Фәрит Вәлиуллин

Фәрит Вәлиуллин, Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Фарит Рашитович (1959 елның 24 феврале, ТАССР Казан шәһәре) — рәссам-монументчы, Казан (Идел буе) федераль университетынының Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасы доценты (2006 елдан). Татарстан рәссамнар берлеге (1971) һәм РФ рәссамнар берлеге (1992) әгъзасы. ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара берлеге (ИАА/АИАП, ингл. IAA/AIAP, International Association of Art) әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тормыш юлы

undefined

1959 елның 24 февралендә Казанда туган. Казанның 21нче мәктәбенең 8 классын (1974 [1]), «сызым һәм рәсем укытучысы» белгечлеге буенча Казан сынлы сәнгать укуханәсен «бик яхшы»га (Б. Майоров, В.И. Куделькин, З. Гыймаев классы, 1978), «рәссам-монументалист» белгечлеге буенча В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (проф. Ю.К. Королев курсы, 1986) тәмамлаган.

Иҗаты

Портрет, пейзаж, натюрморт, монументаль сәнгать жанрларында эшли.
Түбән Камада Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, Түбән Кама үзәк хастаханәсе каршында Габдулла Тукай һәйкәле (Түбән Кама) комплексы һ.б.

РФ Дәүләт Думасында (2002), ТР Дәүләт шурасында (2000, 2001) шәхси күргәзмәләр оештыра[2].

Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләрендә даими катнаша.

Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке бизәлешен башкару, Яшел Үзән җәмигъ мәчете фасады, «Нур» мәчете бизәлешен эшләү, Казан тимер юл вокзалы фасадын яңадан төзәтеп кору буенча иҗади төркемнәрнең җитәкчесе.

2015 елда «Болгар» музей-тыюлыгындагы «Болгарларның исламны кабул итүе» мозаика панносын (2х6 м) ясаучы иҗат төркемен җитәкли[3]. Болгар цивилизациясе музеенда урнаштырылган «Болгар цивилизациясе. Меңъеллыклар буе сузылган юл» инсталляцияне булдыруга да өлеш кертә [4]. Ул анда Хуннар дәүләте, Төрки каганлыгы, Бөек Болгар иле, Хәзәр каганлыгы, Болгар патшалыгы, Икенче Болгар патшалыгы, Казан ханлыгы[5] карталарын ясый, шулай ук Болгар хакимнәре династик таблицасын[5] һәм Чыңгызхан варислары шәҗәрәсен булдыра[5].

Идел буе болгарларының ислам кабул итүенә багышланган «Болгарларның исламны кабул итүе» исемле мозаик панно авторы (2012, 2 × 6 м)[6]. Вәлиуллин Алмуш ханның һәм болгар ырулары җитәкчеләренең хәлиф Әл-Муктадир илчесе — Ибн Фадлан белән очрашуын сурәтли[7].

Тәнкыйтьчеләр Вәлиуллинның картиналарын күптөрле төсләр белән баетылган фрескаларга тиңлиләр; моңда аның монументаль сәнгать өлкәсендәге элекке иҗади эшчәнлегенең, зур формалар белән эшләү йогынтысы чагылыш таба[8]. Рәссам табигатьнең үзгәрүчән халәтен чагылдырган пейзажлар иҗат итәргә дә аеруча ярата.

« Мине кечкенәдән дин рухында тәрбияләделәр. Мондый мохиттә үскән кеше билгеле бер система, эчке тәртипкә күнегә. Эшне кул селтәп кенә, тизрәк котылу өчен генә эшләргә ярамый. Һәр эшкә рухыңны, җаныңны салырга кирәк. Үсү белән мин үз-үземне дисциплинага өйрәттем: көнебездән тиешенчә файдалану зарур. Беләм: иртән иртүк торырга, мастерскойга барып эшләргә кирәк. Һәркем үзе өчен мотивация табарга тиеш. Муза… ул ялкауга килми »

Фарит Вәлиуллин, 2019 ел[9].

Картиналары

«Кич», «Ашык», «Сыер белән хатын-кыз», «Азан», «Йөк тартучы үсмер», «Печән өсте», «Кара пулат төш күрә», «Иске амбар», «Сарык йоны кырку», «Бию», «Сөембикә һәм Үтәмешгәрәй», «Хушлашу букеты», «Шатлыклы көн», «Гаилә», «Яз», «Курай моңы», «Шагыйрь», «Яугир шатлыгы», «Шәһәр өстендә фәрештә», «Кыз һәм монах хатын», «Хушлашу», «Болак күпере», «Юлдаш», «Бәләкәй Тукай», «Ибн-Фадланның килүе», «Иске шәһәр» һ.б.
Галина Сабинова, җырчы Лидия Әхмәтова портретлары һ.б.

Бүләкләре

  • 2005 ел — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале;
  • 2014 ел — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[10];
  • 2016 ел — Тукай премиясе«Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» инсталляциясен иҗат иткән өчен, коллектив эчендә)[11];
  • 2019 ел — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты[12];
  • 2021 ел — Татарстан Республикасының Халык рәссамы[13];
  • 2021 ел — Россия рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» көмеш медале[14].

Искәрмәләр

  1. «Мой мир»да шәхси сәхифәсе
  2. Күргәзмәләре исемлеге
  3. TatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге)(үле сылтама)
  4. Баранов, Бугров, Ситдиков, 2016
  5. 1 2 3 Баранов и др., 2016
  6. Абдуллин и др., 2016
  7. Лилия Ахметова. Знак и история. Казанский университет (28 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  8. Миләүшә Галиуллина. Гомер көзенең төсле балкышы. Газета «Мәдәни Җомга» (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  9. Колесникова, 2019
  10. Указ Президента Республики Татарстан № УП-1108 от 4 декабря 2014 года «О присвоении почётного звания „Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (4 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  11. ТР президенты указы № ПУ-375 22.04.2016 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-25, retrieved 2016-08-01 
  12. Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета. 2019 год. Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  13. Указ Президента Республики Татарстан № УП-379 от 15 мая 2021 года «О присвоении почётного звания „Народный художник Республики Татарстан». Президент Республики Татарстан (15 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
  14. Валиуллин Фарит Рашидович. Награды, почётные звания. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә