Харис Салихҗан
Харис Салихҗан | |
---|---|
Харис Салихҗан улы Салихов | |
Файл:Haris Salihov, 2017.jpg | |
Тулы исеме | Салихов Харис Салихҗан улы |
Туган көне | 30 июль 1927 (97 яшь) |
Туган | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балтач районы (Татарстан), Чутай |
Эшчәнлеге | дин әһеле |
Бүләк һәм премияләр |
(2017) |
Харис Салихҗан, Харис Салихҗан улы Салихов (1927 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Чутай) — татар дин эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы ветераны. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).
Тәрҗемәи хәл
Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый — 1944 елда гаскәри сафларга алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана.
Сугыштан соң милисәсе составында хезмәт итә. Казанга кайтып Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Тиздән аны Совет районына күчерәләр. Монда ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, милисә подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә.
Х.Салихов сугыш юлларындагы батырлыклары һәм милисә органнарында озак еллар хезмәт иткәне өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль белән бүләкләнә.
Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милисә хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла.
Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны ислам дине юлына кайтара — ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевизия, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре». «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис Хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле ислам белгече буларак таныттылар. Ул Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары, аның баш казые итеп сайланды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе — «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» (Казан: «Идел-Пресс», 2008); «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» (Казан: «Идел-Пресс», 2012) китаплары өчен (2017)[1].
Гаиләсе
Хатыны Таңсылу.
- улы Илдар, электрон парамагнит резонансы мәсьәләләре белгече, 1996 елдан АКШта. Ике баласы бар.
- кызы Фәридә, бухгалтер, Казанда яши. Ике баласы бар.
Чыганаклар
- Балтач энциклопедиясе. Төзүче-мөхәррире Гарифҗан Мөхәммәтшин
Әдәбият
- Харис хәзрәт Салихҗан: «Дин вә фәннең бергәлеген һәр балага аңлатасы иде». «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 7 сентябрь.
Искәрмәләр
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2017, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2017-04-26