Михаил Тимаев
Михаил Тимаев | |
---|---|
Тулы исеме | Михаил Иван улы Тимаев |
Туган көне | 31 гыйнвар 1986 (38 яшь) |
Туган | ТАССР, Казан |
Эшчәнлеге | балет биючесе |
Бүләк һәм премияләр |
Михаил Тимаев (Михаил Иван улы Тимаев, рус. Михаил Иванович Тимаев) — балет биючесе, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты, Татарстанның атказанган артисты. Халыкара конкурс премиясе, «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010), «Бию рухы» призы лауреаты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015).
Тәрҗемәи хәле
1986 елның 31 гыйнваренда Казанда туган. Казанның 91-санлы мәктәбен, Казан хореография училищесын (Татарстанның халык артисты В.Н. Бортяков классы) тәмамлаган (2005).
2004 елдан, студент вакытыннан, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.
Иҗаты
Театр труппасы белән Европа илләренә гастрольләргә чыга, шәхси чакырулар буенча Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясый.
Репертуар
- Принц Зигфрид, Па-де-труа («Аккош күле»).
- Зәңгәр кош, Итекле мәче («Йокыга талган гүзәл»).
- Пер Гюнт, Диңгез патшасы («Пер Гюнт»).
- Былтыр, Утлы шайтан («Шүрәле»).
- Тыйнак Кәрлә, Төчкерүче Кәрлә («Карсылу һәм җиде кәрлә»).
- Франц, Чардаш («Коппелия»).
- Спартак («Спартак»).
- Ромео («Ромео һәм Джульетта»).
- Арман («Камелияле ханым»).
- Солор («Баядерка»).
- Ланкедем («Корсар»).
- Нурадин, Батый хан рухы («Алтын Урда») һәм башкалар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Арабеск» халыкара балет артистлары конкурсы (Пермь, 2008) — диплом.
- XI Халыкара балет артистлары һәм хореографлары конкурсы лауреаты (Мәскәү, 2009) — III премия һәм Бронза медаль.
- Татарстанның атказанган артисты.
- «ТЮРКСОЙ» премиясе (2010).
- Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015) — «Алтын Урда» балетында Нурадин партиясен башкарган өчен.[1]
Чыганаклар
- Н. Садовская. Михаил Тимаев. «Балет» журналы, № 2 (173) март-апрель 2012.
Сылтамалар
- Опера һәм балет театры рәсми сайты(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Татарстанда Туган тел көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-10