Рамил Хәйретдинов

Рамил Равил улы Хәйретдинов (рус. Хайрутдинов Рамиль Равилович; 16 июнь 1964, Буа районы, Татарстан АССР20 июнь 2025, Казан) — тарихчы галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры (2013—2024), тарих фәннәре кандидаты (1993), доцент, кафедра мөдире. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2016) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1964 елның 16 июнендә Татарстан АССРның Буа районы Черки-Килдураз авылында туа. «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1986), КДУ аспирантурасын (1989) тәмамлый. «XVIII гасыр азагы — XIX гасырның беренче чиреге Казан губернасы авылы белән идарә итү» темасына тарих фәннәре кандидаты гыльми дәрәҗәсенә диссертация (1993, фәнни җитәкчесе Миркасыйм Госманов), «Татарстан республикасында мәдәни мирасны саклау. 1920—1950 еллар» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].

Хезмәт юлы

Гыйльми-оештыру эшчәнлеге

130 фәнни публикация авторы, шул исәптән XVIIIXIX гасырларда Казан краенда җирле идарә, татар халкы тарихын, ядкарьләрен өйрәнү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханилары тарихына багышланган 20 китап һәм күмәк монография (Р. Р. Салихов белән берлектә) авторы.
19962001 елларда ТР ономастика комиссиясе рәисе.
1997 елдан РФ территориясендәге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләрен табу, өйрәнү, паспортлаштыру экспедицияләре катнашучысы һәм җитәкчесе.
Мәдәни кыйммәтләр буенча аттестация үткән федераль белгеч-эксперт.
2006 елдан ТР президенты каршындагы Геральдика шурасы рәисе (2002 елдан рәис урынбасары).
2013 елдан Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге шурасы рәисе.

Фәнни хезмәтләре

  • Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. Конец XVIII — начало ХХ вв. Казань, 1995. [тат.] [рус.]
  • Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра. Берлин, 1997.
  • Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.
  • Мечети Татарстана. Казань, 2000.
  • Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. В 2 т. Хельсинки, 2001.
  • Управление государственной деревней Казанской губернии на рубеже XVIII—XIX вв. Казань, 2001.
  • Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993 (аерым бүлекләре).
  • Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан: Административные районы". Т.I. Казань: «Мастер Лайн», 1999 (аерым бүлекләре)[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

undefined
Премияләр
  • 10 декабрь 2020 — Татарстан Республикасы фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (фәнара тикшеренүләр һәм Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча хезмәтләр циклы өчен)[3];
  • 22 апрель 2016 — Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге («Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[4];
  • 8 декабрь 2008 — Татарстан Республикасы фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (Казан шәһәренең барлыкка килү вакытын, аның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм үстерү этапларын нигезләү буенча эшләр циклы өчен[5].
Россия бүләкләре
Татарстан бүләкләре
  • 2022 — «Дуслык» ордены (геральдика өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен)[9];
  • 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[10];
  • 2014 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале[11];
  • 2012 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте[12];
  • 2007 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе[7];
  • 2007 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты[13].
Иҗтимагый бүләкләре
  • 2017 — «Рухи бердәмлек өчен» медале[14].

Җинаять эше

2024 елда Казанда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры үз мәнфәгате өчен башкаларны алдалауда һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп, кулга алына[15]. Татарстан Югары суды институт директорына карата сак астында тоту рәвешендәге чик кую чарасын үзгәрешсез калдыра. Тикшерү фаразынча, тарихчы 2022—2023 елларда институт хезмәткәрләренә «Восточный разряд» һәм «Клио плюс» фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Сүз бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында бара[16].

Вафат булуы

Рамил Хәйретдинов 2025 елның 21 июнендә вафат була[17], Буа зиратында җирләнгән[18].

Библиография

Искәрмәләр

  1. ТР ФА А. Халиков исемендәге Археология институты сайты, archived from the original on 2016-09-18, retrieved 2016-07-31 
  2. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайты
  3. Указ Президента Республики Татарстан № УП-832 от 10 декабря 2020 года. Газета «Республика Татарстан» (11 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 28 апрель 2021 года.
  4. Указ Президента Республики Татарстан «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2016 году» № УП-375 от 22 апреля 2016 года. Газета «Республика Татарстан» (22 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 декабрь 2018 года.
  5. О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2008 года в области науки и техники. Газета «Республика Татарстан» (9 декабрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 28 апрель 2021 года.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 08.08.2022 № 525 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации (8 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2022. Архивировано 10 август 2022 года.
  7. 1 2 Хайрутдинов Рамиль Равилович. Награды, почетные звания. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  8. КФУ празднует свое 216-летие. Казанский университет (18 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  9. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (28 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2022.
  10. Ирина Бокова передала Президенту Татарстана Рустаму Минниханову сертификат о включении Успенского собора и монастыря острова-града Свияжск в список Всемирного наследия ЮНЕСКО. Министерство культуры Республики Татарстан (22 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  11. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (18 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  12. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (4 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  13. Бушуев и др., 2010
  14. Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин вручил медали «За духовное единение» ведущим ученым. Совет муфтиев России (12 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2021. Архивировано 2 май 2021 года.
  15. Полина Шевчук. Верховный суд оставил под арестом директора института КФУ (рус.). kazanfirst. kazanfirst.ru (16 апрель 2024).
  16. Бывший директор ИМО КФУ Рамиль Хайрутдинов встретит Новый год в СИЗО. Бизнес-Онлайн, 17.12.2024 [рус.]
  17. Смерть арестованного ученого из КФУ (rus) (2025-06-21). 21 июнь 2025 тикшерелде.
  18. В Казани простились с экс-директором ИМО КФУ Рамилем Хайрутдиновым (рус.). «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета. m.business-gazeta.ru (21 июнь 2025).

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә