Ркаил Зәйдулла
Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин — мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге (1990), Габдулла Тукай исемендәге (2010) Дәүләт премияләре лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Татарстанның халык язучысы (2019). Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1]. 2021 елның 3 мартыннан ― Татарстан Язучылар берлеге рәисе[2].
Тормыш юлы
1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газеты «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газеты редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» әлманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Рус кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.
Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса. Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», < Төнге сәфәр» Һ.6.). Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле.
Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Р. Зәйдулланың аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Мәсәлән, «Кырымга китү» әсәре 2016 елда Фатыйх Кутлу тәрҗемәсендә төрек телендә «Кардәш каләмнәр» журналында басылган [3]. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.
Ркаил Зәйдулла — 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты итеп сайлана[4][5][6]. «Единая Россия» фракциясе әгъзасы булып тора[7][8], ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы[9], шулай ук Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы[10]. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы була[11].
2021 елда Зайдулла Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана[12].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Зайдуллин Ркаил Рафаилович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Ркаил Зәйдулла Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Азатлык радиосы, 3.03.2021
- ↑ «Кардәш каләмнәр» журналы сайты, archived from the original on 2020-07-03, retrieved 2020-09-18
- ↑ Гулия Хасибуллина, Зиля Мубаракшина, Рамис Латыпов. «Татарская фракция» в новом Госсовете: с какими планами идут в депутаты деятели национальной культуры? Татар-информ (12 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 8 август 2020 года.
- ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан от 10 сентября 2019 г., г. Казань, № 82/623 «О результатах выборов депутатов Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва по республиканскому избирательному округу». Газета «Республика Татарстан» (10 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 28 сентябрь 2019 года.
- ↑ Постановление Центральная избирательная комиссия Республики Татарстан от 10 сентября 2019 г., г. Казань, №82/624 «Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва». Газета «Республика Татарстан» (10 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 24 октябрь 2019 года.
- ↑ Зайдуллин Ркаил Рафаилович. Государственный совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2020.
- ↑ Зайдуллин Ркаил Рафаилович. Татарстанское региональное отделение партии «Единая Россия». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Ксения Перепеченова. Руководить Комитетом по образованию, науке и нацвопросам в Госсовете РТ будет экс-глава «Татмедиа». Татар-информ (20 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 6 август 2020 года.
- ↑ Постановление Государственного Совета Республики Татарстан № 30-VI ГС от 20 сентября 2019 года «Об образовании Комиссии Государственного Совета Республики Татарстан по установлению идентичности текстов законов Республики Татарстан на татарском и русском языках». Газета «Республика Татарстан» (20 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 17 апрель 2021 года.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 29 января 2020 года № УП-40 «О Совете по культуре и искусству при Президенте Республики Татарстан». Президент Татарстана (29 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Новым председателем союза писателей Татарстана стал депутат Госсовета Ркаил Зайдулла. Бизнес Online (3 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 11 май 2022 года.
- ↑ Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән.(үле сылтама) Татар-информ, 5.05.2019
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе бара. Татар-информ, 22.03.2022
Библиография
- Миңнуллин Т. Шигырь язарга өйрәтәм // Казан утлары. — 1983. — № 5. — 173–175 б.
- Гыйльманов Г. «Күрәзә» // Соц. Татарстан. — 1988. — 12 авг.
- Корбан Р. Күрәзәче // Шәһри Казан. — 1990. — 26 окт.
- Рәшитов Ә. Безнең буын шулай яначакмы? — Китапта: Иман яңартканда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
- Шәмси С. Ил гаме // Идел. — 2000. — № 4. — 37 б.
- Заһидуллина Д. Тәңре кылычы кайчан иңә? // Мәдәни җомга. — 2000. — 18 июль.
- Сафина Н. Ил турында «Ил» китабы // Казан утлары. — 2000. — № 12. — 140–144 б.
- Хуҗәхмәт Ф. Сандугачлар саташмасын // Мәдәни җомга. — 2001. — 22 июль.
Сылтамалар
- Әдәби Мирас
- Электрон китапханә 2012 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
- Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителде
- Берничә әсәре 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Сираҗи сүзе гәҗитендәге язмалары