Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге (рус. Государственная премия Республики Татарстан в области науки и техники) — Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан аерым шәхесләргә яисә авторлар коллективына фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары, ачышлары өчен бирелә. 1993 елның 16 апрелендә гамәлгә кертелә.

Премиянең нигезләмәсе

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге Татарстан Республикасы Президентының 1993 елның 16 апрелендәге Указы нигезендә тапшырыла[1][2].

Нигезләмә нигезендә, ул түбәндәге казанышлар өчен бирелә[3][4]:

  • гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән, илебезнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә җавап биргән һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади, рухи үсешенә ярдәм иткән өчен;
  • үз күрсәткечләре буенча дөньядагы иң яхшы аналогларга тиң булган, ресурс саклый торган һәм экологик чиста яңа технологияләр, техника, прогрессив материаллар, машиналар һәм механизмнар эшләп, аларны гамәлгә керткән өчен;
  • фән һәм техника казанышларын киң кулланышка кертү нигезендә продукциянең сыйфатлы яңа төрләрен булдыруда ирешелгән, югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итүче күренекле җитештерү нәтиҗәләре өчен.

Дәүләт бүләгенә кандидатларны һәм хезмәтләрне тәкъдим итү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, аның бүлекләре һәм институтлары, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм аның институтлары, башка фәнни оешмалар, югары уку йортлары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәрләрнең һәм муниципаль районнарның башкарма хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм предприятиеләр тарафыннан башкарыла[5][6].

Премияләрне тапшыруны оештыру вазифасын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе үти[7][8], ул шулай ук бүләкләнүчеләр реестрын да алып бара[9].

Бүләк, комиссия тәкъдиме нигезендә, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан тапшырыла[10].

Премияне бирү турындагы Указ төбәк рәисенең рәсми сайтында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла[11].

Башта һәркайсы Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакының иллеләтә күләмендәге 8 бүләк булдырыла[12]. 2000 елда премиянең күләме — 100 мең сум[13], 2005 елда — 200 мең сум[14], 2008 елда — 300 мең сум[15], 2014 елда 500 мең сум[16] була.

2017 елда премияләр саны бишкә калдырыла, әмма, шул ук вакытта, һәркайсының күләме 800 мең сумга кадәр арттырыла[17]. 2023 елның 11 июненнән Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге күләме бер миллион сумга кадәр җиткерелә[18].

Беренче указда бүләкне, бер тапкыр биргәннән соң, кабат биш ел үткәч, тапшырырга мөмкин дип языла[12]. «Кабат бирелми» дигән төзәтмә 2001 елда кертелә[19], 2017 елдан беренче указ яңадан гамәлгә кертелә[17].

Премия номинантка вафатыннан соң да бирелергә мөмкин. Бу очракта диплом, күкрәк билгесе һәм таныклык — бүләкләнүченең туганнарына, акчалата бүләк мирас буенча тапшырыла[17].

Түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла[6]. Премия авторлар коллективына бирелгән очракта, акчалата бүләк коллективның барлык әгъзалары арасында тигез итеп бүленә[5].

Күкрәк билгесе

undefined

Бүләккә лаек булучыларга «Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреаты» исеме бирелә. Аларга диплом, күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырыла[6][5].

Күкрәк билгесенең тышкы күренеше 1994 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән раслана. Әлеге карар нигезендә, мактау билгесе 35 мм диаметрлы түгәрәк медальдән гыйбарәт. Аның үзәгендә, рельефлы алтын нурлар фонында, Татарстан картасы сурәте һәм «Татарстан» дигән язу урнашкан.

Медальнең алгы ягында (аверсында) өстә — «Фән-техника», аста «Наука-техника» дип язылган. Арткы ягына (реверсына) «Дәүләт премиясе лауреаты» һәм, бераз түбәнрәк, «Лауреат государственной премии» дигән сүзләр төшерелгән. Тагын да түбәндәрәк «№» тамгасы куелган, аның уң ягында медальнең номеры сугыла.

Мактау билгесе элмәк һәм боҗра ярдәмендә турыпочмаклы калыпка (колодкага) беркетелгән. Калып (26 мм га 11 мм) дәфнә ботагының рельефлы сурәте белән бизәлгән. Калыпның арткы ягында билгене киемгә беркетү өчен эләктергеч бар. Мактау билгесе күкрәкнең уң ягына, башка дәүләт бүләкләреннән югарырак тагыла[6][5].

Премия иясе дипломы

Диплом тышлыгы — зурлыгы 180х240 миллиметр булган, кызыл форзацлы, ак тасмалы чия төсендәге папкадан гыйбарәт. Папканың алгы ягына алтын хәрефләр белән «Диплом» сүзе басылган. Астанрак Татарстан Республикасы Дәүләт гербы урнаштырылган. Диплом эченә зурлыгы 170x230 миллиметр булган 8 бит куелган. Беренче биттә, өске кырдан 20 миллиметр астарак, зурлыгы 40 миллиметр булган Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәте алтын төс белән төшерелгән. Дәүләт гербы сурәте астына дүрт юлга кара хәрефләр белән түбәндәге текст басылган: «Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты дипломы»[20].

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 1 июнендәге 674 нче санлы карары нигезендә лауреат дипломының яңа үрнәге кабул ителә. Диплом — рус һәм татар телләрендә, тулы төсле, ачык зәңгәр градиентлы фонда эшләнгән, зурлыгы 170x230 миллиметр булган ике биттән гыйбарәт. Битнең өске өлешендә уртага зурлыгы 40 миллиметр булган Татарстан Республикасы Дәүләт гербы алтын төс белән басылган.

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреаты дипломына шәхси номер сугыла һәм Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре буенча комиссия рәисенең имзасы куела.

Премиянең бер затка яки авторлар коллективына бирелүенә карамастан, диплом текстының ике вариантының берсе файдаланыла. Беренче очракта дипломда Татарстан Республикасы Рәисенең тиешле Указы тексты китерелә. Икенчесендә исә, Указ тексты белән беррәттән, «Бу диплом … (лауреатның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме) бирелә» дигән сүзләр языла.

Премия ияләре

Дәүләт бүләге беренче тапкыр 1994 елда тапшырыла. Ул елда 8 хезмәт билгеләп үтелә, 45 кеше лауреат исемен ала[21]. Бүләкләр шул ук елның 29 декабрендә тапшырыла[22].

2026 ел мәгълүматлары буенча, әлеге премиягә барлыгы 1109 кеше лаек була[23].

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Республики Татарстан от 16 апреля 1993 года № УП-206 «Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники» (с поправками). Президент Республики Татарстан (16 апрель 1993). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 5 февраль 2021 года.
  2. Долгов Е. Б. Государственная премия Республики Татарстан в области науки и техники. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 11 апрель 2021 года.
  3. Пять ежегодных Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники. Президент Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 1 сентябрь 2020 года.
  4. Положение о Государственных премиях Республики Татарстан в области науки и техники. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 3 март 2022 года.
  5. 1 2 3 4 Указ Президента Республики Татарстан от 16 апреля 1993 года № УП-206 «Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники» (с изменениями на 27 ноября 2018 г.). Президент Республики Татарстан (16 апрель 1993). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  6. 1 2 3 4 Положение о Государственных премиях Республики Татарстан в области науки и техники. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 3 март 2022 года.
  7. Отчет Академии наук Республики Татарстан за 2018 год. — Казань: Академия наук Республики Татарстан, 2018. — С. 4. — 120 с. Архивная копия от 6 март 2021 на Wayback Machine
  8. Указ Президента Республики Татарстан от 12 января 2007 года № УП-4 «О Стратегии развития научной и инновационной сферы Республики Татарстан» (с изменениями на 15 февраля 2010 г.). Президент Республики Татарстан (12 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021. Архивировано 7 апрель 2019 года.
  9. В Казани создан уникальный архив лауреатов Госпремии РТ. Татар-информ (12 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  10. Салахов, Сабирзянов, 2015
  11. Указ Президента Республики Татарстан от 27 ноября 2018 года № УП-806 «О внесении изменения в Положение о Государственных премиях Республики Татарстан в области науки и техники». Президент Республики Татарстан (27 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  12. 1 2 Указ Президента Республики Татарстан от 16 апреля 1993 года № УП-206 «Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники». Президент Республики Татарстан (16 апрель 1993). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  13. Указ Президента Республики Татарстан от 13 декабря 2000 года № УП-979 «О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан „Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в областинауки и техники“ и в Положение о Государственных премиях Республики Татарстан в области науки и техники». Президент Республики Татарстан (13 декабрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  14. Указ Президента Республики Татарстан от 24 декабря 2005 года № УП-514 «О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан „Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники“». Президент Республики Татарстан (24 декабрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  15. Указ Президента Республики Татарстан от 20 марта 2008 года № УП-120 «О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан „Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники“». Президент Республики Татарстан (20 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  16. Указ Президента Республики Татарстан от 9 декабря 2014 года № УП-1120 «О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан „Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники“». Президент Республики Татарстан (9 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  17. 1 2 3 Указ Президента Республики Татарстан от 1 февраля 2017 года № УП-88 «О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан „Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники“». Президент Республики Татарстан (1 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  18. Указ Раиса Республики Татарстан от 11.07.2023 № 484 "О внесении изменений в отдельные указы Президента Республики Татарстан". Официальное опубликование правовых актов (14 июль 2023).
  19. Указ Президента Республики Татарстан от 6 апреля 2001 года № УП-265 «О внесении изменений в Положение о Государственных премиях Республики Татарстан в области науки и техники». Президент Республики Татарстан (6 апрель 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  20. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 20 июня 1994 года № 284 «Об утверждении описаний Почетного знака и Диплома лауреата Государственной премии Республики Татарстан в области науки и техники» (с изменениями на 22 ноября 1999 г.). Кабинет министров Республики Татарстан (20 июнь 1994). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
  21. Лауреаты Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники 1994 года. Академия наук Республики Татарстан.
  22. С думой о будущем. Государственный cоветник Республики Татарстан (1 гыйнвар 1995).
  23. Указ Раиса Республики Татарстан №993 от 6 декабря 2025 года. 13 февраль 2026 тикшерелде.