Радик Зөфәр улы Бариев
Бу Камал театры артисты турында мәкалә, очучы турында биредән укыгыз.
Радик Зөфәр улы Бариев (рус. Радик Зуфарович Бариев; 30 июнь 1970, Казан) — совет һәм Россия драма артисты. Татарстанның атказанган артисты (2007), Дамир Сираҗиев премиясе (2010), «Тантана» премиясе (2016), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тормыш юлы
1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган (1995), Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
Студент елларында ул күпсанлы массовкада катнаша, эпизодик рольләрне башкара — У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә Абрам һәм Парисның пажы образларында чыгыш ясый[1][2]. Шул чорда ул телевизион реклама роликларында да төшә.
Хәзерге вакытта ул Камал театрының төп актёрларының берсе булып тора. Үзен ежиссура өлкәсендә дә сынап карый, берничә спектакль куя: С. Юзеевның «Дачный сезон» әсәре[3], Ф. Буляковның «Яратасың, яратмыйсың» пьесасы[4], И. Зәйниевнең «Монстр белән уен» спектакле][5].
Курсташы И. Мөхәммәтгалиев белән бергә «Мөршидә белән Хөршидә» исемле комик дуэтта катнаша[6].
Кино һәм сериалларда да төшә[7]]; шул исәптән, 2021 елда «ТНВ» телеканалы өчен төшерелгән 40 серияле «Бер-бер хәл» мелодрамасында төп рольләрнең берсен башкара[8].
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында 8 ел дәвамында укыта. 2019 елда Л. Хәмитова һәм И. Хәйруллин белән бергә берничә спектакльдә тудырган образлары өчен Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була].
2021 елда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Контроль-ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана[9].
Иҗаты
Студент елларында ук Камал театрында күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Төгәл эчтәлекле, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән, акыллы образлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия.
Уйнаган рольләре
- Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега
- Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Шурик — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт
- Дорн — «Акчарлак» Антон Чехов
- Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт
- Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков
- Фирдәвес — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев
- Роберто — «Гаугалы гаилә» Эдуард де Филиппо
- Фәридун — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Көтүче — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2007 ел — Татарстанның атказанган артисты;
- 2010 ел — Дамир Сираҗиев премиясе;
- 2016 ел — «Тантана» премиясе;
- 2017 ел — Татарстанның халык артисты;
- 2019 ел — Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган „Гөлҗамал“, „Җирән чичән белән Карачәч сылу“, „Кара чикмән“, „Три сестры“, „Дон Жуан“ спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»[10];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы, 2026)[11].
Искәрмәләр
- ↑ Илялова, 1996
- ↑ Илялова, 2005
- ↑ Г.Камал театры сәхнәсендә — «Ут күршеләр» комедиясе. Татар-информ (2 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2015.}
- ↑ Айсылу Кадырова. В камаловском театре учат признаваться в любви. Газета «Вечерняя Казань» (5 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2021. Архивировано 6 июнь 2021 года.
- ↑ Игра с монстриком. Журнал «Казань (19 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2021. Архивировано 6 июнь 2021 года.
- ↑ Айрат Нигматуллин. Радик Бариев: «Ты скажешь, нет, я не Муршида, а Дон Жуан, но зритель будет смеяться еще сильнее». Бизнес Online (31 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.
- ↑ «Рәхәт яшибез» («Хорошо живем»): каждая серия удивительнее предыдущей. ТНВ (11 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2021.
- ↑ Рифат Каюмов. Леонард Давлетшин: Посмотревший сериал «Бер-бер хәл» поймет важность татарского языка. Татар-информ (28 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2021.
- ↑ Выборы в Республике Татарстан. Союз театральных деятелей Российской Федерации (8 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2021. Архивировано 6 июнь 2021 года.
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары 2019 елның 26 апрель көнендә архивланган.. intertat.tatar, 26.04.2019
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (14 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
Әдәбият
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
- Г. Камал театры артистлары
- Камал театры сайты 2015 елның 26 октябрь көнендә архивланган.