Ринат Гобәйдуллин (1960)
Ринат Шәйхулла улы Гобәйдуллин (рус. Губайдуллин, Ринат Шайхуллович, 21 июнь 1960, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Татарстан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча комитет рәисе, ТР финанс министрының 1 нче урынбасары (1996), Татарстан Республикасы икътисад һәм сәүдә министры (1998—1999), IV һәм V чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Золотой колос» агрохолдингын нигезләүче[1].
Тәрҗемәи хәле
Ринат Гобәйдуллин 1960 елның 21 июнендә Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә туган[2]. Ата-анасы тумышы белән Татарстанның Кайбыч районы Олы Урсак авылыннан.
1986 елда Куйбышев исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген гади эшче булып башлый: 1977 елда Яшел Үзән ашханәләр тресты эшчесе, 1978 елда Идел буе фанера заводы эшчесе, Казан Суворов хәрби училищесында машина йөртүче, Казан финанс-икътисад институты эшчесе.
1978 елда Совет Армиясенә алына, Хәрби-Диңгез флоты сафларында хезмәт итә[3].
1986 елдан бирле Татарстан Республикасы агросәнәгать комитетында өлкән ревизор-инспектор, бүлекнең баш икътисадчысы, сектор башлыгы булып эшли.
1993—1996 елларда — «Золотой колос» чек инвестиция фонды идарәчесе, «Татфондбанк» президенты.
1996 елдан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе. Комитет бетерелгәннән соң — республика финанс министрының беренче урынбасары. 1997 елдан — «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе.
1998 елдан — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы финанс мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе.
1998 елның июлендә премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министры вазифасында раслана.
1998 елның июнендә «Татнефть» АҖ директорлар советы рәисе итеп сайлана[2]. 1999 елның язында Хөкүмәттәге вазифасыннан азат ителә.
1999–2003 елларда — «"Татфондбанк" АИКБ» ААҖ директорлар советы рәисе.
1999 елның декабрендә Татарстан Республикасының халык депутаты итеп сайлана.
2003 елның 7 декабрендә дүртенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп 24 нче Мәскәү бермандатлы сайлау округы буенча (Татарстан Республикасы) сайлана. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе составына керә.
2007 елның 2 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тәкъдим иткән кандидатларның федераль исемлеге составында V чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана (2007-2011 еллар).
2014-2017 елларда — «Агросила групп» ААҖ ендә генераль директор киңәшчесе, генераль директорның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары. «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе[4][5].
2016 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды Гобәйдуллинны банкрот дип игълан итә һәм, 600 миллион сумнан артык бурыч түләүне таләп итеп, хөкем карары чыгара[6].
Гаилә хәле
Өйләнгән, улы бар.
Бүләкләр
- Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2002);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Почёт ордены (2007)[7].
Искәрмәләр
- ↑ Кредиторы решили оставить Ринату Губайдуллину особняк, но забрать квартиру его брата (2021-11-01). 2 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Губайдуллин Ринат Шайхуллович / tatarstan.ru
- ↑ Губайдуллин Ринат Шайхуллович / Реальное время
- ↑ Экс-депутат Госдумы Ринат Губайдуллин стал советником гендиректора «Агросилы групп» (рус.). БИЗНЕС Online (20 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Губайдуллин Ринат Шайхуллович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. 2 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Татарстанский олигарх Ринат Губайдуллин признан банкротом (рус.). www.evening-kazan.ru (14 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.