Гөлнара Гатина

Гөлнара Гатина (Гульнора Рустамжон кызы Гатина) — җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2020) премияләре лауреаты .

Тәрҗемәи хәле

1987 елда Акмәчеттә музыкантлар гаиләсендә туган. Акмәчет музыка укуханәсен (Л. Чалбашева сыйныфы) (2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Зилә Сөнгатуллина сыйныфы) (2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.

Хезмәт юлы

Иҗаты

Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Россия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.

Башкарган партияләре

М. Җәлил театрында

undefined
  • Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини.
  • Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти.
  • Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский.
  • Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе.
  • Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы.
  • Сөембикә — «Сөембикә» операсы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә