Ильяс Айдаров

Ильяс Сәйяр улы Айдаров (рус. Ильяс Сайярович Айдаров; 29 гыйнвар 1956, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Совет һәм Россия сәнгать эшлеклесе, рәссам, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2013).

Тормыш юлы

1956 елның 29 гыйнваренда Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров — драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая — опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев — музыкант.
Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.
19851995 «Правда», «Молодая Гвардия», «Красная Звезда» нәшриятларында (Мәскәү) китапларга иллюстрацияләр ясый (А. Дюма, М. Алданов, Б. Шоу, Д. Френсис), «Огонёк», «Смена», «Вокруг Света», «Искатель», «Подвиг», «Крестьянка», «Красная Звезда», «Пограничник», «Советский Воин» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты

И. Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла. Портретлары гади түгел, ә төрле холыклы шәхесләр (Минтимер Шәймиев, Ю. Лужков, А. Чубайс, Алла Пугачёва, Кристина Орбакайте, В. Добрынин, М. Звездинский, Т. Овсиенко, Л. Лещенко, В. Винокур, Валерий Леонтьев, Пьер Карден, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая, Ильяс Әүхәдиев һ.б.) турында сөйләүче новеллага әйләнә. 1980 еллар башыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , төбәкара, республика һәм Европа, Азия, Американың күп илләрендә узган халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.

  • 1983 ССРБ архитекторлар берлеге әгъзасы;
  • 1985 ЮНЕСКО рәссамнары халыкара федерациясе әгъзасы;
  • 2004 ТР рәссамнар берлеге әгъзасы;
  • 2006 Россия рәссамнары берлеге (МОСХ) әгъзасы;
  • 2006 Мәскәү рәссамнары берлеге (МСХ) әгъзасы;

2024 елда «Дом ART» музеенда шәхси күргәзмәсе уза[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия сәнгать академиясе хокукый әгъзасы;
  • Россиянең атказанган рәссамы;
  • ТР халык рәссамы;
  • ТР атказанган рәссамы
  • ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005);
  • Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы;
  • Хәйриячелек халыкара академиясе шәрәфле әгъзасы;
  • II халыкара сәнгать фестивале (Мәскәү) җиңүчесе;
  • «Рухи берлек өчен» медале (Россия мөфтиләр шурасы) — «Россия мәчетләре» шәлкеме өчен (2007);
  • II дәрәҗә «Әл-Фәхр» шәрәфле ордены (2008);
  • Тукай премиясе (2013) — Тукайга багышланган рәсемнәре өчен;
  • Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте медале (2023)[3];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2026) — рәсем сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[4].

Хезмәтләре саклана

Гаилә

Беренче хатыны — Айдарова (Макарова) Марина Николаевна (1959).

Икенче хатыны — Айдарова (Самохина) Полина Сергеевна (1977).

Балалары:

  • Айдарова Алиса (1982);
  • Айдарова Анжела (1991);
  • Айдаров Эмиль (2005);
  • Айдаров Даниэль (2006);
  • Айдаров Феликс (2009).

Кызыклы факт

Ильяс Айдаров, космоста шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам буларак (2002, кораб командиры — Россия Каһарманы Сергей Залетин), исеме "Гинесс рекордлар китабы"на (Россия бүлекчәсе) кертелгән рәссам.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Генеалогия базасы сайтында
  2. Анастасия Попова. «Моя рука всегда узнается»: Ильяс Айдаров о выставке в «Дом ART». БИЗНЕС Online (25 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  3. Художник Ильяс Айдаров награжден медалью ДУМ РТ. Духовное управление мусульман Республики Татарстан (27 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  4. О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (13 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.

Тема буенча өстәмә