Булат Хәмидуллин

Булат Хәмидуллин - тарихчы.

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 13 августында Казан шәһәрендә туа. 1985 елда Казанның 80-нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. 1987–1989 елларда хәрби хезмәттә була. 1992–1995 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге каршында аспирантура тәмамлый. 1995-1997 елларда әлеге институтның шул ук бүлегендә кече фәнни хезмәткәр.

Аспирантурада уку белән бер үк вакытта 1992―1994 елларда ― «Казан» милли мәдәни үзәкнең тарих-фән бүлегендә фәнни хезмәткәр, анда тарихи эчтәлекле күргәзмәләрне оештыруда якыннан катнаша.

1998 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. Башта иҗтимагый-фәнни китаплар редакциясе мөхәррире, 1999 елдан шул редакциянең мөдире.

2002 елның февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә, бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын да башкара[1].

2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Баслып чыккан китаплары

  • Казанның ныгуы һәм Казан ханлыгы тарихы. – Казан: Казан дәүләт ун-ты; Фән, 2005. – 183 б.
  • Казан ханлыгы халыклары: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 174 б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Булат Хәмидуллин. 2021 елның 29 июнь көнендә архивланган. Әдипләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә