Искәндәр Гыйләҗев
Тәрҗемәи хәле
1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туа.
1965—1974 елларда Казанның 94 нче мәктәбендә белем ала. 1974—1979 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1979-1982 елларда Мәскәүдә Фәннәр академиясенең Тарих институтының көндезге аспирантурасында, СССРның феодализм чоры тарихы секторында укый, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый[2].
1982—1985 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли.
1990—1991 елларда — Кельн университетының Көнчыгыш европа тарихы буенча семинары каршындагы ДААД (Германия) стипендиаты, 1994—1995 елларда Кельн университеты каршындагы И. А. Гумбольдт исемендәге фонд стипендиаты.
2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый.
2000—2011 елларда университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, бер үк вакытта татар халкы тарихы кафедрасы мөдире; Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан, археология һәм этнология кафедрасы профессоры.
2015 елның февраленнән Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, «Идел-Урал легионы» турында китап авторы[3], «Ab imperio» журналының редакция советы әгъзасы, Казан университетында һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында кандидатлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы. Шулай ук КФУда докторлык диссертацияләрен яклау буенча диссертация советы әгъзасы, «Фәнний Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары, «Эхо веков – Гасырлар авазы» һәм «Ab Imperio» журналларының редакция коллегиясе әгъзасы, ТР Милли музееның гыйльми советы әгъзасы, Казан шәһәренең топонимик комиссиясе әгъзасы, «Көнчыгыш Европа» Гиссен үзәгенең (ГФР) гыйльми советы әгъзасы булып тора[4].
2008 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.
2019 елдан Бөтендөнья тарих фәннәре һәм мәдәни мирас югары мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасында һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында хезмәткәр[5].
2024 елның маенда Татар энциклопедиясен 2015 елдан башлап җитәкләгән Искәндәр Гыйләҗевның үз кандидатурасын директор вазифасына тәкъдим итмәве билгеле була[6].
Фәнни эшчәнлеге
Төп фәнни эзләнү өлкәләре: XVI-XVIII гасырларда Урта Идел буеның социаль-икътисади тарихы өйрәнелә, күп кенә архив чыганаклары, барыннан да элек феодализм чоры социаль хәрәкәтләре тарихы буенча (Батырша күтәрелеше, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышы) фәнни әйләнешкә кертелә; үткән чорның күренекле татар тарихчыларының хезмәтләре басылып чыгуга әзерләнә; Германия тарафыннан ислам факторын файдалану омтылышлары өйрәнелә, Беренче бөтендөнья сугышы елларында Германиядә хәрби әсир татарларның язмышы; Икенче бөтендөнья сугышы елларында хәрби-сәяси коллаборационизм феномены СССР төрки-мөселман халыклары мисалында анализлана. ХIХ-ХХ йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше[7].
Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендә биш кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе якланган. Төрле илләрдән —Германия, АКШ, Япония, Төркиядән стажер-тикшеренүчеләрнең фәнни җитәкчесе була. Казан университетында «Борынгы заманнардан XVIII гасыр ахырына кадәр Ватан тарихы» һәм «Борынгы заманнардан XVIII гасыр ахырына кадәр татар халкы тарихы», «Тарихи тюркологиягә кереш» гомуми курсларын, шулай ук «XIX-XX гасырларда чит илләрдә татар эмиграциясе һәм диаспорасы», «Тюркизм – барлыкка килү һәм үсеш» махсус курсларын укый[8].
И.А. Гыйләҗев – Татарстан һәм татар халкы тарихы өлкәсендә белгеч, 175 фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография, 16 дәреслек һәм уку әсбаплары, авторы. Ул археографик экспедицияләрдә катнаша һәм җитәкчелек итә. Ике тапкыр Германиядә фәнни стажировкада була. Мәктәпләр өчен тарих дәреслекләре яза. Татар теле язмышына караган публицистик мәкаләләр бастыра, чыгышлар ясый[7].
Дәүләт бүләкләре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[9];
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2010)[10];
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2016)[11];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2018 ел)[12];
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020)[13];
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» көмеш медале (2018)[14].
Төп хезмәтләре
- Пантюркизм, пантуранизм и Германия // Этнографическое обозрение. — 1996. — № 2. — С. 92-103.
- Die Islampolitik von Staat und Kirche im Wolga-Ural-Gebiet und der Batirsah-Aufstand von 1775, in: Muslim Culture in Russia and Central Asia from the 18th to the 20th Century / Hrsg. Michael Kemper, Anke von Kügelgen, Dmitry Yermakov (=Islamkundliche Untersuchungen, Bd. 200). — Berlin: Schwarz Verlag, 1996. — S. 69-89.
- Le role de l’Islam dans l’evolution des structures de la societe tatare, de la conquete de Qazan aux reformes de Catherine II (1552—1788), in: Islam de Russie: actes du colloque international de Qazan, 29 avril — 1 mai 1996, organize par Institut francais d’Etudes sur l’Asie Centrale; Centre de projets l’etudes en sciences humaines; Academie des sciences du Tatarstan; edite sous la direction de Stephane A. Dudoignon, Damir Is’hakov et Rafyq Möhammätshin. — Paris: Maisonneuveet Larose, 1997. — P. 15-25.
- Поволжские татары-мусульмане и Германия: к вопросу о контактах Запада и Востока // Ислам в России: современные этические и этнические концепции суннитского ислама, их трансформация в массовом сознании и выражение в искусстве мусульманских народов России / Под ред. С. М. Червонной. — М.: Центр по изучению межнациональных отношений Института этнологии и антропологии РАН, 1997. — С. 33-53.
- Die Wolga-Tataren und Deutschland im ersten Drittel des 20. Jahrhunderts, in: Muslim Culture in Russia and Central Asia from the 18th to the Early 20th Centuries, vol. 2: Inter-Regional and Inter-Ethnic Relations / Hrsg. Anke von Kügelgen, Michael Kemper, Allen J. Frank (=Islamkundliche Untersuchungen, Bd. 216). — Berlin: Schwarz Verlag, 1998. — S. 335—353.
- На другой стороне. Коллаборационисты из поволжско-приуральских татар в годы Второй мировой войны. — Казань: Мастер-Лайн, 1998. — 252 с.
- Восточные легионы. Тюрки в составе германского вермахта // Родина. — 1999. — № 7. — С. 75-79.
- Коллаборационизм тюрко-мусульманских народов СССР в годы Второй мировой войны — форма проявления национализма? // Ab Imperio. — 2000. — № 1. — С. 107—129.
- Die Muslime Rußlands in Deutschland während der Weltkriege als Subjekte und Objekte der Großmachtpolitik, in: Fremdeinsätze: Afrikaner und Asiaten in europäischen Kriegen; 1914—1945 / Zentrum Moderner Orient, Geistwissenschaftliche Zentren Berlin e. V. Hrsg. Gerhard Höpp und Brigitte Reinwald. — Berlin: Das Arabische Buch, 2000. — S. 143—148.
- Контакты российских татар-мусульман с Западной Европой: поиск новых цивилизационных ориентиров? // Ислам в Евразии: современные этические и эстетические концепции суннитского ислама, их трансформация в массовом сознании и выражение в искусстве мусульманских народов России / Ред. М. В. Иордан, Р. Г. Кузеев, С. М. Червонная. — М.: Прогресс-Традиция, 2001. — С. 136—156.
- РОА генерала Власова: русская или российская армия? // Историк среди историков. — Казань: Изд-во Казанского математического общества, 2001. — С. 128—135.
- Германия и мусульмане России в двух мировых войнах // Ab Imperio. — 2001. — № 4. — С. 195—208.
- XVI—XVIII yüzyillarda Carlik Rusyasi’nda Idil-Ural Tatarlari, in: Türkler, Cilt 18. — Istanbul: Yeni Türkiye Yayinlari, 2002. — S. 408—414.
- Татарские слободы города Казани во второй половине XVI — середине XIX вв. // Татарские слободы Казани: Очерки истории. — Казань, 2002. — С. 60-74.
- Тюркизм и пантюркизм в оригинальных источниках и в мировой историографии: исходные смыслы и цели, парадоксы интерпретаций, тенденции развития // Ас-Алан. — 2003. — № 1 (10). — С. 3-478 (коллективная монография в соавторстве с Н. П. Горошковым и С. М. Червонной)
- Тюркизм: становление и развитие (характеристика основных этапов): Учебное пособие для студентов-тюркологов. — Казань: КГУ, 2003. — 51 с.
- История Татарстана (вторая половина XVI—XVIII вв.): Учебное пособие для 7 класса основной школы. — Казань: Татарское республиканское издательство «Хэтер» (ТаРИХ), 2004. — 111 с. (в соавторстве с В. И. Пискарёвым)
- Ислам и православие в Среднем Поволжье после 1552 г. // Die Geschichte Rußlands im 16. und 17. Jahrhundert aus der Perspektive seiner Regionen. Hrsg. von Andreas Kappeler. — Wiesbaden, 2004. — S. 310—321.
- Легион «Идель-Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знамёнами «Третьего рейха». — Казань: Татарское книжное издательство, 2005. — 383 с.
- Die Kollaboration der türk-muslimischen Völker der Sowjetunion während des Zweiten Weltkrieges als Erscheinungsform des Nationalismus, in: «Kollaboration» in Nordosteuropa- Erscheinungsformen und Deutungen im 20. Jahrhundert / Hrsg. Von Joachim Tauber. — Wiesbaden: Harrasowitz Verlag, 2006. — S. 406—413.
- Казанский край в XVII в. // Атлас Tartarica. История татар и народов Евразии. Республика Татарстан вчера и сегодня: справочно-энциклопедическое издание. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2006. — С. 423—424, 430—433.
- Казанский край в XVIII в. // Атлас Tartarica. История татар и народов Евразии. Республика Татарстан вчера и сегодня: справочно-энциклопедическое издание. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2006. — С. 438—439, 442—445, 452—455, 460—461.
- Die Kazaner Studenten und der Erste Weltkrieg, in: Trude Maurer (Hg.). Kollegen — Kommilitonen — Kämpfer. Europäische Unversitäten im Ersten Weltkrieg. — Stuttgart: Franz Steiner Verlag, 2006. — S. 209—222.
- История Татарстана и татарского народа с древнейших времён до конца XIX века. Учебное пособие для 10 класса средней общеобразовательной школы. — Казань: Хэтер, 2008. — 271 с. (в соавторстве с В. И. Пискарёвым и Ф. Ш. Хузиным)
- Город Казань и Казанский университет в начале XX века // Университет и город в России (начало XX века) / Под ред. Труде Маурер и Александра Дмитриева. — М.: Новое литературное обозрение, 2009. — C. 460—583.
- Die tatarische Diaspora: Zu einigen Besonderheiten ihrer Entwicklung, in: Wege zum Imperienvergleich. Ansätze und Beispiele aus osteuropäischer Perspektive. Festschrift für Andreas Kappeier zum 65. Geburtstag / Hg. von Guido Hausmann und Angela Rustemeyer. — Berlin, 2009 (= Forschungen zur osteuropäischen Geschichte). — S. 68-78.
- Легион «Идель-Урал». — М.: Вече, 2009. — 304 с. — ISBN 978-5-9533-4272-8.
- История татарского народа (с древнейших времён до конца XVII в.). Учебное пособие для 10 класса общеобразовательных школ (профильный уровень) / Под ред. Д. М. Исхакова. — Казань: Магариф, 2009. — 423 с. (в соавторстве с М. М. Гибатдиновым, И. Л. Измайловым, Д. М. Исхаковым)
- The Colonization of the Volga-Ural-Region, in: Tatar History and Civilization. — Istanbul: IRSICA, 2010. — P. 179—192.
- Проявления коллаборационизма тюркских мусульманских народов СССР в годы Второй мировой войны: некоторые характеристики // Волго-Уральский регион в имперском пространстве: XVIII—XX вв. / Под ред. Наганава Норихиро, Усмановой Д. М., Хамамото Мами. — М.: Восточная литература (издательство), 2011. — С. 290—306.
- Мемориал в Церенсдорфе — памятник Первой мировой войны // Филология и культура. Philology and Culture. — 2012. — № 3 (29). — С. 218—219.
- Татарские газеты и журналы в Германии в период Второй мировой войны // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. — 2012. — № 3. — C. 169—175.
- Восточная политика Германии и Волго-татарский легион — легион «Идель-Урал». Бессмертный подвиг Мусы Джалиля // История татар с древнейших времён. В 7 томах. Том VII: Татары и Татарстан в XX — начале XXI вв. — Казань: АН РТ, 2013. — С. 399—406.
- Тюркизм и пантюркизм. Единство в языке, делах и мыслях. — Саарбрюккен: LAP Lamberts Academic Publishing, 2013. — 508 с. (в соавторстве с Н. П. Горошковым и С. М. Червонной)
- Казанский край в составе Русского государства (2-ая половина XVI—XVIII вв.) // Татарстан: из века в век. — Казань: Заман — Татарское кн. изд-во, 2013. — С. 88-109.
- Татар диаспорасы формалашуының төп үзенчәлекләре // Tatarica. — 2014. — № 1. — C. 158—171.
- Wolga-Tataren: Aspekte der politischen, kulturellen und religiösen Geschichte, in: Mieste Hotopp-Riecke, Stephan Theilig (Hrsg). Fremde-Nähe — Heimat. 200 Jahre Napoleon Kriege: Deutsch-Tatarische Interkulturkontakte, Konflikte und Translationen. — Berlin, 2014. — S. 11-24.
- Zwei Sonderlager des Ersten Weltkrieges-Halbmondlager und Weinberglager, in: Türcken, Mohren und Tartaren. Muslime in Brandenburg-Preußen. Katalog der Sonderausstellung vom 23. März bis 5. Oktober 2014 in Brandenburg-Preußen Museum Wustrau. Herausgegeben und bearbeitet von Stephan Theilig. — Wustrau, 2014. — S. 57-59.
- Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны. — Казань: Татарское книжное издательство, 2014. — 303 с. (в соавторстве с Л. Р. Гатауллиной)
- Germany and Its Plans for «Revolutionization» of the Islamic World during World War I, in: Terra Sebus: Acta Musei Sabesiensis, Special Issue. — Scopus, 2014. — P. 397—409.
- Готтхольд Вайль как исследователь татар и татарского языка // Филология и культура. Philology and Culture. — 2015. — № 1 (39). — С. 269—274.
- Гилязов, И. А. Татарский язык как «лингва франка» в Среднем Поволжье и Приуралье XVI-XVIII вв. / И. А. Гилязов // Многоязычие и мультикультурность в периоды политического перелома в Восточной Европе: материалы конференции. - Казань, 2016. ― С. 73-81.
- Гилязов И. А. О проекте Татарской электронной энциклопедии / И.А.Гилязов // Региональные энциклопедии в современной научной инфокоммуникационной системе России. Материалы Всероссийской научно-практической конференции с международным участием (Уфа, 29-30 сентября 2016 г.). Уфа, 2016. – С. 41-43.
- Gilyazov, I. A. II. Dünya Savaşı ve İdil-Ural Bölgesindeki Türk Halklar / I. А. Gilyazov // Ikinci Dünya Savaşı ve Türk Dünyası (=Türk Dünyası Belediyeler Birliği (TDBB) Yayınları, No: 17). - Istanbul, 2016. - S. 9-25.
- Mehrsprachigkeit und Multikulturalität in politischen Umbruchphasen im östlichen Europa / Hrsg v. Haslinger P., Wingender M., Galiullin K., Gilyazov I.- Wiesbaden: Harrassowitz, 2016.- 300 S. ISBN 978-3-447-10757-0.
- Республика Татарстан: история и современность. Казань: Татарское книжное издательство, 2018. 216 с.
- Ялалов Ф.Г. Научно-методологическая концепция онлайн-энциклопедии Tatarica 2.0 / Ф.Г. Ялалов, И.А. Гилязов - Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. - 132 с.
- Гилязов И. А. «Был одним из главных зачинщиков подпольной группы…»: новые документы об Ахмете Симаеве // «Гасырлар авазы - Эхо веков», № 3, 2020. С. 91-99.
- Гилязов И. А. «По политическим причинам необходимо строго учитывать обычаи и ритуальные предписания их религии…»
(Мусульманские военнопленные в лагере Пуххайм в годы Первой мировой войны) // «Гасырлар авазы - Эхо веков», № 4, 2024.
Искәрмәләр
- ↑ Фәния Лотфуллина. Искәндәр Гыйләҗев: «Энциклопедия ул ― шул чорның һәйкәле» // Мәгариф : журнал. — 2022. — 28 октябрь (№ 9).
- ↑ Историк Искандер Гилязов отмечает 65-летие. tatarlar.info (31 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ И. Гилязов. Легион «Идель-Урал». vk.com (11 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
- ↑ Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Х. Хасанова. antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Гилязов Искандер Аязович экс-директор Института татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
- ↑ «Может, надоело – обращается, а денег нет»: Искандер Гилязов «расстается» с татарской энциклопедией [неопр.]. БИЗНЕС Online (27 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Гилязов Искандер Аязович. www.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Гилязов Искандер Аязович. www.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Гилязов Искандер Аязович. Награды, почётные звания. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Гилязов Искандер Аязович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан №УП-1047 от 24 ноября 2016 года «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники в 2016 году». Газета «Республика Татарстан» (25 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (6 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (21 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Награждённые Серебряной медалью АН РТ «За достижения в науке». Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 4 февраль 2022 года.
Тышкы сылтамалар
- Искандер Аязович Гилязов. Казан университеты сайтында.
- Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев. Татар энциклопедиясендә.
- Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев турында. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында.
- Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев турында. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайтында.