Айрат Ситдыйков
Айрат Ситдыйков, (Айрат Габит улы Ситдыйков, рус. Айрат Габитович Ситдиков, 24 гыйнвар 1973, Олы Әтнә, Татарстан АССР) — археолог, Казан һәм урта гасырлар Идел буе археологиясе буенча белгеч, ТР ФА Археология институты директоры (2014 елдан). ТР дәүләт премиясе (техника һәм фән өлкәсендә) лауреаты (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2019). «Поволжская археология» (2016 елдан) һәм «Археология евразийских степей» журналларының баш мөхәррире[1]. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023)[2].
Тормыш юлы
1973 елның 24 гыйнварында Татарстан АССР Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Олы Әтнә авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын (1996), ТР ФА Тарих институтында аспирантура (1999) тәмамлаган. «XI-XVIII гасырларда Казан кирмәне стратиграфиясе, хронологиясе һәм топографиясе» темасына кандидатлык (2000, фәнни җитәкче Фаяз Хуҗин), «Урта гасырларда Казан: тарихи-археологик тикшеренүләр (XI гасыр-XVI гасырның беренче яртысы)» темасына докторлык (2013) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
1993 елдан Казан кирмәне археология экспедициясе даими хезмәткәре.
1997 елдан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы фәнни бүлегендә: I категорияле белгеч, әйдәүче белгеч (1999), баш белгеч (2000).
1998—2000 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укыта.
2001 елдан Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе каршындагы тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау һәм куллану буенча дәүләт контроле идарәсенең археология күзәтүе бүлеге башлыгы.
2004 елдан ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге (2014 елдан ТР ФА А. Халиков исемендәге Археология институты) мөдире (директоры).
2007—2010 елларда Казан дәүләт университетының этнография һәм археология кафедрасы мөдире.
2010—2011 Казан (Идел буе) федераль университетының этнография һәм археология кафедрасы мөдире.
2013 елдан Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты этнология һәм археология кафедрасы мөдире.
2014 елдан ТР ФА «Археология институты» аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе.
Гыйльми кызыксынулары
Урта гасырлар Идел буе археологиясе (Казан ханлыгы археологиясе мәсьәләләре).
Иҗтимагый эшчәнлек
- ИКОМОС Милли комитетының (Россия) Археологик мирасны идарә итү буенча фәнни комитеты вице-президенты;
- Федерация Советы каршындагы «Русская провинция» ассоциациясенең Тарихи шәһәрләр һәм җирлекләр буенча фәнни-эксперт советы әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы;
- Канада Археологлар ассоциациясе әгъзасы;
- «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Попечительләр советы әгъзасы;
- Россия Фәннәр академиясе «Тарихи фәннәр, культурология, сәнгать белеме» төркеме эксперты;
- Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү буенча аттестацияләнгән эксперт;
- «Поволжская археология» журналының баш мөхәррире;
- «Археология евразийских степей» журналының баш мөхәррире;
- «Архитектурная археология» басмасының редакция советы әгъзасы (РФА Археология институты, Мәскәү шәһәре);
- «Теория и практика археологических исследований» журналының редакция советы әгъзасы (Алтай дәүләт университеты, Барнаул шәһәре);
- «Археология Казахстана» журналының редакция советы әгъзасы (Ә. Х. Маргулан исемендәге Археология институты, Алматы шәһәре);
- «Тюркологические исследования» журналының редакция коллегиясе әгъзасы;
- «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Шаян ТВ» балалар телеканалы иҗат советы әгъзасы.
Фәнни хезмәтләре
- Древняя Казань глазами современников и историков. К., 1996 (автордаш).
- Средневековая Казань (краткий библиографический указатель). К., 2001 (автордаш).
- Новые исследования в Казанском Кремле. К., 1994, 1995 (автордаш).
- Древняя Казань: некоторые итоги и перспективы археологических исследований. Казань, 1995 (автордаш).
- Проблемы хронологии и стратиграфии Казанского Кремля. Китапта: Проблемы хронологии волжских болгар. 1998
- К вопросу о древнейших укреплениях Казани (по материалам раскопов Х. ХХ 1997-1998 гг.). Китапта: Болгар и проблемы изучения древностей Урало-Поволжья. К., 1999.
- Оборонительные укрепления древней Казани. К., 2000.
- К вопросу об укреплениях посада Казани 1552 г. К., 1999.
- Археология Казани: новые открытия тысячелетнего города. «Казань», 2001 ел (автордаш).
- Археологические исследования в Казанском Кремле (1994-1996 гг.). Китапта: Биляр и Волжская Булгария: изучение и охрана археологических памятников. К., 1997 (автордаш).
- Клад монет, зарытый в 1552 году в Казанском кремле. Китапта: Великий волжский путь. К., 2001 (автордаш).
- Средневековая Казань. Китапта: Очерки по археологии Татарстана. К., 2001 (автордаш).
- Калинин Николай Филиппович (1888-1959). Китапта: Жить историей. 60 лет историческому факультету Казанского университета. К., 1999 (автордаш).
- Некоторые итоги и перспективы археологического изучения Старо-Татарской слободы. Китапта: Старо-татарская слобода - от прошлого к будущему. К., 2001 (автордаш).
- Казанский Кремль: историко-археологическое исследование. Казань, 2006.
Бүләкләре
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2008 — ТР дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) — «Казан шәһәренең барлыкка килү датасын нигезләүче гыйльми хезмәтләр шәлкеме өчен».
- 2014 —ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2016 — Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге — ««Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен» (коллектив эчендә)[3].
- 2017 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2019 — Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе
- 2020 — Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге – Фәнара тикшеренүләр һәм Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча хезмәтләр циклы өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ Директор структурного подразделения. ТР ФА Археология институты
- ↑ Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды Татар-информ, 23.06.2023
- ↑ ТР президенты указы № ПУ-375 22.04.2016 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-25, retrieved 2016-08-02
- ↑ 2020 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү турында ТР Президенты Указы № ПУ-832 10.12.2020 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-12-07, retrieved 2020-12-28
Әдәбият
- Археологи Волго-Уральского региона. Справочник. Уфа: «Гыйлем», 2002.