Артем Здунов
Артем Здунов, Артем Алексей улы Здунов (эрз. Артем Алексеевич Здунов, 1978 елның 18 мае, Казан) — икътисадчы, Россия Федерациясе дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 18 ноябреннән
Мордовия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы[1], 2014-2018 елларда Татарстан икътисад министры, 2018-2020 елларда Дагъстан премьер-министры. Икътисад фәннәре кандидаты (2005). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе[2].
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 18 маенда Казанда туа. Мордва[3]. Казанның 5нче лицеен[4], «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2000), КФЭИ аспирантурасын (2004), Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасын (2011) тәмамлый.
Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «Хәзерге заманда Россиянең икътисади иминлеге системасында капиталның читкә китүе» (рус. Отток капитала в системе экономической безопасности современной России) темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005).
Хезмәт юлы
1996-1998 елда КФЭИ студентларының һөнәри берлеге комитеты рәисе урынбасары.
2000-2001 елларда «Сәнәгати иминиятләштерү компаниясе» ААИҖ иминиятләштерү буенча белгече, эчке аудиторы.
2004-2006 елларда Казан финанс-икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) макроикътисад һәм икътисади теория кафедрасы укытучысы.
2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары.
2010-2014 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.
2014 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстан икътисад министры.
2018 елның 7 февраленнән 2020 елның 18 ноябренә кадәр Дагъстан премьер-министры. Дагъстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев 2018 елның 6 февралендә Артем Здунов кандидатурасын республика хөкүмәте җитәкчесе сыйфатында республика парламенты (Халык Җыены) каравына кертә. 7 февральдә Дагъстан парламенты кандидатураны раслый (75 депутатның 68 — уңай, 5 — каршы тавыш бирә, 2 — нейтраль)[5].
2021 елның 29 сентябреннән Мордовия Республикасы Башлыгы[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «2009 елның иң яхшы галиме» бәйгесе җиңүчесе.
- Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарының ведомство бүләкләре.
Гаиләсе
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Керем һәм милек
2015 елда биргән декларациясе буенча: кереме — 6 млн 200 мең сум, 2016 елда — 8 млн 539 мең сум (хатыныныныкы 538 мең сум).
Шәхси милкендә ике җир кишәрлеге — 1197 кв. метр һәм 2668 кв. метр.
Күчемсез милке: йорт 162,9 кв.м., 65,4 кв. метрлы фатирның 1/3 өлеше, 148,1 кв. м. фатирның чирек өлеше (калган өлешләренә хатыны һәм балигъ булмаган ике баласы ия), ике машина кую урыны[7].
Сылтамалар
- Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов 2017 елның 21 декабрь көнендә архивланган.
- Артём Здунов. Биография. РИА Новости, 07.02.2018
- Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды.(үле сылтама) Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, 06.02.2018
- Коллекционер солдатиков: зачем Здунова командировали в Дагестан? Бизнес Online, 06.02.2018
Искәрмәләр
- ↑ Путин назвал Татарстан кузницей кадров. 2021 елның 27 март көнендә архивланган. news.mail.ru, 27.03.2021 [рус.]
- ↑ Бердәм Россия фиркасенең төбәк бүлекчәсе сайты(үле сылтама)
- ↑ Настоящий мордвин Артем Здунов еще не знает своего счастья. Бизнес Online, 16.11.2016
- ↑ Артем Здунов. «Классташлар»дагы сәхифәсе
- ↑ Дагестанский парламент проголосовал за нового главу правительства. «Новые известия», 07.02.2018
- ↑ Путин назначил Здунова врио главы Мордовии. Известия, 18.11.2020
- ↑ В кабмине Татарстана в 2016 году больше всех заработал Артем Здунов. inkazan.ru, 07.02.2018