Игорь Щетинин

Игорь Щетинин, Игорь Василий улы Щетинин, рус. Щетинин Игорь Васильевич (1959 елның 4 декабре, ТАССР, Казан) — рәссам–монументчы, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы (2002), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

Файл:И.В.Щетинин 1.jpg
И.В. Щетинин. «Рәссам И.К. Зарипов портреты». 2012
undefined

1959 елның 4 декабрендә Татарстан АССР башкаласы Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училещесын тәмамлаган (1979).
Казанда яши һәм сынлы сәнгат өлкәсендә иҗат итә.

2012 Татарстан мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премия бәйгесендә «Безнең мөгаллимнәр. Рәссам Индюхов» (2010), «Безнең мөгаллимнәр. Рәссам Зарипов И.К.» (2011), «Гөмбә вакыты» (2010) картиналары белән катнаша (өч иҗат эше дә Щетинина Ирина Николай кызы (1958) белән берлектә башкарылган)[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә