2002, 2004). Алты тапкыр Россиянең абсолют чемпионы (1999—2001, 2004, 2006—2007). Россиянең атказанган спорт остасы.
«Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы (2001—2005), Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2005—2007). Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының V (2007—2011) һәм VI (2011 елның 4 декабреннән 2014 елның 15 сентябренә кадәр) чакырылышлары депутаты.
Тәрҗемәи хәле
Нәселе һәм балачагы
Алинә Кабаева 1983 елның 12 маенда Үзбәкстан ССРның Ташкент шәһәрендә туа.
1991 ел ахырында аның гаиләсе Үзбәкстаннан Казакъстанга, аннары Россиягә күченә. 1993 елда Япониядә узган халыкара ярышларда Казакъстан данын яклый[5][6][7]. 1994 елга кадәр Казакъстан өчен чыгыш ясый[5][6].
Унбер яшеннән, әти-әнисе аерылышканнан соң, Алинә сеңлесе Ләйсән һәм әнисе белән Мәскәүдә яши башлый.
2017 елдан бүгенге көнгә кадәр Марат Кабаев — Халыкара ислам бизнесы ассамблеясының президенты[8].
Спорт карьерасы
Алинә Кабаева Ташкентта өч яшь ярымда «Трудовые резервы» спорт җәмгыятендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый[9]. Әнисе Любовь Михайловна кызының фигуралы шуу яки нәфис гимнастика белән җитди шөгыльләнүен тели. Үзбәкстанда көчле фигуралы шуу мәктәпләре булмау сәбәпле, алар нәфис гимнастикага тукталалар.
Кабаеваның беренче тренерлары — А. Малкина һәм Э. Тарасова[10], Казакъстандагы тренеры — Лариса Никитина[5].
1995 елдан Кабаева Ирина Винерда шөгыльләнә. 1996 елдан Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый[10].
1998 елда Европа чемпионатында җиңә, соңыннан тагын дүрт тапкыр Европаның абсолют чемпионы була. 1999 елда дөнья чемпионатында җиңү яулый.
Аның иң яраткан күнегүләре — тасма һәм чукмарлар белән эшләү. Иң оста башкарган элементы — пируэт[11]. Спорт карьерасын 2007 елда тәмамлый.
Белеме
2007 елда Мәскәү дәүләт сервис университетын читтән торып тәмамлап[12], «спорт менеджменты» белгечлеге ала[13].
2009 елда П. Ф. Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург дәүләт физик культура университетын читтән торып тәмамлый[14][15].
2018 елның 11 октябрендә Санкт-Петербургта «Нәфис гимнастикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әзерләүнең спорт-сәламәтләндерү этабы эчтәлеге» темасына кандидатлык диссертациясен яклый (педагогика фәннәре кандидаты). Диссертация темасы буенча аның 9 фәнни мәкаләсе һәм 1 программасы басылып чыга[16].
Сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеге
2005 елның октябреннән 2007 елның сентябренә кадәр Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы була. Иҗтимагый палатаның хәйриячелек, шәфкатьлелек һәм волонтерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе кысаларында спортчыларны иминиятләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
2007 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасының V чакырылыш депутаты итеп сайлана. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең федераль исемлеге буенча сайланып[17], Түбән Кама сайлау округына беркетелә. Дәүләт Думасының Яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.
2008 елның 15 февралендә «Национальная Медиа Группа» холдингының Иҗтимагый советы рәисе итеп сайлана[18], 2014 елның сентябреннән — Директорлар советы рәисе.
Хәйрия фонды һәм Нәфис гимнастика академиясе
2008 елда Алинә Кабаева "Алинә Кабаеваның хәйрия фонды"на нигез сала. Фондның иң зур проекты — «Алинә» исемендәге халыкара балалар хәйрия нәфис гимнастика фестивале. Фонд, шулай ук, Цхинвалда спорт комплексы төзү, «БДИ буенча кайнар линия» булдыру, Татарстанның Түбән Кама районында урнашкан авыл китапханәләренә ярдәм күрсәтү кебек эшчәнлек белән шөгыльләнә[19].
2022 елдан Алинә Кабаева «Сириус» федераль территориясендәге «Небесная грация» нәфис гимнастика академиясен җитәкли. Академия 2021 елдан башлап ел саен халыкара турнир үткәрә. Беренче ике турнир Россиядә (Мәскәү һәм Сочи) уздырылса, өченчесе 2023 елның 15-17 декабрендә Кабаева химаясында Пекинда үткәрелә; анда 19 илдән 46 спортчы кыз катнаша. Турнирның максаты — нәфис гимнастиканы олимпия спорт төре буларак үстерү һәм популярлаштыру[20][21][22].
Гаиләсе һәм шәхси тормышы
Әтисе — Марат Вазыйх улы Кабаев (1961 елда туган) — футболчы, футбол тренеры, СССР спорт мастеры. Милләте — татар, дине буенча мөселман. Ташкент шәһәрендә яши, 2011 елда Казанга күченә. 1980—1986 елларда «Пахтакор» футбол командасында уйный. 1993 елда Павлодарның «Трактор» командасы составында Казакъстан чемпионы исемен яулый. Футболчы карьерасын тәмамлагач, тренер булып эшли[23].
Әнисе — Любовь Михайловна Кабаева[24], милләте — рус, православие динендә[25]. Мәскәүдә яши. Үзбәкстанның баскетбол буенча җыелма командасында уйный.
Сеңлесе — Ләйсән Марат кызы Кабаева (1987 елда туган) — эшмәкәр, күчемсез милек агентлыгы хуҗасы. Башта фехтование, аннары нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Һөнәре буенча — кунакханә бизнесы менеджеры[26].
Өч туган апасы — Ләйсән Марат кызы Кабаева (1979 елда туган)[27], 2016—2021 елларда Татарстанның Әлмәт шәһәр судында хөкемдар булып эшли.
Әтисе ягыннан бабасы — Вазыйх Кабаев, Үзбәкстан ССРның милли көрәш буенча республика федерациясе рәисе[28].
Әнисе ягыннан әбисе — Анна Яковлевна Зацепилина (1935 елда туган)[23].
2002—2006 елларда Кабаева милиция капитаны Давид Муселиани (1969 елда туган) очрашып йөри[29]. Матбугатта Муселиани Кабаеваның кияве буларак телгә алына башлый. Кабаева бу мөнәсәбәтләр һәм туйга әзерлек турында «Семь дней» журналына биргән интервьюсында җентекләп сөйли. Әлеге интервью «Алина Кабаева: „Мин мәхәббәтемне ике ел яшердем“» дигән исем белән басманың 41 нче санында (2004 ел, 4—11 октябрь) басылып чыга[30]. 2006 ел башында пар аерылышкан; Кабаеваның ачыклык кертүенчә, «бу ике якның да уртак карары» булган, һәм алар Муселиани белән дуслар булып калганнар[26][31].
Бүләкләре һәм казанышлары
- Дуслык ордены (2001 ел);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2005);
- Көньяк Осетиянең Хөрмәт ордены (2015)[32];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2013);
- Россия спорт журналистлары федерациясенең «Серебряная лань» премиясе лауреаты (1998, 2003);
- Sport Movies & TV халыкара фестивале премиясе лауреаты (2021) — спортны популярлаштыруга, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне алга сөрүгә керткән зур өлеше өчен[23];
- «Glamour» версиясе буенча «Ел хатын-кызы» гомуммилли премиясе лауреаты.
Санкцияләр
Искәрмәләр
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Alina Kabajeva // Česko-Slovenská filmová databáze (чеш.) — 2001.
- ↑ Биография Алины Кабаевой (рус.). РИА Новости (12 май 2013). Архивировано 13 май 2013 года.
- ↑ Алина Кабаева возглавила совет директоров «Спорт-Экспресса». РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2016. Архивировано 10 март 2016 года.
- ↑ 1 2 3 Как Алина Кабаева с родителям жила в Павлодаре. Воспоминания друга семьи. tengrinews.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2022. Архивировано 13 июль 2022 года.
- ↑ 1 2 Марат Кабаев: «Бывало, спонсировал сборную Казахстана по художественной гимнастике». sports.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2022. Архивировано 13 июль 2022 года.
- ↑ "Зимой в Павлодаре было ох как непросто": родившая двойню Кабаева о своей жизни в Казахстане. caravan.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2022. Архивировано 13 июль 2022 года.
- ↑ Журналистку Кеворкову освободили в зале суда. rbc.ru (12 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2025.
- ↑ Советский спорт - новости футбол, хоккей, биатлон и другие виды спорта. Советский спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2022. Архивировано 25 ноябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 КАБАЕВА Алина Маратовна | Российские спортсмены и специалисты | Спортивная Россия. www.infosport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2022. Архивировано 29 июнь 2021 года.
- ↑ Лунные орхидеи, Советский Спорт. 16 сентябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Официальная страница депутата ГД РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2022. Архивировано из оригинала 29 февраль 2008 года.
- ↑ Алина Кабаева не желает быть «декоративным» депутатом, rian.ru, 12.05.2008. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2009. Архивировано 2 апрель 2009 года.
- ↑ Алина Кабаева: Поражения учат мудрости, Эксперт online 2.0, 20.08.2009. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020. Архивировано 4 апрель 2016 года.
- ↑ Алина Кабаева: с Пугачевой общаемся в палате. www.trud.ru (11 янв. 2007 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2022. Архивировано 18 февраль 2020 года.
- ↑ Кабаева А. М. Содержание спортивно-оздоровительного этапа подготовки детей дошкольного возраста в художественной гимнастике: Автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата педагогических наук: Специальность: 13.00.04 — теория и методика физического воспитания, спортивной тренировки, оздоровительной и адаптивной физической культуры. Санкт-Петербург: тип. НГУ ми. Лесгафта, 2018. 25 с.
- ↑ Кабаева Алина Маратовна — Официальный сайт Государственной Думы РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2022. Архивировано из оригинала 29 февраль 2008 года.
- ↑ Пресс-релиз на официальном сайте. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2008. Архивировано 5 октябрь 2008 года.
- ↑ Алина Кабаева - Официальный сайт | Новости и биография Алины Кабаевой. kabaeva-alina.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2021. Архивировано 22 гыйнвар 2021 года.
- ↑ ТАСС, 17 декабря 2023. Кабаева: Китай провел турнир «Небесная грация» на высочайшем уровне
- ↑ РЕН-ТВ, 18 декабря 2023. Третий турнир по гимнастике «Небесная грация» завершился в Пекине
- ↑ Академия художественной гимнастики «Небесная грация» Алины Кабаевой
- ↑ 1 2 3 Кабаева, Алина Маратовна. Энциклопедия ТАСС. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2023.
- ↑ KM.RU - новости, экономика, автомобили, наука и техника, кино, музыка, спорт, игры, анекдоты, курсы валют | KM.RU. www.km.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2022. Архивировано 26 ноябрь 2009 года.
- ↑ Религия в жизни спортсмена: вера или суеверие? Телепрограмма «Православная энциклопедия» (ТВЦ, прямой эфир) (22 гыйнвар 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2021. Архивировано 1 декабрь 2021 года.
- ↑ 1 2 Советский спорт - новости футбол, хоккей, биатлон и другие виды спорта. Советский спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2022. Архивировано 25 ноябрь 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 17.10.2016 г. № 552. О назначении судей федеральных судов и о представителях Президента Российской Федерации в квалификационных коллегиях судей субъектов Российской Федерации (рус.). kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2022. Архивировано 25 сентябрь 2022 года.
- ↑ Алина Кабаева рассказала, кому на самом деле обязана своим успехом - 7Дней.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2022. Архивировано 30 апрель 2022 года.
- ↑ «Алина Кабаева выходит замуж?» KP.RU, 6.10 2004. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 декабрь 2014. Архивировано 20 февраль 2015 года.
- ↑ Алина Кабаева: «Я скрывала свою любовь два года». Журнал «Семь дней», № 41, 4-11 октября 2004, с. 72-77
- ↑ Алина Кабаева выходит замуж за милиционера [рус.], Правда.Ру (2004-10-07). 16 сентябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Указ «О награждении Орденом Почета Кабаевой А.М.» Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2022. Архивировано 6 октябрь 2022 года.
- ↑ Великобритания ввела санкции против Кабаевой, бывшей жены и родственников Путина (2022-05-13). 1 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Канада ввела санкции против членов правления ВТБ, Сбербанка и Алины Кабаевой. 31 май 2022 тикшерелде.
- ↑ Волож, Кабаева, Навка: ЕС опубликовал шестой пакет санкций против России Архивная копия от 3 июнь 2022 на Wayback Machine // forbes.ru, 3 июня 2022
- ↑ Правительство Австралии / Федеральный реестр законодательства. Autonomous Sanctions (Designated Persons and Entities and Declared Persons—Russia and Ukraine) Amendment (No. 18) Instrument 2022 (ингл.). AUS legislation.gov.au. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2022. Архивировано 1 июль 2022 года.
- ↑ Новостное агентство РБК / портал RBK. Австралия ввела санкции против Кабаевой, Нисанова и племянника Путина. rbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2022. Архивировано 1 июль 2022 года.
- ↑ Под санкции США попали шесть российских миллиардеров из списка Forbes (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2022. Архивировано 2 август 2022 года.
- ↑ Генри Достоевский. Япония ввела санкции против Кабаевой, Хирурга и родственников Кадырова. RTVI (7 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2024.