Сергей Шәкүров (1957)
Сергей Пётр улы Шәкүров (рус. Шакуров Сергей Петрович; 4 гыйнвар 1957, Дрогобыч) — Россия архитекторы, дизайнеры, реставраторы. РФ Дизайнерлар берлеге (1991), Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге (2006) әгъзасы. Казанның меңьеллыгына биналарны реставрацияләүдә, Колшәриф мәчетен, Болгардагы Ак мәчетне һ.б. төзүдә катнаша. Тукай премиясе лауреаты (2012).
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 4 гыйнварында Украинаның Львов өлкәсе Дрогобыч шәһәрендә туган. 1960 елда әтисе белән Казанга күченә.
Техник училищены «токарь-универсал» белгечлеге буенча тәмамлый. «Урак һәм чүкеч» заводында, төзелешләрдә эшли. Александровлар пассажы харәбәләрен чистартуда катнаша, анда ул иске йортларның аерым элементларын торгызу технологиясе һәм реставрацияләү белән мавыга башлый. Ф. Зәбирова җитәкчелегендәге белгечләр командасы белән Казан Кремлендә Туп утары (Пушечный двор) комплексын реставрацияләүдә катнаша.
1993 елда Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге хуплавы белән «АССАРТ» (Ассоциация содействия Союзу архитекторов Республики Татарстан) проектлау-төзелеш предприятиесен оештыра (2014 елда ябыла)[1].
Искәндәр Сәйфуллин белән бергә Казан Кремлендә Колшәриф мәчетен яңадан торгызу өчен игълан ителгән конкурста катнаша. Проект конкурсның икенче турында җиңү яулый.
2005 елда С. Шәкүровның «Совет» кунакханәсен («Palace Hotel Шаляпин») реставрацияләү, реконструкцияләү проекты (хатыны Т. Максимюк белән бергә) Казанның меңьеллыгына реставрацияләнгән объектлар арасында беренче урынны били[2].
2010 елда С. Шәкүров Болгарда Ак мәчетне проектлаучы буларак чакырыла (объект 2012 елда тапшырыла).
Төп хезмәтләре
- Казан кирмәнендәге Туп утарының төньяк корпусы (ТР президенты администрациясенең вәкиллек корпусы). 1997 елгы проект, 1998 елда тормышка ашырылган.
- Казанның Маяковский урамындагы 30нчы йорт. 1998 елгы проект, 2000 елда сафка баскан.
- Palase Hotel Шаляпин (элекке «Смоленцев номерлары», соңрак «Совет» кунакханәсе). 2004 елгы проект, 2005 елда яңадан корылган.
- «Акчарлак» күпфункцияле комплексы. 2007 елгы проект (тормышка ашмаган).
- Болгардагы Ак мәчет комплексы. 2011 ел проекты, 2012 ел ел.
| Ерактан караганда ул (Ак мәчет) бик мәһабәт булып күренә, якыннан исә — кечкенә генә һәм бик уңайлы икән.[3] В. В. Путин Ак мәчет турында
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Rusprofile.ru сайтында
- ↑ Список объектов культурного наследия Казани (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2017-05-26
- ↑ «Казань» журналы сайтында
- ↑ 2012 елда Тукай премиясен Колшәриф архитекторлары гына алачак
Әдәбият
- Дм. Иваненко. Самородок. Творческий портрет Сергея Шакурова. «Казань», 2017 ел, гыйнвар саны.