Сергей Когогин
Сергей Анатольевич Когогин (16 ноябрь 1957, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР) — Россия сәнәгатьчесе һәм дәүләт эшлеклесе[1].
2002 елның 26 апреленнән «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2025)[2], Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2001), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (2002), Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре (2010)[3].
Тәрҗемәи хәле
Сергей Когогин 1957 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Олы Ключи авылында туа.
Белеме
Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, Казан авиация техникумына укырга керә[4].
1982 елга кадәр Казан дәүләт университетының физика факультетында укый, радиофизик белгечлеге ала. 1988 елда Банк мәктәбен тәмамлый[5].
2001 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә"Икътисадны индикатив планлаштыру механизмы: Татарстан Республикасы мисалында" темасына кандидатлык диссертациясе яклый, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[6].
Хезмәт юлы
1976 елда Казан мотор төзү заводында фрезерчы булып эшкә керә. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1982—1985 елларда Яшел Үзән шәһәрендә «Эра» суднолар төзү предприятиесендә инженер-көйләүче булып эшли.
1985 елда Яшел Үзән машина төзү заводында өлкән инженер, бюро башлыгы, баш механик урынбасары һәм профсоюзлар берләшмәсе җитәкчесе, 1990—1994 елларда завод директоры вазифаларын башкара.
1994 елда Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән администрациясе башлыгы булып билгеләнә[7].
1995 елда I чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана.
1999 елның 26 маеннан 2002 елның 14 мартына Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министры вазифасына билгеләнә.
1999 елның 30 июненнән «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасе, 2002 елның 26 апреленнән генераль директоры.
2009 елның ноябрендә «АВТОВАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте Директорлар советына керә (2021 елның декабрендә вәкаләтләр 5 елга озайтыла)[8][9].
2004—2009 елларда III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була. 2004 елның 14 мартында 23 нче санлы Автозавод сайлау округыннан, сайлаучыларның 57,45 % тавышын җыеп, сайлана («Бердәм Россия» фиркасе).
Сергей Когогин «Коммерсантъ» газеты төзегән 2010 елгы югары җитәкчеләр исемлегендә («Машина төзелеше» номинациясе) беренче урында тора[10].
2018 елның гыйнварында Россия Федерациясе Президентлыгына кандидат Владимир Путинның сайлау штабының өч рәистәшенең берсе була. Шулай ук штаб составына «Сәләт һәм уңыш» фонды башлыгы Елена Шмелева һәм Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Румянцев керә[11].
2018 елның 29 ноябреннән «Гомумроссия халык фронты» үзәк штабы рәистәше (2021 елның 21 декабрендә яңадан сайлана)[12].
2023 елның декабрендә 2024 елгы сайлауларда Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итү буенча инициаторлар төркеменә[13], соңрак 2024 елгы президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керә[14].
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе[15].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар. Хатыны — Когогина Әлфия Гомәр кызы, Дәүләт думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары[16].
Халыкара санкцияләр
2022 елда Сергей Когогин Бөекбритания, Америка Кушма Штатлары һәм Европа Берлегенең[17][18][19], Япония, Австралия, Украина һәм Яңа Зеландиянең санкцияләр исемлегенә кертелә[20][21].
2025 елның 20 маенда Европа Берлеге Россиягә каршы 17 нче санкцияләр җыелмасын кертә, бу исемлектә Сергей Когогин да бар[22].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Хәрби комиссары грамотасы (1998)[4];
- II дәрәҗә Изге Даниил ордены (2000);
- Татарстанның атказанган машина төзүчесе (2002);
- Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (2002);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[4];
- Казакъстанның «Ерен енбегi yшiн» медале (2006);
- II дәрәҗә «Намус» ордены (коррупциягә каршы көрәштәге казанышлары өчен)[5];
- «Дуслык» ордены (Россиядә машина төзелешен үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; 2007)[23][24];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (Татарстанда энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча комплекслы төбәк программаларын эшләгәне һәм гамәлгә ашырганы өчен)[25];
- Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре (Россия автомобиль төзелешен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; 2010)[26];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2012)[27];
- Почёт ордены (машина төзелешен үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; 2016 елның 21 декабре)[28];
- Россия Федерация Президентының Мактау грамотасы (2017);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2018)[29];
- Казакъстанның II дәрәҗә «Достык» ордены (2020)[30];
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2020);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2022; «Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгать потенциалын ныгытуга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»)[15];
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2022)[31];
- «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы алдындагы казанышлар өчен» медале (2023)[4];
- «Ростех кешесе» корпоратив премиясенең «Топ-җитәкче» номинациясендә җиңүче (октябрь, 2025)[32];
- Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2025) — ил алдындагы аерым хезмәт казанышлары һәм үзебезнең машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен[33].
Искәрмәләр
- ↑ Кто есть Кто на сайте TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2009. Архивировано из оригинала 29 октябрь 2007 года.
- ↑ Путин присвоил Когогину звание Героя Труда и наградил еще 11 татарстанцев (рус.). БИЗНЕС Online (2 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
- ↑ Когогин Сергей Анатольевич. Bнтернет-портал TatCenter.ru. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025. [Тикшерелгән 3 июнь 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Когогин Сергей Анатольевич. интернет газета «Реальное время». realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025. [Тикшерелгән 3 июнь 2025]
- ↑ 1 2 Когогин Сергей Анатольевич. Деловая электронная газета «Бизнес Online». www.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025. [Тикшерелгән 3 июнь 2025]
- ↑ «Механизм индикативного планирования экономики: На примере Республики Татарстан» тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 08.00.05, кандидат экономических наук Когогин, Сергей Анатольевич. disserCat — электронная библиотека диссертаций. www.dissercat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025. [Тикшерелгән 3 июнь 2025]
- ↑ Легенда российского автопрома: феноменальный путь Сергея Когогина (рус.). Государственный Интернет-Канал “Россия” (5 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2025. [Тикшерелгән 3 июнь 2025]
- ↑ Сергей Когогин вошёл в состав директоров АВТОВАЗа. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2009. Архивировано 24 ноябрь 2009 года.
- ↑ Полномочия гендиректора "Камаза" Когогина продлили на пять лет. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 декабрь 2021. Архивировано 13 декабрь 2021 года.
- ↑ Рейтинг высших руководителей-2010. Газета «Коммерсантъ» № 176 (4476) (23 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2010. Архивировано 7 август 2011 года.
- ↑ Когогин, Сергей Анатольевич. 9 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Центральный штаб ОНФ. Информационный ресурс Общероссийского народного фронта. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Инициативная группа по выдвижению Путина на выборы 2024 года начала работу (09.12.2023). 9 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Доверенные лица. Путин-2024. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ 1 2 Миңнеханов Когогинны «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Татар-информ, 18.11.2022
- ↑ Когогина Альфия Гумаровна. Мөрәҗәгать итү датасы: июнь 2025. Архивировано из оригинала июнь 2025 года.
- ↑ Великобритания ввела санкции против гендиректора КамАЗа. Коммерсант (6 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Гендиректор ПАО «КамАЗ» Сергей Когогин попал под американские санкции. 9 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Татьяна Ренкова. Гендиректор «Камаза» высказался о санкциях Евросоюза. РБК (28 фев 2022).
- ↑ «КАМАЗ» и Сергей Когогин попали под санкции Японии. РБК (27 янв 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Австралия ввела санкции против «КАМАЗа». chelny-biz.ru (14 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Под санкции Евросоюза попал гендиректор "КАМАЗа" Когогин (2025-05-20). 20 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Сергей Анатольевич Когогин. Биографическая справка. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2022. Архивировано 4 сентябрь 2022 года.
- ↑ Указ Президента РФ от 17 августа 2007 г. N 1072 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2016. Архивировано 6 апрель 2019 года.
- ↑ Постановление о присуждении премий Правительства 2008 года в области науки и техники - Российская газета (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2024.
- ↑ Указ Президента РФ от 7 июня 2010 г. N 679 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2016. Архивировано 22 декабрь 2016 года.
- ↑ Сергею Когогину вручат орден «Дуслык». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2022. Архивировано 31 март 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.12.2016 № 695 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2016. Архивировано 22 декабрь 2016 года.
- ↑ Участники церемонии вручения государственных наград. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2018. Архивировано 27 ноябрь 2018 года.
- ↑ Токаев наградил гендиректора «Камаза» орденом «Достык». Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2020. Архивировано 14 декабрь 2020 года.
- ↑ Путин наградил Когогина орденом «За заслуги перед Отечеством» 3 степени. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2022. Архивировано 30 ноябрь 2022 года.
- ↑ Генеральный директор «КАМАЗа» отмечен наградой ГК «Ростех» (рус.). Официальный сайт ПАО 'КАМАЗ' (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.12.2025 № 876 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (2 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
Сылтамалар
- Биография на сайте «Лучшие люди России» 2016 елның 7 март көнендә архивланган.
- Официальный сайт команды «КАМАЗ-мастер»