Кристина Андреева

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Кристина Андреева
Файл:К.Андреева.jpg
Тулы исеме Кристина Андреева
Туган көне 20 май 1992(1992-05-20) (32 яшь)
Туган Красноярск
Эшчәнлеге балет артисты
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2015)
«Тантана» премиясе (2011)
Татарстанның атказанган артисты

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Андреев.

Кристина Андреева (рус. Кристина Андреева, 20.05.1992,[1] Coat of Arms of Krasnoyarsk (Krasnoyarsk krai).svg Красноярск, Россия байрагы Россия Федерациясе) — балет артисты, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе, Татарстанның атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015), «Тантана» премиясе (2011), «Бию рухы» призы һәм халыкара конкурслар лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Файл:К.Андреева 1.jpg
«Дон Кихот» балетыннан па-де-де. Олег Ивенко белән
Файл:К.Андреева 2.jpg
Кристина Андреева
  • 1992 елда Красноярскида туган.
  • 2010 елда Красноярск хореография көллиятенең классик бию бүлеген кызыл дипломга тәмамлый (Россия халык артисты Л. Б. Сычева классы). А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясендә (профессор Людмила Ковалевада) стажировка үтә.

Хезмәт юлы

2010 елның сентябрендә М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2009-2010 елларда Галина Уланова фонды стипендиаты.
  • Красноярск шәһәре башлыгының «Яшь талантларга» премиясе лауреаты (2009).
  • Хореография уку йортларының VI «Себер» халыкара конкурсы лауреаты (Новосибирск, 2005) — III премия.
  • Г. Уланова исемендәге Бөтенроссия балет артистлары конкурсы (Красноярск, 2008) — I премия һәм Алтын медаль.
  • Бөтенроссия «Россиянең яшь сәләтләре» (Молодые дарования России) конкурсы (Мәскәү, 2009) — лауреат.
  • Россиянең XI «Арабеск» балет артистлары ачык конкурсы (Пермь, 2010) — III премия һәм «Яшьләр арасында иң талантыларга» призы.
  • Халыкара TANZOLIMP конкурс-фестивале (Берлин, 2011) — II премия (Олег Ивенко белән парлап).
  • Татарстан Республикасы «Тантана» милли театр премиясе (Казан, 2011) — лауреат («Дебют» номинациясе).
  • Серж Лифарь исемендәге VII халыкара балет артистлары конкурсы (Донецк, 2011) — II премия.
  • Ю. Григоровичның халыкара «Дөньяның яшь балеты» (Молодой балет мира) конкурсы (Сочи, 2012) — I премия.
  • 2012 елда «Культура» телеканалы оештырган «Большой балет» исемле шоуда Олег Ивенко белән бергә катнашты.
  • 2013 «Бию рухы» (Душа танца) призына ия була.
  • «Гран-При Сибири» халыкара конкурсы (Красноярск, 2014) — Гран-При.
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге (иҗади төркем эчендә) — «Алтын Урда» балетында төп партияне биегән өчен (2015).[3]

Репертуар

  • Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. Чайковский.
  • Маша «Щелкунчик» П. Чайковский.
  • Китри, Дриадалар хакиме «Дон Кихот» Л. Минкус.
  • Никия, Гамзатти «Баядерка» Л. Минкус.
  • Аврора «Йокыга талган гүзәл» (Спяшая красавица) П. Чайковский.
  • Лиза «Кирәкмәгән саклык» (Тшетная преосторожность)
  • Медора «Корсар».
  • Ливия «Спартак».
  • Сванильда «Коппелия».
  • Җаникә «Алтын Урда».
  • Сөембикә «Шүрәле» Ф. Яруллин.
  • Анюта «Анюта».
  • Жизель «Жизель» һ. б.

Кызыклы факт

Яңа бию көллиятен бетергән артисткага театрда төп партияне (Одетта-Одиллия) биюне ышанып тапшыралар.

Сылтамалар

Искәрмәләр