Азат Әхмәдуллин
Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин — татар әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (1994 елдан), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982 ел).
Тәрҗемәи хәле
Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Шунда урта белем ала. Аннан соң Казан дәүләт университетында укый. Ике ел Тубыл пединститутында укыта . 1958—1961 елларда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый, Татарстан радиокомитетында эшли. Аны тәмамлагач, шунда ук фәнни эшкә калдырыла. 1981—1999 елларда КДУда эшли, 1999-2004 елларда КДПУда татар әдәбияты кафедрасын җитәкли.
Азат Әхмәдуллин 1964 елда — кандидатлык, ә 1987 елда докторлык диссертациясен яклый. Әдәбиятка ул тәнкыйтьче буларак килә. Соңрак әдәбият тарихы, бигрәк тә драматургия белгече буларак таныла.
2021 елның 8 декабрендә Казанда вафат[3].
Китаплар
- Әдәбият белеме сүзлеге, Казан, 1990 ел.
- «Фәтхи Бурнаш» (1967) — монография
- «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (1976) — монография
- «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980) — әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы
- «Горизонты татарской драмы»
- «Татарская драматургия»
Чыганак
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.