Лев Васильев
Лев Васильев (рус. Васильев Лев Борисович) — Совет дәүләт һәм сәнәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое (1977). 1968-1981 елларда КамАЗ генераль директоры. Завод белән, автогигант объектлары һәм аның белән янәшә шәһәрнең төзелә башлавыннан алып, «КамАЗ»ның икенче чираты файдалануга тапшырылганчы җитәкчелек итә[1][2].
Тәрҗемәи хәле
Лев Борисович Васильев 1925 елның 7 февралендә Мәскәүдә туа.
Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда йөкче булып башлый.
1943 елдан Армия сафларында, 96 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 263 укчылар полкы рядовое (2 удар Армия, IV Украина Фронты). Көньяк фронтта каты яралана, Энгельс шәһәрендә госпитальдә дәвалану уза:
| Без дүртәүләшеп авыл аша узабыз — дошман бәрә, төрле якка бүрәнәләр оча. Бер снаряд бездән сул якка төште — барысын да егып салды. Мине үлемнән 2 сантиметр ара аерып калды. Мин яшәү шансын калдырмый торган җәрәхәтләр алдым |
, — дип искә үзе[3].
Госпитальдән соң, бронь алып, Ульяновскта СССР елга флоты халык комиссариаты автобазасына урнаша, «ЗИС-101» машинасына утыра. 1945 елдан — СССР Дәүләт материаль-техник тәэминат комитеты автобазасында машина йөртә.
1949 елдан Мәскәү аз литражлы автомобильләр заводында («Москвич») эшли башлый. Инженер-инспектордан завод директорына (1963 елдан башлап) кадәр күтәрелә.
1959 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Мәскәү автомеханика институтын тәмамый.
1968–1983 елларда — СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары; берүк вакытта 1969–1981 елларда — Кама зур йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсенең («КамАЗ») генераль директоры.
1976 елның 16 февралендә төп җыю конвейерыннан беренче «КамАЗ» төшә. 1977 елның октябрендә 15 мең автомобиль эшләп чыгарып, завод үзенең беренче еллык планын вакытыннан алда үти. 1979 елның җәендә конвейердан 100 меңенче КамАз, ә 1980 елның апрелендә 150 меңенче КамАЗ машинасы тәшә. 1981 елның февралендә автогигантның тугыз заводны эченә алган икенче чираты сафка баса. Шул елда Лев Борисович, завод белән җитәкчелек вазифасын башкаларга тапшырып, Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводына күчә.
1981–1983 елларда — «Москвич» җитештерү берләшмәсе һәм Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводы генераль директоры.
1983 елдан — СССР Дәүләт планы рәисе урынбасары, 1984 елдан — СССР җиңел һәм азык-төлек сәнәгате һәм көнкүреш приборлары өчен машина төзелеше министры. 1988 елдан — СССР Министрлар Советының хәрби-сәнәгать мәсьәләләре буенча дәүләт комиссиясе рәисе урынбасары.
1990 елның июненнән Союз әһәмиятендәге шәхси пенсионер. Лаеклы ялга чыккач, Мәскәү шәһәрендә яши; отставкадагы инженер-капитан.
Үзенең тормыш юлы турында:
| Минем тормышым уңышлы булды. Мин социализмның соңгы вагонына утырырга өлгердем. Әлбәттә, мин бәхетле кеше. Мин канәгать. Берәрсе шундый мәктәпне узып карасын... |
[4].
2023 елның 20 августта вафат була[5].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
1951 елдан Коммунистлар партиясе әгъзасы.
1986—1990 елларда КПСС ҮК әгъзалыгына кандидат.
КПССның XXIII (1966), XXV—XXVII (1976, 1981) съездлары делегаты.
1967—1970 елларда Мәскәү Советы депутаты, 1971—1980 елларда ТАССР Югары Советы, 1979—1989 елларда СССР Югары Советы депутаты була.
1971—1981 елларда «КамАЗ» партия комитеты әгъзасы, КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты бюросы әгъзасы, шулай ук КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана.
Дәүләт бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (16.04.1977);
- Ике Ленин ордены;
- Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- Октябрь Революциясе;
- I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2019)[6].
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020)[7].
- Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины.
Исемен мәңгеләштерү
- 2024 елның 22 августында Мәскәүнең Троекурово зиратында һәйкәлен урнаштыралар. Мемориал Чаллыдагы «КАМАЗ» генераль дирекциясе бинасы янында урнаштырылган скульптурага охшаган Васильев бюстын үз эченә ала. Әмма Мәскәү варианты кайбер аермалыкларга ия: ул язусыз берничә гранит плитә белән тулыландырылган, Чаллы һәйкәлендә Лев Борисович цитатасын үз эченә алган.
Искәрмәләр
- ↑ Умер первый гендиректор "Камаза" Лев Васильев. ТАСС (21 август 2023).
- ↑ Умер первый генеральный директор КАМАЗа Лев Васильев. РБК (21 август 2023).
- ↑ Вероника Ваганова, Альфред Мухаметрахимов. «Он легенда, заводу отдал себя полностью»: не стало «отца» КАМАЗа Льва Васильева. БизнесОнлайн (21 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2024.
- ↑ Вероника Ваганова, Альфред Мухаметрахимов. «Он легенда, заводу отдал себя полностью»: не стало «отца» КАМАЗа Льва Васильева. БизнесОнлайн (21 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2024.
- ↑ Александр Хевронин, Елена Рощупкина. «Большие задачи рождают великих людей»: из жизни ушел создатель завода «КАМАЗ». Татар Информ (21 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2024.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (6 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2023. Архивировано 11 май 2021 года.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Льву Васильеву высшую награду Татарстана. Газета «Республика Татарстан» (15 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2023.