Камил Кәримов
Камил Әдһәм улы Кәримов (Камиль Адгамович Каримов; 1 июль 1950, Шәле) — язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты(2004), Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты (2016), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2018). Татарстан Республикасының халык язучысы (2024).
Тәрҗемәи хәле
Камил Кәримов 1950 елның 1 июлендә туган.
| Самимилек, сафлык, чынлык — менә Кәримов хикәяләренең асыл сыйфатлары!.. Безнең бик күп авторларыбыз ирешә алмаган биеклеккә ул табигый рәвештә, үз йортына кергән кебек кереп бара. |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011);
- Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк (2004);
- Гамил Афзал исемендәге әдәби бүләк (2016);
- 2018 Тукай премиясе — «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен[1];
- Татарстан Республикасының халык язучысы (2024)[2].
Искәрмәләр
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. 2018 елның 30 май көнендә архивланган. Татар-информ МА, 26.04.2018
- ↑ О присвоении почетного звания «Народный писатель Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (21 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2026.