Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Сабир улы Мөхәммәтҗанов (рус. Рауфаль Сабирович Мухаметзянов ; 10 ноябрь 1949, Казан) — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры (1981 елдан). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), Тукай премиясе лауреаты (2015). Россия Федераиясе театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 10 ноябрендә Казанда туган. Казан музыка мәктәбен (1965), «инженер -механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлый (1974).
Хезмәт юлы
- 1965—1977 Казанда рок ансамбльләрдә уйный;
- 1972—1974 КХТИ студентлар клубы директоры;
- 1974—1976 Казан дәүләт мәдәният институтында ВЛКСМ комитеты сәркатибы;
- 1977—1979 Казан шәһәре ВЛКСМ комитеты бүлек мөдире урынбасары;
- 1979—1981 Казан яшь тамашачы театры директоры;
- 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры директоры.
Эшчәнлеге
1988 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, театрда аерым опера һәм балет сәнгате җитәкчеләре вазифаларын кертә.
Театр контракт системасы буенча эшләүгә күчә. Репертуар иң яхшы Европа, классик рус опера һәм балетларыннан төзелә. Театрның халыкара фестивальләрендә Россия һәм чит ил опера йолдызларының чыгышлары арта.
1982 елда халыкара Ф. И. Шаляпин исемендәге опера фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Бөтенрусия статусы белән туган фестиваль 1991 елдан халыкара дип атала башлый.
1987 елда Р. Нуриев исемендәге классик балет фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Баштарак Бөтенрусия фестивале буларак башланып, 1993 елда халыкара статусын ала, 1993 елда Рудольф Нуриевның үз ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлый.
2000 елдан бирле Р. Мөхәммәтҗанов чит ил продюсерлары белән элемтәләр булдыра, театр ел саен Көнбатыш Европа буйлап (Һолландия, Бельгия, Алмания, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һ. б.) чыгышлар оештыра, чит ил тамашачысына елга 120 опера һәм балет спектакле күрсәтелә[1].
Театр сезонга 100 мең тамашачыга хезмәт күрсәтеп, 54 млн сум табыш ала (2013)[2].
2005 елда «Щелкунчик» балеты иң яхшы сәхнә куелышы буенча Һолландияның AVR02 телевизион каналының Гран-при бүләгенә ия була.
Татар репертуары
Театр татар композиторларының әсәрләрен сирәк куя. Чит ил сәхнә йолдызларын чакырып та, татар җырчыларын спектакльләрдә катнаштырмавы тәнкыйтьләнә[3].
- Л. Любовский «Йосыф турында риваять» (2006 елда РФ дәүләт премиясе)
- Р. Ахиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (2008 елда РФ Алтын битлек милли театр премиясенә тәкъдим ителә).
- Эльмир Низамов «Кара пулат» операсы.
- Р. Ахиярова «Алтын Урда» балеты (2015 елда иҗат төркеме Тукай премиясе ала).
1991 елдан башлап театрдагы бөтен спектакльләр үз телендә башкарыла.
2000-2005 елларда театр бинасына реконструкция ясала.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2014 елдан V чакырылыш ТР Дәүләт Шурасы депутаты.
- 2011 елдан ТР ЭЭМ иҗтимагый шурасы рәисе[4].
- Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2002 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 1986 ― «Хөрмәт билгесе» ордены;
- 2011 ― «Дуслык» ордены (Россия);
- 2002 ― Россиянең «Ел менеджеры» конкурсында «Мәдәният» номинациясендә җиңүче (халыкара менеджмент академиясе уздыра);
- 2014 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе — театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен;
- 2015 ― Тукай премиясе — «Алтын Урда» спектаклен һәм аның сәнгать образларын тудырган өчен (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе)[6];
- 2019 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен;
- «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» ордены (2 декабрь 2025) — Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[7].
Искәрмәләр
- ↑ Татар опера һәм балет театры сайты, archived from the original on 2015-11-23, retrieved 2016-01-16
- ↑ «Бизнес-онлайн», 30.01.2013
- ↑ «Бездә икенче пландагы җырчылар да — читтән килгән»
- ↑ ТР буенча ЭЭМ сайтында, archived from the original on 2016-04-07, retrieved 2016-01-16
- ↑ Мухаметзянов Рауфаль Сабирович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Татарстанда туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-16
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.12.2025 № 876 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.